Мамадыш районы, Югары Ушма авылында туып-үскән Сәйдәш Вәгыйзов җомга көнне һәлак булган һәм туган авылында аны нәкъ менә шушы изге көндә, 2023 елның 29 декабрендә җирләгәннәр.
Күрсәткән батырлыгы өчен ул батырлык һәм Маргелов орденнары белән бүләкләнгән. Улларының бүләкләре хәзер әни-әтисе өчен кадерле истәлек.
«Улым гаделлекне ярата иде»
Сәйдәш Вәгыйзов 1998 елның 30 сентябрендә Мамадыш районының Югары Ушма авылында туа. Апасы Диләрә – 9 яшькә, абыйсы Сәид 8 яшькә олырак аннан. Әнә шуңа төпчек малай һәркемнең дә яратканы, бәләкәче була.
– Балалар йортыннан кайттык та, Диләрә: «Бу безнеке түгел, кире илтеп куегыз. Моны алыштырганнар», – дип куймасынмы, – дип көлеп искә алды әтисе Илфат абый. – Сәйдәш минем әтием Миннәхмәткә охшаган, сап-сары чәчле, коңгырт күзле, ак тәнле. Ә без кап-кара чәчлеләр. Тарихка күз салсаң, чын татарлар җирән булган, диләр бит әле. Менә шундадыр бар хикмәт. Өебез каршында гына мәчет урнашкан, шуңа Сәйдәш кече яшьтән дингә якынлашты. Урамыбызда аның яшендәге бала-чага булмагач, йә түбә башына менеп утыра, йә үзенә шөгыль табып үзалдына сөйләнеп йөри. Бик күндәм бала булды. Минем янымда гел бөтерелеп йөрде.
Илфат абый белеме буенча физкультура укытучысы, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Күп еллар дәвамында Югары Ушма авылы мәктәбендә директор булып эшләгән. Тарих, тормыш иминлеге нигезләре фәнен укыта. Тормыш иптәше Фәймә апа – оста пешекче. Хәзерге көндә лаеклы ялда.
Сәйдәш кечкенәдән үк уку һәм спорт алдынгысы булган. Бер үк вакытта техника белән дә мавыккан. 9нчы сыйныфтан соң Мамадыш политехник көллиятенә автомеханика бүлегенә укырга кергән. I курста ук аны төркемнең старостасы итеп билгеләгәннәр. Көллиятнең волейбол буенча җыелма командасы составында төрле ярышларда катнашкан. 2018-2019 елларда Чиләбе өлкәсендәге ракета гаскәрләренең мобильләшкән ротасындагы разведчиклар төркемендә хезмәт иткән. Аннан соң Казанда автосервиста эшләгән.
– Сәйдәш берничә ел билбаулы көрәш белән мавыгып алды, буйга үсә төшкәч, волейболга күчте, – ди Илфат абый.
«Әгәр Сәйдәш бара икән, без дә барабыз»
Өлешчә мобилизация башлангач, Югары Ушма авыл җирлегенә җиде егеткә повестка килеп ирешә. Сәйдәш тә тиз арада җыенып юлга кузгала. Авылдашлары да: «Әгәр Сәйдәш бара икән, без дә барабыз», – диләр. Сыйныфташлары Ринат, Илһам һәм башка якташлары белән бергә егет полигонда хәрби әзерлек үтә һәм махсус хәрби операция зонасына җибәрелә.
Ринат белән алар балачактан аерылгысыз дуслар. Бер сыйныфта укыйлар, бергә армиядә хезмәт итәләр. Алгы сызыкта да бергә булалар. Ринат яраланып госпитальдә дәвалана. Хәзер дә хезмәтен дәвам итә.
Сәйдәш ике тапкыр ялда була. Икенче тапкыр ялга кайтуы сентябрьгә туры килә. Нәкъ менә бәрәңге алу вакыты. Туган авылына кайтып җитәр алдыннан әтисенә телефоннан шалтыратып, бәрәңге ала башламадыгызмы, дип сорый һәм 15 буразнаны казымыйча калдыруын сорый. Авыл эшен бик сагындым, дигән егет.
– Кайткач, улым өйдә озак тормады, көрәк тотып, бакчага чыкты. Бүген дә күз алдымда улымның бәрәңге казуы. Сәйдәшебез әнисе әзерләгән өчпочмакларны бик ярата иде. Ялда булганда, Фәймә апагыз аны яраткан ризыклары белән сыйлады, – дип искә ала хәрбинең әтисе.
Сәйдәшкә махсус хәрби операция зонасында «Мусульманин» дигән позывной биргәннәр. Яу кырында да намаз укуыннан ваз кичмәгән ул. Аның иптәшләре дә, командирлары да моңа каршы килмәгән. Рамазан аенда ураза тоткан егет. Утка тотулар тынган вакытта, блиндажда догалар һәм намазлар укый, ләкин аны беркем дә борчымый.
– Сәйдәшнең бер дусты Тәкәнеш авылы егете әле дә госпитальдә дәвалана, менә ниләр сөйләде ул: «Тоташ артиллерия уты явып тора, без кая качарга белмибез. Ә Сәйдәш баскан да намазын укый. «Егетләр, сез теләсә нишләгез. Мин намазга утырам», – ди үзе. Нинди илаһи зат булгандыр ул, ник бер снаряд төшсен үзенә шул вакытта. Сәйдәш намазын укып бетерде исә, артиллерия уты да тына». Җомга саен мөселман егетләре, бергә җыелышып, җомга намазы укыганнар, коймак пешереп сыйлаганнар.
«Ә без аны коткара алмадык»
7 декабрьдә Сәйдәшнең әнисе Фәймә апа улы белән соңгы тапкыр сөйләшә, ә икенче көнне егетнең гомере өзелә.
– 8 декабрьдә иртәнге 5тә аларның взводы штурмга керә. БМП (пехотадагыларның бронялы сугышчан машинасы) эченә дә, өстенә дә төялә егетләр. Сәйдәш өскә утыра. Алар тиешле урынга барып җитә алмыйлар, бер урман полосасына җитүгә, каршы яктан көчле ут ачалар. Безнекеләр җиргә чәчелә. БМП дөрләп яна башлый, аның эчендәгеләрнең берсе дә исән калмый. Командирның ярдәм сорап кычкырганын ишеткән Сәйдәш аны коткарырга ташлана. Ул килеп җиткәндә инде командир үлгән була. Егет аны өстерәп диярлек яу кырыннан алып чыга. Үзе нык яралана. Шул вакыт дроннар пәйда була, сыйныфташы Ринатның кулы яралана, Сәйдәш Тәкәнеш егете Илһамга да ярдәм итәргә өлгерә. Кырыенда шартлаган гранатадан батыр егет үзе җан бирә. Улымның исән калган иптәшләре соңыннан миңа менә шуларны сөйләде: «Без чигендек, яралылар да бар иде, ә Сәйдәш: «Командира ранило», – дип кычкырды да кире кереп китте. Кермәгән булса, исән кала иде ул», – диләр, – әлеге сүзләрне әйтүе дә авыр хәрбинең әтисенә.
Илфат абый улының дуслары белән элемтәдә тора. Аларның туган авылларына кайтуларын көтә.
– Ринат белән Илһам мин аларга шалтыраткан саен елыйлар. «Сәйдәш безне коткарды, ә без аны коткара алмадык», – диләр, – дип авыр сулый Илфат абый.
«Аның батырлыгын онытмасыннар иде»
Сәйдәшнең әнисе Фәймә апага бик авыр бирелде безнең әңгәмә. Әмма үзендә көч табып сүзләрен ирештерде.
– Бик акыллы, кешелекле, мәрхәмәтле иде минем бәләкәчем. Нишләтәсең, Аллаһы Тәгаләгә кирәгрәк булгандыр сабыем. Йа Раббым, баламның урыны җәннәт түрендә булсын. Сезгә бик зур рәхмәт, аны һәм аның батырлыгын онытмасыннар иде, – дип күз яшьләре аша уртаклашты каһарманның әнисе.
Татарстанда мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү автоном коммерциячел булмаган «Барс» оешмасы директоры Илдар Зәйнуллин да Сәйдәш турында иң җылы хатирәләрен сөйләде.
– Сәйдәшнең җирән сакалы һәм җылылык белән тулган күзләре безнең арада инде беркайчан да күренмәячәк, әмма аның турындагы истәлекләр күңелләребездә мәңге яшәячәк. Купян юнәлешендә хезмәт итте ул егетләр. Фронтның иң авыр юнәлеше. Утны да, суны да кичтеләр. Аларның каһарманлыгына шаккатарлык. Сәйдәш үз бүлекчәсенең җаны булды, һәрвакыт ярдәм сүзе таба торган, иң авыр минутларда да иптәшләренең рухын күтәрә алырлык кеше иде, – диде ул.
Безнең тыныч һәм бәхетле тормыш хакына батырларча һәлак булган каһарманыбыз Сәйдәш Вәгыйзов йөрәкләрдә мәңге сакланыр, яшь буынга үрнәк булып калыр.

.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)
Сәйдәш истәлегенә районда яшьләр арасында волейбол ярышлары үткәрелә .jpeg)
.jpeg)
Фото һәм видео – гаилә архивыннан
Комментарийлар