16+

Алты кабыргам сынган иде, үпкәләремә дә зыян килгән

Әлмәт районының Колшәрип авылында яшәүче Клара апа Зәйнуллина көнозын эш белән юана.

Алты кабыргам сынган иде, үпкәләремә дә зыян килгән

Әлмәт районының Колшәрип авылында яшәүче Клара апа Зәйнуллина көнозын эш белән юана.

Бер ел элек кенә ирен җирләгән, ялгызлыктан туган бушлыкны тутырыр өчен дә кирәк аңа эш дигәне, бик кирәк.  

“Үзем генә беләм...”

Исламгали абый гомеренең соңгы елларында да Клара апаның яңгыратып көлүенә гашыйк булып яши. Хәләле тәмләп көләргә ярата. Елмаю да килешә үзенә, ләкин Исламгали абый аның елмаюлы йөзен көлгән тавышыннан генә төсмерли, күзләре күрми.  

– Яшь аермабыз зур – Исламгали миннән 15 яшькә олырак иде. Мин аны яратып, оныкларга ияреп тә, бабаем дип йөрттем. Беренче ирем Рафаэль дә миннән алты яшькә олырак иде. Нишләптер гел олыракларга күз төшкән минем, – дип елмаеп куйды Клара апа.

Язмышыңа кем язылган бит! Үзебез сайлыйбыздырмы, язмыш сайлаганны кабул итәбездерме, белмәссең. Ләкин, ничек кенә булмасын, гомер юлын янәшә үткән кеше – Аллаһы бүләге.

– Мин авылдан аяк атлап чыккан кеше түгел. Колшәриптә тудым, шушында ун бармагым белән җирдә казынып гомер итәм, сеңлем! Әти белән әни гомергә икесе бергә тавык карадылар. Бездә  зур гына тавык фабрикасы бар иде. Авыр эштән башканы белмәсәләр дә: “Эшнең агы-карасы, җиңеле-авыры юк. Бәхетнең дә туган җирдә табылганы тәмлерәк!” – дип әйтәләр иде. Мин дә 25 ел буе туган авылда тавык фабрикасында эшләдем. Иң авыр сынауларны шул елларда кичтем, сеңлем.  

– Беренче гаиләгезне дә авылда коргансыз, димәк?..

– Рафаэль дә шушы ук авыл егете иде. Ярты еллап кына очрашып йөргәнбездер, бик яратышып кавыштык. Күршеләр, дуслар туганнарның исләре китеп, булса да булыр икән мондый ярату, дип сөйләгәннәре әле дә истә. Әллә күз тиде инде, бергә яши башлагач, Рафаэль бозылып китте, эчәргә кереште. Үзе миңа тел дә тидертмәде, гел яклап яшәде. Кайнатам бик акыллы кеше  иде дә, хәмер йоттымы холкы үзгәрә. Ә мин килен кеше... Миңа акыл өйрәтергә авыз ачса, Рафаэль стенага бер генә чиертеп куя иде. Кайнанам Мөшбикә бик сабыр, зирәк хатын иде, килешеп яшәдек. Аннары без минем әби нигезенә башка чыктык. Әбине кызлары алып киттеләр дә, нигезне буш тотмас өчен генә вакытлыча безнең карамакка бирделәр. Төп йортта Рафаэльнең өйләнмәгән энесе бар иде, ике ир бала бер нигезгә төпләнә алмый. Үз куышыбыз, дип вакытлыча йортка да сөенгәнебез хәтердә. Күпме генә тордык икән, нигезне саталар дип ишеттек. Әй, өзгәләндек тә инде, урамда каласы килми. Ике яклап та әниләр булышты, рәхмәт, 800 сумга йортлы булып калдык. Рафаэль белән 10 ел яшәдек, ә күңелгә 10 көн кебек кенә. Балалар белән мине аракыга алмаштырды ул. Балаларның мәктәпкә барыр вакытлары җиткәнен дә, өс-башларына, мәктәп кирәк-яраклары юнәтергә кирәклеген дә белмәде. Эшкә нык батыр, бик булдыклы ир заты иде үзе мәрхүм. Йөртүче булып эшләде. Исән чагында аның белән икәү шушы йортны җиткердек. Эчке эшләрен генә төгәлләргә җитешмәде, Рафаэль юл һәлакәтенә эләкте... Исән калмады шул. Балалар белән мин иске өйдә, хәерчелек сазына батып калдым. Нинди авырлыклар кичкәнне сеңлем, бер үзем генә беләм.

– Түзгәнсез...

– Рафаэль эчә дип кенә аерылышмадык билгеле. Бик авыр булса да бергә яшәдек. Балалар бар бит. Алда да яшәр идек... Үләсе көнне көндез минем янга эшкә төшкән. Үлеменә бер үкенеч, күрешмәдек. Кемдер янына килеп сүз каткан. Ярар инде, Клара янына барып тормыйм, кич күрешербез, дип борылып киткән. Әлмәттә эшли иде. Кич көтәм, Рафаэль кайтмый гына. Йөрәк сизенде – сызланып сызды... Борчылудан буыннарым калтырый башлады. Ике бала әй, котыралар, уйныйлар өйдә! Аларны тыярлык та гамем юк, тәрәзәдән тәрәзәгә йөрим. Балаларның дәресләрен хәзерләтеп, ашатып, йокларга яткыздым гына, энә өстенә баскандай йөрим, берзаман ишек шакыдылар. Кайтты, исеректер инде, дип йөгереп чыксам – Мөнирә исемле бертуган апасы. “Клара, кызыкаем... Рафаэльне көтмә яме, авариягә очраган, үзе исән, борчылма”, – ди миңа. Янына барырга кирәк, дигәнемне беләм. Ә ул сүзне боргалый, үлгәнен әйтми генә. Шул арада күршеләр керә башлады. Мин аларны Рафаэльнең хәлен ишетеп, хәл белергә керәләрдер дип уйлыйм. Төн үзәгендә! Кемдер ялгыш ычкындырды. “Ике бала белән, шушы хәерче өеңдә ничекләр аякланырсың”, – диде. Шунда гына аңладым.

– Рафаэль абыйның үлеме ни сәбәпле килеп чыккан соң?

– 10 ноябрь ул. Иртән беренче кар ятты, ябалак-ябалак булып яуды! Мәрхүмкәем, эштән соң юл аша чыкканда күрмәдеме икән, ашыккандырмы, машина бәреп киткән... Ун адым чамасы әле өстерәп тә барган. Икенче көнне моргтан гәүдәсен алып кайттылар, өйдә юып кәфенләдек. Бер күзе йомык, икенчесе ачык иде мәрхүмкәемнең. 25 яшемдә тол калдым. Равилгә – 9, Лилиягә 8 яшь кенә иде.

– Тигезлек киселгәч үзгә тормыш башлана...

– Авыр чакта туганнарым сынарга ирек бирмәделәр. Рафаэльне җирләгәч, аңга килергә дә җитешмәдем, кайнатам мине Нәфискә, төпчек улына димләде. Аны да аңлыйм, Рафаэльнең балаларына Нәфис чит кеше түгел, үз абыйлары. Хәмер белән булышкан улына мин дә шәп хатын булыр идем Читкә җибәрәсе килмәде мине кайнатамның. “Килсен дә торсын, бергәләп күтәрерсез тормышларны”, – диде. Ләкин Нәфискә хатын буласым килмәде. Яратмаган кешегә яр булмыйлар, – ди Клара апа.

Бәхетле ярлар алар!..

 Яратмаган ярны тиң итми йөрәк. Ярны күңел үзе сайлый! Иренең вафатыннан соң ялгызы тормыш арбасына җигелгән Клара ханым ике баласын үстерә, эшенә йөгерә, йорт мәшәкатьләре көтә – җитеш кенә! Ул биредә ялгызы авырлыкта чиләнгәндә Себердә башка тормыш хөкем сөрә.

– Ландыш апамнар Себердә гомер итте. Исламгали аларга электән гел килеп йөргән, гаилә дуслары. Тормыш итәрлек берәр иплерәк хатын булмасмы икән, дигәч, апа аны Мәдинә исемле әйбәт кенә хатын белән таныштырган. Рафаэльне җирләп килгәч, Исламгали хәлләрен белергә килгән апамнарның. “Их, Исламгали, юкка бирдем сине Мәдинәгә, алдан белсәмме... Бертуган сеңлемнең ире үлеп китте, шикәр кебек хатын”, – дип әллә уйнап, әллә уйлап әйтеп куйган. “Бир әле сурәтен”, – дип сораган моннан Исламгали. Апа минем кайсы сурәтемне күрсәткәндер. Башта апаларга килеп минем сурәтемне карый да, аннары Мәдинә янына төшеп китә икән... Шулай күпме йөргәндер, Исламгалинең әтисе үлеп киткән. Аны җирләргә кайткан җирдән, мине күрергә дип, безгә дә сугылдылар. Әни табын корды, бергәләшеп сөйләшеп утырдык та, ул китеп барды. Әле анда да бергә булырга сүз беркетмәдек. Берзаман җизнидән озын гына хат килеп төште. “Клара риза булса, Исламгали яныңа кайтып торыр идем, дип әйтә. Балдыз, тәртәгә тибеп азапланма, тәвәкәллә!” – дигән миңа. Әле анда да Исламгалине минем янга яшәргә кайтыр диеп уйламадым. Апа аны эчми, гармунда уйный, матур җырлый, кулы эш белә, дип мактаган иде, шул сүзләр хакына гына ризалашып: “Җизнәм була торып, син миңа начар кешене димләмәссең, кайтсын соң”, – дип хат яздым. Исламгалинең үзе гармунда уйнап, матур итеп җырлавын бер ишетсәгез икән! Шулай гашыйк итте дә ул мине үзенә. Кавышуыбыз дөрес иде, бик матур яшәдек. 30 елдан артык бергә яшәдек.

– Теге чакны Исламгали абый яныгызга кайтып төште. Әле бит кайнана-кайнатагыз бар. Алардан рөхсәт сорадыгызмы?

– Минем кыюлыгым җитмәде, аларга үземнең әни барып әйтте. Яшь кеше, ялгыз гына яши алмас, без риза, дисәләр дә, никах укыласы көн килеп җитәрәк, каршы килделәр. Уртагым аерылган иде югыйсә, минем дә тормышымны түгәрәкләргә хакым бар. Кайсы гына муллага барып никах укырга сорасак та муллаларның юлына аркылы төштеләр. Аларның сүзен берсе дә атлап чыкмады, никах укудан сәбәпсез генә баш тарттылар. Аннары без Исламгалинең туган ягы Башкортстанга кайтып никах укыттык. Әнисе исән иде бит, безне кочак җәеп каршы алды. Мул табын көйләде.

– Ике балалы хатын дип йөз чөермәде димәк?..

– Исламгалинең дә язмышы яралы бит... Гаепләү дә, гайбәт сөйләү дә булмасын, араларына хыянәт килеп кергән. Тик гаеп Исламгалида түгел... Аерылышкач та, бер-берсен кичереп, яңадан кушылып караганнар әле. Тик бер киселгән икмәк кире ябышмаган. Мәдинә белән таныштыргач, аның белән яшәп китәргә нияте булса да, кызларының әтиләре янына килеп йөрүен Мәдинә яратмаган. Шул сәбәпле уртак оя үрә алмаганнар. Шөкер, мин үзем Исламгалинең кызлары өчен үлеп тордым. Ике ара төзек, әле дә дус, тату без. Кайталар, кунак итеп җибәрәм, көндәлек хәлләрен белешәм. Әниләренең фотоларын да күрсәтәләр. Уфага кайтып төпләнгән ул хатын. Исламгали аны күңеленнән кичергәндер, шулай сизә идем, яшьлек хатасы кемдә булмый! Хаталардан сабак алып яшибез.

– Хаталану димәктән, теге чакны бәхетегезгә киртә үрергә тырышкан кайнатагызны кичердегезме, Клара апа?

– Безнең белән сөйләшмәс булдылар ул чакны. Бер авылда яшәп, дошманлаштык. Кияүгә чыгуыма күтәрелеп бәрелделәр бит. Шул чорда Нәфис тә өйләнде, кызганыч, тормышларыннан уңмадылар. Сүзләре урамга чыга башлагач, кайнатам беренче булып үзе килде безнең капкага. Бишенче хатыныннан туган кызына илтеп куярга сорады. Исламгалинең авырыксынып торган чагы. Иртәгә илтербез, дигәнем исемдә. Кайнатам дүрт баласын җирләде... Кичердем мин аны, кешегә үпкә-ачу саклап яши белмим.

– Исламгали абыйны балаларыгыз ничек кабул иттеләр соң?..

– Ул минем өйгә түгел, туры әтиләр йортына кайткан иде. Эштән кайтып керсәм, Исламгали гармунда уйный, Лилиям очынып бии! Равил улым шул чагында яныма йөгереп килде дә колагыма иелеп: “Әни, белсәң икән, безнең әтигә шундый охшаган! Чәчләре дә нәкъ безнең әтинеке шикелле”, – диде. Мин күрмәгәндә Исламгали янына барган да: “Безнең әти бул әле!” – дигән әле.

– Нигез тоткасына уртак бала алып кайттыгызмы, Клара апа?

– Исламия исемле кыз бала таптым. Хәзер сөенеп бетә алмыйм, ярый әле тапканмын дим. Ул балам укып, хәзер бик җаваплы эштә эшли. Аның тәрбиясендә яшим. Бөтен мәшәкатем, бар борчуым аның өстендә, ул хәл итә. Кияүдә, ике баласы бар! Яныбызда гына өй салып, башка чыктылар. Илдар кияү дә алтын куллы.

– Бер бакча җирен бүлешкәнсез!..

– Кыш көне шулай, өстәл тирәли тезелешеп чәй эчкәндә боларның йорт салырга дип җир кишәрлеге эзләнгәннәрен аңлап алдым. Әллә кая җибәрмим әле мәйтәм, менә бакча башын кисәбез дә бирәбез. Шул сүз җитә калды кияүгә. Әйдә, чыгып үлчибез, ди миңа. Яз җитсен, качамыни, мәйтәм. Әйтелгән сүз урынында киселсен, ди бу. Кышкы ыштаннары итек тышына чыгарып кидек тә, билдән кар ерып, чыгып үлчәдек. Күңелләре тарсынырлык итмәдем, җитәрлек итеп өлеш кистем. Үзләре дә тырыш булып чыктылар. Кырмыскалар сыман, ял белмичә эшләп гомер итәләр.

– Исламгали абый туган ягын сагына идеме?

– Сагынып яшәде... Чакмагыш районының Киндер күл авылыннан иде. Ул авылны Купай дип тә йөртәләр. Егәрендә чакта ике атна кайтмаса җанын кая куярга белмичә йөри иде. Бик еш кайтты авылына. Бездән 240 чакрым гына ул. Саулыгы какшагач, үзен генә юлга чыгармадык. Инсульт та кичерде бит. Аннары күзләре күрмәс булды. Исламгали белән 2013 елда авариягә очраган идек. Фабрикалар ябылып, эшсез калгач, кулыбызда өч бала, укытырга кирәк бит, тавык сатарга керештек. Әлмәткә  барышыбыз,  кара-каршы килеп бәрелештек. Безнең яңа “Грант” машинасы, аларның дүртенче модель жигули. Алар чыкты безнең каршыга. Кая ашыгадыр адәм баласы. Алты кабыргам сынган иде, үпкәләремә дә зыян килгән. Ул бәрелгән җирләрнең сызлаулары... Мине хастаханәгә төяп киттеләр, Исламгалинең хәле авыр булса да аны өйгә кайтарып җибәрделәр. Озак тернәкләндем. Шул чакта  Исламгали бик кайгырды, канындагы шикәр күләме дә күтәрелде. Аннары менә инсульт китереп бәрде. Исән булса бүген дә бик кадерләп яшәр идем үзен... Ялгызлык бик авыр, – ди Клара ханым.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

1

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading