16+

«Абыстай бүләге мине хаҗга илтте»: Рәшидә Исхакый турында истәлек

Кызык та, дөресрәге, кызганыч та инде бу тормыш.

«Абыстай бүләге мине хаҗга илтте»: Рәшидә Исхакый турында истәлек

Кызык та, дөресрәге, кызганыч та инде бу тормыш.

Әле күптән түгел генә асылташ шикелле ялтырап, бар җиһанга нур чәчеп яшәгән олуг затлар көннәрдән бер көнне бакыйлыкка китәләр дә баралар, бәхилләшә дә алмый каласың.

Мәрсияләрен газета битләрендә күргәч кенә күңелне үкенү хисе били - «Нигә ешрак очрашмадык икән?» Әйе, вакытыбыз юк, эшем кешеләре ич без - дөнья куабыз, җиргә мәңгелеккә килгәндәй кыланабыз. Бик күпләрнең ислам динендәге остазы, бу юл башындагы якты йолдызы булган мөхтәрәм зат - Рәшидә абыстай Исхакыйны югалткач та шундый хисләр кичердем. Кызганыч, соңгы юлга озатырга бару да насыйп булмады үзен - чит шәһәрдә командировкада идем.

 Рәшидә абыстай белән мине журналист һөнәрем таныштырды. Аңа 90 яшь тулыр алдыннан бер танышым аның турында язуымны үтенде. Китапларыннан намаз өйрәнгән бу абыстай белән үземнең дә якыннан торып аралашасым килеп йөри иде, теләп ризалаштым. Билгеләнгән көнне мин аларның өйләренә киттем. Тынычлык бистәсендә башка өйләрдән берние белән дә аерылып тормаган, коттедж да, ташпулат та булмаган гади авыл өенә кергәндә гаҗәпләнүем чигенә җиткән иде.

Ничә еллар Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте мөфтие булып торган Госман хәзрәтнең әнисенең өе башкалардан аерылып торса да, гөнаһ булмас иде инде дип уйладым. Ләкин Рәшидә абыстайның байлыгы өендә идәнгә сузып салынган банер нәсел агачы - шамаилдә икән бит – аның гаилә әгъзалары бу чакта - 2014 елда ук инде 120 гә җиткән, тагын бишесе дөньяга килергә тора иде. Әйе, бу бернинди байлыкка да алмаштырып булмаслык олы хәзинә.

Акыллы абыстай үзе дә шуны аңлаган, балаларына.оныкларына да тормышның бу олы хакыйкатен төшендерә алган. Мин Рәшидә абыстайга соклануымны, аның бала тәрбияләүдәге тәҗрибәсен “Шәһри Казан” газетасында зур итеп язып чыккан идем, соңрак ул язманы абыстайга багышланган китапчыкка да керттек.

Шул елның рамазан аенда ак әбигә 90 яшь тулды, ул мине үзләренә авыз ачарга чакырды. Ифтар өчен махсус корылган чатырда кеше бик күп, араларында шактый дәрәҗәлеләре булса да, миңа да аерым игътибар күрсәтергә җай тапты.

Ә өченче юлы ул минем телефоныма үзе шалтыратып, өйләренә дәште. Абыстай кадәр абыстай чакыргач, юк сәбәпне бар итеп, бармый кала алмыйм бит инде. Мин килеп җиткәнче, намаз вакыты кергән иде. Рәшидә абыстай белән янәшә басып гамәл кылганда күңелдәге хисләремне аңлатырга сүзләр таба алмам. Абыстай мине юкка гына чакырмаган икән, икенче бүлмәгә керсәм, кибет дип торам - карават өстенә үзенең берсеннән-берсе матур, ә иң мөһиме дога белән сугарылган күлмәкләрен сузып салган.

Янымда: “Кайсы ошый, шунысын ал, кызым, ал, ал, оялма, бәхилләп бирәм,” - дип бөтерелә. Ә мин каушавымнан телсез калдым. Бүләк өчен язмадым бит инде мин аның турында, яратып, сокланып, чын күңелемнән язган идем. Аннары күлмәкләрем дә аз түгел. Ләкин Рәшидә абыстай өзми дә ,куймый да “ал” да бетте китте, Алайса үпкәлим ди. Ничек инде мондый бер гасырга якын гомер иткән ак әбине үпкәләтәсең. Әфлисун төсендәге бер күлмәген киеп караган идем, “Матур, матур, килешә! - дип, мактап туялмады.

Аңа төстәш үзе чиккән калфагын да бирде әле. Алсам да яхшы түгел, алмасам да үпкәләтәм дип, бүләкләрне зур рәхмәтләр әйтеп алып, кайтып киттем. Дөресрәге, киявеннән машина белән илттерде ул мине. Чынлап та, гади генә бүләк түгел бит ул – абыстай иңеннән төшкән, күпме Коръән сурәләре тыңлаган бу изге күлмәк, кем белә бит, бәлки, миңа Ходайдан ниндидер бер фалдыр. Бәлки, ул минем дә хаҗга баруымны теләп торыр.

Дөрес, мин аны киеп таныш-белешләргә генә мактана алдым, күлмәк миңа зуррак иде. Ә менә күптән түгел генә кигән идем, көзгедә абыстайның нурлы йөзен күргәндәй булдым. Зур түгел икән бит, таман икән. Хаҗдан кайткан күлмәк үзе шулай киң дә, озын да булырга тиеш бит инде. Беркөнне “Ярдәм” мәчетендә көн саен уздырыла торган ифтарга улларыбыз да өлеш кертте һәм гаиләбезне шунда кунакка чакырдылар.

Менә шул авыз ачу мәҗлесенә абыстай бүләген киеп бардым мин. Рәшидә абыстай да катнашкан шикелле булсын әле дип, махсус шул күлмәкне сайладым. Әле узган ел гына “Ярдәм”дәге ифтар табыны артында Рәшидә абыстай да балкып утырган, мине танып үз янына чакырган иде. Шунда берәү “бу хатынны нигә шулай яратасың соң?” дигәч: “Ул да минем шикелле күп бала тапкан. Ә бала ул Аллаһы Тәгаләнең әманәте”, - дигән иде.

Бик кызганыч, мин Рәшидә абыстайда гыйлем ала алмадым. Без танышканда ул инде шактый олы яшьтә дәресләр алып бармый иде. Ләкин шулай булса да, мин үземне бәхетле саныйм. Абыстай миңа бик күп дини китаплар бирде. Хәтта аның үз кулы белән балаларына язылган васыятен дә кадерле истәлек итеп саклыйм бүген. Үзенекеләргә генә атап язылган булса да, бу васыять ак абыстайның дөньяга килгән һәм киләчәк һәр кешесенә адресланган.

 Рәшидә абыстай барыбызны да аналарча, алдан ук кайгыртып яшәде. Барыбыз да намазга аның китапларыннан өйрәндек бит. Димәк, абыстай һәркемгә иң зур бүләк калдырган. Бу аның китаплары, алардагы туры юлны күрсәтүче иман нуры.

Шунысын да өстәп әйтәсем килә. Изге күңелле абыстайның ул бүләге мине чынлап та изге җирләргә Мәккә-Мәдинәгә илтеп җиткерде. Кара таш янында Тәваф кылганда мин нәкъ шул кояш төсле күлмәктән идем. Рухы шат булсын!


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading