16+

40 елдан соң хатыны иренә: «Яратып кияүгә чыкмадым, акча өчен чыктым»

— Мин Шамилгә яратып кияүгә чыкмадым! Акча өчен кияүгә чыктым мин! — дип дип сүзен башлады Зөлфия.

40 елдан соң хатыны иренә: «Яратып кияүгә чыкмадым, акча өчен чыктым»

— Мин Шамилгә яратып кияүгә чыкмадым! Акча өчен кияүгә чыктым мин! — дип дип сүзен башлады Зөлфия.

Табында утыручылар һәммәсе ялт итеп Зөлфиягә карадылар. Кашыктагы ризыкны кабарга ачкан күп кенә авызлар ачык калды. Ничек инде яратмыйча кияүгә чыккан? Дүрт баланы да яратмыйча тапканмы? 40 ел буе яратмаган кеше белән ничек торып булсын?!.

Гаилә тарихы көтелмәгән килешүдән башланган

...Зөлфия белән Шамилнең бүген рубин туйлары. Кай арада кырык ел үтеп киткән дә, кай арада балалар үсеп җиткән, кай арада алар канат ярган да, кай арада үз тормышларын корган. Инде бәйрәмнәрдә өй эче шау-гөр килеп тора: балалар белән кияү-киленнәр, оныклар кайтып тула, икесе генә тынычлыкта үткәрергә күнегелгән төп йорт эче балкып, җанланып китә. Кем әйтмешли, оныклар кайтты дип бер куансаң, аларның тавышыннан соң тынычланып калгач, алар китүгә тагын сөенәсең.

Менә бүген дә бөтенесе кичке бәйрәмгә әзерләнеп йөри — гаилә корганга 40 ел тулу көнен билгеләп үтү максатлары. Кем бәлешкә ит, кем салатка яшелчәләр турый, кем җиләк-җимешләрне юа-киптерә, дигәндәй... Оныклар җыйнаулашып су буена төшеп киттеләр.…

гаилә. фото тИ

Яратмады ул аны...

40 ел диген! 40 ел элек бу көнне көне буе бер туктамый яңгыр яуды. кичкә таба исә ялтырап кояш чыкты. Менә шул 40 ел элек Шамилләрнең төп йортына килен төште. Биш кыздан соң дөньяга килгән Шамил, ни гаҗәп, иркә булып үсмәде. Апаларыннан аермалы буларак, артык үҗәт, артык тырыш, максатчан булды ул. Авылларына читтән килеп сатучы булып эшкә урнашкан коңгырт кара күзле, озын чәчле, нечкә билле Зөлфияне бер күрүдә ошатты Шамил.

«Бу кыз минеке булачак!» дип куйды шунда. Үз сүзендә торды да. Өч ел артыннан калмый йөрде ул чибәркәйнең. Башка егетләрне кызга якын җибәрмәде. Әмма Зөлфия Шамилнең үзе артыннан калмый йөрүенә «сикереп төшмәде», шатланмады. Әйбәт егет, тырыш, авылда дәрәҗәсе бар. Әмма йөрәккә әмер биреп була мени, яратмады ул аны...

Ары чабып, бире чабып, өстәлгә тегесен-монысын хәзерләп, кич тә җитте. Аһ, бигрәк матур өстәл хәзерләделәр! Кунаклар да җыела башлады. Кунак дип, әллә кемнәрне чакырмадылар да, үзләренеке генә. Ике яклап бертуганнар, күршеләр, кода-кодагыйлар, балалар, дигәндәй. Якыннары күп аларның — якын итеп, хөрмәт итеп килүләре.

Бүләкләр бирелде, матур-матур сүзләр әйтелде, җылы теләкләр теләнде. Менә мәҗлес хуҗаларының үзләренә сүз бирелде. Беренче булып Шамил сүз алды. Хатынының гомерлек һәм бердәнбер мәхәббәте булуын телгә алып, барлык бергә кичергәннәр өчен рәхмәт әйтте ул, киләчәктә дә тигезлектә гомер итүләрен теләде. 

Менә сүзне Зөлфиягә бирделәр. «Мин Шамилне яратып кияүгә чыкмадым» — дип башлаган сүзен дәвам итте хатын:

гаилә. фото тИ

Мине төрмәгә утыртасылар иде

— 43 ел элек техникумны яңа тәмамлаган кызны шушы авылга сатучы итеп җибәрделәр. Мин — япь-яшь кыз бала, һәр әйткән сүзгә ышанам, һәр кешене үзем кебек гадел, туры, ихлас дип беләм бит әле... Берничә ел эшләгәч, кибеткә зур тикшерү килеп төште. Шунда бик зур суммада акча җитмәгәнлеге ачыкланды. Андый акчага ул елларда шәһәрдән берничә фатир, машина алырга була иде. Бөтенесен минем өскә — яшь кызга аударып калдырдылар. Алмашлап бергә эшләгән апа — инде сату өлкәсендә судагы балык кебек йөзгәнгә, монда да шома гына котылды. Ярты елдан исә алар өр-яңа тракторлы булды.

гаилә. фото тИ

Шул вакытта мине төрмәгә утыртасылар иде. Шамил — ул чакта колхозда баш хисапчы булып эшләгән яшь белгеч. Акчаны тота белә, әрәм-шәрәм итми. Җыеп барган акчасы белән кибеттә җитмәгән сумманы каплап, мине коткарып калды. Тик бер шарт белән — мин аңа кияүгә чыгарга ризалык бирергә тиеш идем.

Бер атна йокламадым шул тәкъдимнән соң. Ашаудан-эчүдән калдым, көне-төне уйландым ул вакытта һәм ризалыгымны бирдем. Тормыш корып җибәргән еллар җиңел булмады. Аннан бер-бер артлы балалар туды, мәхәббәт, ярату турында уйларга вакыт калмады. Аеруча беренче улыбызны алып кайткач, миңа бигрәк тә авыр иде. Алганны-салганны белми елады ул. Шул вакытта Шамил зур терәк булды. Көннәрен мин баланы кулдан төшермәсәм, төннәрендә ул миңа ял итәргә мөмкинлек бирде. Юкса — үзенә иртәгесен эшкә, саннар, акчалар белән эшли торган җаваплы эш бит! 

Тормыш булгач, төрлесен кичердек: ут ягып кычкырышкан вакытларда да, ник бер тапкыр акча түләп мине төрмәдән алып калганын искә төшереп карасын Шамил! Җаваплы була белүе, гаилә йөген нык җилкәләрендә күтәреп баруы, безне тормыш авырлыкларыннан, җил-яңгырлардан саклавы — аңлатып бетерә алмаслык рәхмәт, хөрмәт хисләрен елдан-ел арттырды гына. Бүген күзләреңә карап әйтәм: дөньяның үзеннән дә артыграк күреп яратам, хөрмәт итәм сине, Шамил! Яраттыруың өчен рәхмәт!..

Ландыш Тимерова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading