Зәй районының Кәрәкәс авылы кызы Сәрия гаиләдә өч малайдан соң туган кыз бала. Әнисе башлангыч класс укытучысы, әтисе колхозның умартачысы.
Өч малай янында бердәнбер кыз булса да, иркә булып үсми. “Безнең буынны иркәләп түгел, эшләтеп, чыныктырып үстерделәр. Балачагым бик бәхетле узды. Мәктәптә укыган елларымда ук сәхнәләрдә чыгыш ясый идем”, – ди Сәрия апа.
Авылдашы Разыйф белән гаилә коруларына да 43 ел булган. Икесе дә бер авылдан булгач, кайтыр нигезләре дә, аралашыр туганнары да күп. Җәй буе иренең туган нигезендә яшелчәләр үстерәләр. “Бакча эшен ирем башлап йөри, ул утырта, карый, мин кунак кызы кебек кенә кайтам, – дип көлә Сәрия апа. – Шәһәр җирендә нишләп ятасың, яшең барган саен күңел авылга тарта”. 2018 елдан башлап туган авылларында “Авыл көне” уздыралар. Кайчандыр авыл башындагы Сабан туе булган урынга ничә еллар кеше кулы тимәгән булган, шул җирләргә җан керткәннәр.
Печәнен чабып, чистартып, яңа мәйдан эшләп куйганнар. Кәрәкәс халкы бәйрәмне көтеп тора. Сәрия апа “Авыл көне”н улы белән бергәләп оештыра. Илсур артистларны таба, аларны кунак итеп бәйрәмгә чакыра. Аларга башкалар кушыла, кемдер акчалата, кемдер хезмәте, кемдер таланты белән ярдәм итә. Күмәк көч белән оештырылган бу бәйрәм авылга ямь тарата. “Улыма бик рәхмәтлемен. Авылдашларыма бәйрәм ясар өчен көн-төн тырыша. Оештыру эшләренең күп өлеше аның җилкәсенә төшә”, – ди Сәрия апа.
Гаиләгә килгән сынау
Сәхнәләрдә, бәйрәмнәрдә кеше алдында елмаеп басып торган бу ханымның 39 ел авыру улын бакканын якыннары яхшы белә. Сау-сәламәт булып туган олы уллары Илнурлары 11 айлык вакытта менингит белән авырый. Ул елларда Чаллыда яшәүче бик күпләргә әлеге чир эләгә. Сәрия белән Разыйфның уллары бу чирне авыр кичерә, акылына зыян килеп кала.
Бала йөрәк җимеше дип юкка гына әйтмиләр. Уллары белән шушы хәлләр килеп чыкканнан соң, төрле табибларга йөртәләр, аптырап әбиләргә дә баралар. Файдасы гына булмый.
– Гаиләбезгә килгән сынауны ирем белән бергәләп кичтек, – ди Сәрия апа. – Алабуга педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлаган булсам да, балабыз авырып киткәч үз һөнәрем буенча эшли алмадым. Бала янында булырга кирәк булгач, ике ел идән юдым, улыма дарулар кирәк булгач, хастаханәдә эшләп алдым. Институтта бергә укыган Мәрьям Бакирова минем себеркеләр белән кайтып йөрүемне күрде дә, Сәрия, әйдә, мәктәпкә урнаштырам, өч көн эшләрсең, өч көнең өйдә булыр, көненә алты сәгатеңне укытырсың, диде. Эшли алырмынмы, дип куркып кына мәктәпкә килдем. 14 ел немец теле укыттым. Төннәр буе йокламыйча балалар каршысына чыгып дәрес биргән көннәрем күп булды. Ул вакыттагы авырлыкларны үзем генә беләм.
Ике бүлмәле фатирыбызның кладовкасыннан улыбызга бүлмә эшләдек. Ашарларына биреп, йомышын йомышларга чиләкләр куеп, бүлмәсен бикләп чыгып китә идем. Дәрестән соң кайтып керәм, бүлмәсе өсте аска килгән, үзе дә, бүлмәсе дә пычранып беткән. Беренче эшем баланы юындырып, бүлмәсен тәртипкә китерү иде. Берсендә кайтып кердем, агач ишекне каерып ачкан, бөтен өй тузган, аптырап тимердән ясаттык. Башы эшләмәгәч, газын да кабызырга, суларны ябарга да мөмкин иде. Шуңа да үзебез өйдә булмаганда бикләп йөрергә мәҗбүр булдык. Авыру балам булгач, 50 яшемдә лаеклы ялга чыктым.
Укучылар каршысына чыгып басканда, үз улым нәрсәләр эшләп ята икән дип уйлаган вакытлары күп була. Берникадәр генә буш вакыты булу белән өенә кереп улын карап чыга. Өстәвенә кирәкле дарулар таба алмыйча интегүләре, сатып кына алырлар иде, даруханәләрдә сатылмый. Кирәкле дарулар эчмәгәч, бала ярсый, үзен кулда тота алмый.
2000 елның 11 июле. Урамга йөрергә яраткан егетне әнисе мәҗбүриләп диярлек фатирларына алып керә. Улын көчкә өйгә алып кергән Сәрия апа, йорт мәшәкатьләренә чума.
Шул арада улының тавышы юклыкка игътибар итә. Кухня тәрәзәсе ачык. Ана йөрәге жу итеп китә, аска караса, улы җирдә ята. Лифтны да көтмичә бишенче каттан җәяү чаба.
“Ничек шул вакытта үземне белештерми бишенче каттан сикермәгәнмен, – ди Сәрия апа. – Шул арада ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитте, баланы хастаханәгә алып киттеләр. Улым тәрәзәдән сикергәч күңелдә аңлата алмас хисләр барлыкка килде. Нинди генә булмасын, ул бала безгә кадерле иде. Оча сөяге сыну аркасында бик хәлсез ятты. 17 яшьлек булса да, акылы сабый балаларныкы кебек иде, курку дигән әйбере юк иде”.
Шөкер, үз аягында хастаханәдән чыга. Тик йөрүе авырлаша, егылмасын өчен култыклап йөртә башлыйлар.
“Урамнарга да бергәләп чыктык, авылга да алып кайттык, үзебездән калдырмадык. Урамнан керәсе килмичә кычкыра иде. Бөтен кешенең күзе бездә булды. Баштарак читенсенә идем, аннан язмышыма күндем”, – ди Сәрия апа.
Һич уйламаганда, 2023 елның 5 октябрендә вафат була. Җомга көнне гүргә иңдерәләр. “Ашасы ризыкларын, эчәсе ризыкларын ашап, эчеп китеп барды. Ишетми, сөйләшми иде. Һәр хәрәкәтеннән нәрсә әйтергә теләгәнен аңлый идем. Ул үләсе көнне винегрет ясадым. Кыяр банкасын ачканда кыяр бир әле, дип кулы белән ишарәләде. Тозлыгын сорап эчте. Борчак боткасы пешергән идем, аны да, салатны да ашады. Көн саен дару эчертеп яткыра идем, ул кичне көчкә эчердем, кирәкми, эчмим, дип карышты, кирәк, улым, эч, дип мәҗбүриләп авызына салдым. Төнге икегә кадәр иптәш хатыным белән телефоннан сөйләштек. Икеләр тирәсендә улым кычкырып куйды. Шул вакытта дускай, никтер улым кычкырып куйды, дидем. Янына кермәдем. Әле ярый кермәгәнмен, үлемен күргән булыр идем, дим. Хәзер уйлыйм, аның җан биргән чагы булгандыр. 3 сәгатьләп йоклаганнан соң, җиденче биш минутта уянып киттем. Күңелем борчуга калды, фатирда тынлык, гырламый да, тавышы да ишетелми. Янына керсәм, балам үлеп ята”, – ди Сәрия апа.
“Төп терәгебез”
Илнурга алты яшь булгач икенче уллары Илсурны алып кайталар. Ике бала, икесе ике төрле, берсе нәрсә эшләгәнен аңламый, икенчесе бишектә ята. Аларны ничек үстергәнен Сәрия апа үзе генә белә. Икесен дә бер минутка да күздән ычкындырырга ярамый. Шөкер, Илсурлары әти-әнисенә кечкенәдән ярдәм итә башлый.
Сәрия апа анда сәләт барлыгын күреп, музыка мәктәбенең баян классына бирә. Ничекләр җитешкән диген. Илнурының иркенгә, урамга чыгасы килә. Киләчәктә төп өмете Илсуры. Аның талантын ачар өчен төрле җирләргә йөртә. Менә шул вакытта Сәрия ханымның да тормышында үзгәрешләр барлыкка килә.
– Илсур улым алты ел музыка мәктәбендә укыды, рәссам буларак та сәләтен үстердек. Әле ярый авыр булса да йөрткәнмен, бүгенге көндә баянда уйный, аранжировкалар ясый. Шул баламны музыкага илтеп, үземнең дә тормышым җырга бәйләнде. Мәктәптә якташым, Шыкмай авылы егете, 42 елдан артык гомерен балаларга баян серләренә өйрәтүгә багышлаган Тәлгать Сәфиуллин белән таныштым. Ул улымны гына түгел, мине дә күтәрде. Тавышымны очраклы гына ишетеп, Чаллы сәхнәсенә чыгарга мөмкинлек тудырды. “Энергетик” концерт залы директоры Гөлзада апа Рызаева белән таныштырды. Шуннан соң сәхнәләргә чыктым, халыкка таныла башладым. Йомылган күңелемне уятырга сәбәп табылды. Мәктәптә эшләгән вакытларымда ук юбилейлар үткәрергә керештем.
Язмыш аны икенче улының таланты аша халык арасына чыгара. Заллар тутырып, концертлар куя. Бер-бер артлы юбилейлар, туйлар, никахлар үткәрергә чакыралар. Атнасына дүртәр чара да уздырган вакытлары була. Хәзер дә тик утырмый, никахлар, юбилейлар алып бара, кирәк икән, барып җырлап та кайта. 26 ел халык каршысында инде ул.
Җырларын “Күңел” радиосына бирә. Чаллыда концертлар куя башлый, Казан сәхнәләренә барып та чыгышлар ясый. Төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. “Халык җәүһәрләре” конкурсында берничә тапкыр катнаша.
– Аллаһы Тәгалә миңа юл күрсәтте, дөрес кыйблага кертте, – ди Сәрия апа. – Җырларым, моңнарым аша халыкка танытты. Шул ук вакытта бәйрәмнәр кәсебе гаиләбезгә саллы гына керемнәр кертте. Аллаһы Тәгалә безгә сынавын да бирде, юлыбызны да ачты. Разыйхка да әйтәм, шушы сынауны бергәләп уза алуыбыз белән бәхетле дим.
Бүгенге көндә уллары Илсур Нәбиуллин Рөстәм Асадуллин группасында техник директор, музыка белән тәэмин итә. Әти-әнисенең дә, гаиләсенең дә төп терәге. Нәсел дәвамчылары – ике оныкларына, Илсурның уңышларына сөенеп гомер иткән мизгелләре. “Улым да, киленем дә картлык көнебезнең терәге. Аллаһы Тәгалә картлык көнебезгә яхшы килен, кода-кодагый биреп, яхшы кешеләр белән туганлаштырды. Кода-кодагыйларның яхшы туры килүе үзе зур бәхет. Бер оныгымда әтисенең рәссам сәләте күчкән, рәсемнәрне бик матур ясый. 39 ел буе кичергәннәребезне сөйләп тә, аңлатып та бетерә торган түгел. Балаларга матур киләчәк теләп һәрвакыт Аллаһымнан сорыйм”, – ди Сәрия апа.
Туганнар кадере
Сәрия апалар дүрт туганнан икәү генә калганнар. Туган нигезендә Айрат абыйсы тормыш иптәше белән гомер итә. “Әле ярый алар бар, авыр чакта без бер-беребезгә терәк. Бергәләп ике ир туганыбызны соңгы юлга озаттык”, – ди Сәрия апа.
47 яшендә абыйлары Азатка инсульт була. Германияләрдән машиналар алып кайтып, җир җимертеп йөргән кешенең шул хәлдә ятар дип беркем дә уйламый. 13 ел авыруы белән көрәшә. Сәрия апа аның хәлен белергә шәһәрнең икенче башына йөри. 61 яше тулганда Уразаның беренче атнасында вафат була. Нур абыйларын 2024 елның 27 мартында гүргә иңдерәләр. Гомере буе авыру карагач, улы үлгәннән соң олы абыйсының гаиләсенә ярдәм итә.
“Балалары эшләделәр дә, әтиләрен дә карадылар. Үзләре авырып больничныйларга чыккан вакытларында да эшләренә чакырып алалар иде. Тилмермәгез, читенсенмәгез дә, абыйны бергәләп карыйк, дидем. Айрат абыйның гаиләсе дә нык булышты. Бер-береңә ярдәм итеп яшәгәндә генә тормыш сынауларын җиңеп була”, – ди Сәрия апа.


Комментарийлар