“Мин геройлык кылмыйм, Аллаһы каршында булган бурычымны, әни-әнигә биргән сүземне үтим -- туганнарымны тәрбиялим”, ди ул.
“Табибларга алып бармадык...”
Гөлсинә апа Минниханова Мамадыш районының Ямаш авылында яши. Ипле генә йортта. Матур, һәр җиһазы заманча. Шәһәргә күчү исәбе дә юк түгел, гомер көзләрендә ялгыз башына нигез саклап көн арты көн үткәрәсе килми, оныкларымны мәктәпкә озатыр, каршы алыр идем, ди. Ләкин... Аның тәрбиясендә сырхау түшәгендә яткан ике бертуган энесе бар, алар хакына ул авыл капкасыннан чыгып китә алмый. Шаян үзе!
- Кыз чагында фамилиям Мөхәммәтшина иде, кияүгә чыккач, тагын да кәттәләндем – Миңнехановага әйләндем. Кайчагында шаяртып, Рәисебезнең туганымы әллә дип тә куялар. Туганым булмаса да, сокланып яшим мин аңа, бөтенебезнең дә күңелендә булган кеше ул, дип җавап бирәм. Тумышым белән күрше Шәдче авылыныкы. Ерак түгел, терәлеп үк диярлек торган авыл. 46 ел элек Шәдчегә килен булып төштем. 7 бала үстек без. Икесе тумыштан инвалид. Төпчекләре, ахырдан туганнары. Рәшит белән Дамир. Рәшиткә – 56, Дамирга 54 яшь. Әти-әни терлекчеләр иде, безне кеше итәр, күтәрер өчен өчәр эштә эшләделәр. Хәтеремдә әле, әни сыер савучыларны чираттан ял иттерә иде, өстәмә эш! Иртүк әнигә булышабыз дип, сыер саварга йөгерәбез дә, аннан дәрескә элдерәбез, җылыга кайтып утыргач, иртә торганга да күзгә йокы төшә генә бит. Берсендә йоклап киткәнмен. Идәнгә әвеп барган җиремнән малайлар тотып калганнар да селкеп уяттылар. Укытучы да бер сүз әйтмәде, безнең фермадан кайтып кермәгәнне белә иде... Әти-әни безне беркайчан да какмады, җимертеп эшләсәк тә, ачлык күрмәдек, батырып ашадык. Бөтенебез дә алма кебек егет-кызлар идек, хезмәттә беренчелекне бирмәдек, белмим инде, менә Рәшит белән Дамир нишләп шундый булганнардыр, - ди Гөлсинә апа.
Язмыш сынавы. Башка аңлатмасы юк. Энекәшләре Рәшит белән Дамир туганда ук әллә нигә хәлсез, бик кечкенә булып туалар. Башларын да тиз генә тота алмыйлар, башка балалар сыман биләүдә хәрәкәтләнмиләр дә, кул-аякларын да кузгатып куймыйлар хәтта.
- Яшерен-батырын түгел, беркая да күрсәтмәдек тә, табибларга да алып бармадык. Хәтта инвалидлык акчаларын да Рәшиткә – 18, Дамирга 16 яшь тулгач кына ала башладык. Әни гомере буе аларны бакты. Эчтән сыза иде инде... Исән чагында гел бер сүзне әйтте мәрхүмә, әти фермада берара бик каты эчеп калган, бер хатын белән бәйләнеп, менә шул арада дөньялыкка килгән җаннар алар. Әтине дә гаепләмим, беребез дә аңа бер бөртек тә сүз әйтмәдек, ләкин тормышлар ак җирдән каралсын өчен, бәлки шул да җиткәндер, кем белә. Әни, Рәшитнең хәлен күрә торып, нишләп җиденчесен алып кайтырга уйлаган диген син. Хәер, ул елларда бит әле абортлар да ясамыйлар иде, нишләсен, карынында яралганын кайларга куйсын соң ул?.. - ди әңгәмәдәшем.
Көттереп кенә булса да тәпи китә бу балалар. Туганнары да ярдәмгә килә. Авылдагы участок хастаханәсендәге табиб тарафыннан куелган диагноз белән гомер итәләр, балаларыгызда дауна чире диләр аларга, йөрәкне учка кысып, язмышка буйсынып яшәргә шул да җитә аларга.
- Егет булгач кына пенсия юлларга керештек, олысына – беренче, Дамирга икенче группа бирделәр. Анысы, күмер чиләгенә аягы пешеп, бөтенләй аксаклап ук йөри иде, каравылчы булып булса да эшли ала, диделәр. Эшләрлекләрмени соң... Әти исән чагында гел аларның көйләрен көйләде, кибеткә ияртеп барып, тәмле нәрсәләр генә алып кайтыр иде, сүзләрен дә әти генә аңлый иде. Әти 1999 елда үлеп китте, аны югалту икеләтә авыр булды, - ди Гөлсинә апа.
Кашыклап ашаталар...
Халыкта шундый ышану бар, дауна чирле кешеләр 40 яшеннән узмый, диләр. Гөлсинә апаның энекәшләре исә күптән бу чикне үткәннәр. Тәрбияләргә ничек кенә авыр булмасын, гомерләре барынча яшәсеннәр, мин аларны карарга һич кенә кыенсынмыйм, ди әңгәмәдәшем.
- Дамир вакыт-вакыт усаллана. Миңа төшкәндә ул үз аягында әйбәт кенә йөри иде. 7 элек, әнине җирләгәннән соң, алып килдем мин аларны үземә. Урамнарга да чыгып йөрде, ишегалдын да әйләнеп керә иде. Менә шулай әйбәт мәлендә көннәрдән бер көнне йоклый алмый башлады ул. Йокысы туймадымы – икенче көнне бала-чага кебек көйсезләнә, тыңлатып булмый башлады. Шәдчедәге участок хастаханәсенә алып бардык без аны. Төннәренә йоклый алсын өчен бер генә төймә дару сорадым мин. Монда психиатр юк бит, теләсә нинди дару эчерергә ярамый дип, үз машиналарын биреп, безне район хастаханәсенә җибәрделәр. Казаннан килгән табиб айга бер генә көн кабул итә, Мамадышта психиатр юк, безгә күз генә салды да, куллану срогы берничә генә ай калган, кайтуга эчерә башлагыз, кирәк була калса дип кенә җыеп килгән дарулары арасыннан озак эзләп, арадан берсен миңа сузды. Сөенеп кайтып киттек. Табиб биргән дару булгач, мин дә шикләнмичә эчердем. Кызганыч, менә шуны эчерә башлагач, Дамир гәүдә тотышын югалтты. Аңы бетте, утыра алмый башлады, егыла да китә балакай. Бер ел элек шушы хәлгә тарыдык. Урында гына ятып тора. Гел ята торгач, гәүдәләре тишелеп бетте. Көн саен 6-7 җиренә пластырь ябыштырам, мазьлар сөртәм әле. Аркаларын уам инде, кулларым хәлсезләнеп кала кайчак, - ди Гөлсинә апа. - Кулына ни эләкте шуны атып бәрә, урын җирне ерта, тарткалый, киемнәренә кадәр тетә... Кулларын тотып торам кайчак, көчем җитми, мине алып кына очыра, җен көчләре бар синдә, Дамир, дим. Үзе сызлана инде бичара. Намазда булгач, көндәлек өшкерәм үзләрен, бу Дамир җенледер дип, өстенә догалар укып өрәм, беләсезме, тынычлап йоклап китәләр шуннан соң. Бер еларсың, бер утырып көләрсең бездәге хәлләрдән.
Рәшит абый абый холкы белән дә, тәртип ягыннан да тынычрак. Янындагы урындыкка аш китереп куйгач та үзе ашый әле, каршы да дәшми. Ә менә Дамир абыйны кашыклап ашаталар. Бар хаҗәтләре асларында. Өстәвенә Дамир абый, киерткән киемнәренә кадәр тетәргә ярата, йолыккалый, тарткалый торгач, ертып ук бетерә, ди Гөлсинә апа. Шуңа да кием җиткереп булмый, бушка кайтарылган памперслар җитмәгәнгә, ай саен шактый гына сатып алалар. Ятаклары әйбәт егетләрнең, район депутатлары ярдәме белән бирелгән акчага алтмышар меңлек караватлар сатып алганнар. Ләкин егетләр хәрәкәтләнә алмаганга, ортопедик матраслар да айлык тузалар, шуңа күрә алары да айлык яңарып тора.
- Айлык пенсияләре – 21 мең сум. Юри санап карадым, памперс белән лейкопластырь алырга гына да ай саен 18 мең сум акча китә икән. Әле матраслар аласы бар, анысына минем пенсия өлешенә керәләр. Кайбер кешеләр ике авыру энесен карый, аларның пенсиясенә баеп ята дигән сүзләрне дә ишеттерделәр. Үз пенсиямне үземә генә тотсам, бәлки баермын да, ләкин үз акчама энекәшләремне карыйм әлегә, Аллаһы кабул итсен, бу гамәлемне саваплардан язсын, - ди ул. - Балаларым да бик әйбәтләр, әни, йомшак, витаминлы ризыклар алып кайтып ашат, акча кызганма, диләр. Элек мунчага алып барып юындыра идек. Сеңлемнең дә кызы гел кайтып тора, бергәләшеп ятаклары өстендә генә юындырып алабыз, мунчага кадәр күтәреп барырга көч җитми, бик авыр икән кеше сөяге. Ике көнгә бер икесен дә кырындырып торам. Бер генә көн кырындырма, җенгә әйләнеп куялар. Үзләре чисталыкны яраталар.
Авыр сүзләр җитәрлек
Берсендә танышы шундый сүз әйтеп куя аңа, энекәшләрең хәзер ятып кына торгач, эшең җиңеләйгән ич, ди. Их, йөреп торган чаклары!.. Ятып торган авыруны карауны җиңелме соң ул. Бер астын җыештыруы гына ни тора... Ләкин Гөлсинә апа, рәхмәт, авырыксынмый. Тилмереп ятуларын аңлый, шуңа да хәлләрен ничекләр итеп җиңеләйтергә белми әнә. Энекәшләренең урыны түр башында, залда. Ә бит башка бер кеше булса, мондый чирлеләрне түренә үк менгерер идеме әле?..
- Әнием 89 яшенә кадәр яшәде. Бөгелмәдә яшәүче Рафис энекәшем бар иде, Себергә йөреп эшләде. Тормышыннан уңмагач, фатирын хатынына калдырып, чыгып китте. Әни үләргә ике ел кала авылга кайтты ул, әнидән соң 5 айлап кына торды, кинәт чирләп үлеп тә китте. Рафис белән әни исән чагында да ашау-эчүләре минем кулда иде, шуңа да калган "мирас"ны берсүзсез кабул иттем мин. Бер ана карынында яралган балалар без, димәк, бер-беребезне дә карарга бурычлылар без, - ди Гөлсинә апа. - Миңа Тинә апа диләр. Тутырып әйтергә телләре җитми. Тагын бер энекәшебез бар иде - Равил. Алтын куллы иде, мәрхүм. Салгалап куя торган гадәте бар иде. Егылып аягын сындыргач, тимер белән беркетеп ялгадылар. Ялгыштан үз-үзенә кул салды, бичара. Ирем Мансур да 21 ел элек мәрхүм булды. Әйбәт, ипле гаиләгә килен булып төштем мин. Бик матур яшәдек. Толлыкның үз кыенлыгы, йорт-җирне алып барырга кирәк, зарланмыйм. Ә монысы олыгайган көннәремдә үти бурычларым…
.jpeg)
Комментарийлар
3
0
Бик зур рэхмэт сезгэ.Шундый чиста кунелле апа икэнсез сез. Аллахы таалэ ярдэменнэн ташламасын, сабырлык бирсен сезгэ. Бик зур саваб эшлисез. Кешелэр ни сойлэсэдэ, сезнен эшегезне, кунелегезне тик Ходай гына курэ. Рэхиэт сезгэ.
0
0