– Кайгылардан саулыгы какшады әнинең. Гел уйлана. Уйланмаслыкмыни – 7 баласының икесе гүр иясе. Әле дә юклыклары белән килешми, – ди Зиннур абый.
Асия апаның күргәннәрен китап итеп язарлык. Бер гасыр эчендә ил-көн ниләр кичерсә, аның башыннан шул сынаулар үткән дә. Илне ачлык гаҗизләндергән чакта – 1925 елда туа ул. 3 балалы гаилә, ашау-эчүләр такы-токы гына... Хәерчелекләре баштан ашса да, әнисе Нурия апа белән әтисе Хәнәфи абый Мәҗитовлар, ул заман өчен авылда укымышлы кешеләрдән саналганлыктан, балаларын белемле итәргә тырышалар. Өйдә генә булса да укырга-язарга, шул нисбәттән эшкә дә өйрәтеп үстерәләр.
– 8 яшем тулгач укырга кердем. И, өс-башны күрсәгез, 40 катлам ямаштырып кисәк тә, әнинең чисталыгы зур иде. Авылдагы 4 еллык башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 12 чакрым ераклыктагы Зирекле авылына җидееллык мәктәпкә укырга чыгып киттем. Җәяү барабыз: елга, тау, урман чыгасы – курыкмаганбыз бит. Әле аркадагы биштәрдә атналык ризык. И, нәрсә биреп җибәрсеннәр инде – түгәрәк калачның яртысын тау башына җиткәч утырып ашый идек... – ди Асия әби.
Ә мәктәптән бушаган ялларда аны эш көтеп тора – колхоз эше. Әле син җитлегеп тә бетмәгән димиләр, кыр эшләренә кушалар. Менә шунда ачлы-туклы беләк ныгыта ул. Уңганлык дигәне ерактан балкыган алтын тәңкә сыман, әллә кайдан күренә. Асия апаның да булдыклылыгын тиз шәйлиләр – «Интернационал» колхозында кырчылык бригадиры итеп билгелиләр.
«Егылып китәрлек сүз әйтте»
Эш артыннан эш сөеп, бер чама яшәгән чакта илдә сугыш башлана, тормышлар кабаттан авырлаша. Авылда ирләр калмаганлыктан, Асия апа ямансулап басып торган тракторга барып ябыша. Кул хезмәте белән генә җитешеп булмый, «үзем денгә кертәм бу тимер атны», ди дә, җен көчләре белән рычагын тартып та җибәрә. Куәт белән тәвәккәллек кенә җитми дип, кыю кызны тракторчы һөнәрен үзләштерү өчен Зирекле МТСына җибәрәләр. Шәп тракторчы булып кайтып төшә ул. Иптәш кызы Шәмсегаян белән көне-төне кырда тракторда эшлиләр. Тагын да шул утлыгы өчен аны әле тракторчылар бригадиры итеп тә билгелиләр, кырларны җиренә җиткереп тәрбияләү, шулай итеп, тулысынча аның өстенә йөкләнә.
– Бер җиккән атны гел җигәләр, сеңлем. Әле шул ук вакытта мине хисапчы да иттеләр. Ярый, хезмәтем өчен мактый, данлый да белделәр – медаль арты медаль белән бүләкләделәр, – ди йөзьяшәр әби.
Ләкин еллар авырлыгы җилкәләргә өстәмә йөкләр өйсә дә, күңелгә көтмәгәндә яз исе килеп керә. Сугыштан соң, төгәлрәге, 1949 елны Колмакчы авылына урман кисәргә җибәрелгән Мансур Хәйдәр улы Фәйзетдиновның яшь укытучы кыз Асиягә күзе төшә.
– Мине Аллаһы гомерем буе зурлады. Хисапчы булып эшләдем дидем бит әле. Анысын булдыргач, монысы да хәлеңнән килә дип, укытучы булып эшләргә кыстый башладылар. Ризалаштым. Хөкүмәт кешесе эш кушса, шахтага төшеп эшләргә дә күнә торган буын бит без. Чистайга барып педучилищеда укыдым. Әле анда бер авылга эшкә дә җибәргәннәр иде, озак эшләмәдем, авылга кайттым. Мансур белән танышкач, озакка сузмадык, туй ясадык. Күпме генә вакыт үтте икән, Мансур абыегызны армиягә алмасыннармы! 4 ел хезмәт итте, – ди ул.
Асия апа исә шул елларда да үзе ир, үзе хатын булып, тормыш сөрә. Кулыннан ирләр хезмәте китмәсә дә уфтанмый, сөйгәне кайткач, тормышлары көйләнер дип өметләнә. Ләкин өмете акланмый: армия сафларыннан кайткач, Мансур абыйны Казан ветеринария техникумына укырга җибәрәләр. Гаилә башлыгы 4 ел буе көндезге бүлектә укый.
– Укуын бетергәч, аны Чистай башкарма комитетына эшкә җибәрделәр. Аннары партия кушуы буенча Чистай районының төрле авылларында колхоз председателе, баш зоотехник, мал табибы булып та эшләде ул. 1967 елда үзебезнең авылга кайттык. Мансур баш зоотехник булып эшли иде, читтән торып институтка укырга керде. Тагын ир укыттым. Институт бетергәч, Мансур аяктан егылып китәрлек сүз әйтте: «Авылдан китик», – ди. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта идем, кулымда авыл балалары, күземә әти-әниләр карап тора – ризалашмадым. Бәхет – туган җирдә генә табыла, ди иде әти, аның сүзен атлап чыкмадым. Мансур аңлады. Гаиләне дә таркатмады, Колмакчыдан да кузгалмады, – ди Асия әби.
– 1982 елда ул мәңгелеккә китеп барды, үпкәләрендә яман шеш иде. Бәлки минем дә аның янына китәр вакытым якынлашадыр инде, шулай да яшисе иде әле, яшисем килә бит әле минем!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар