— 2023 елның маенда Ришатка отпуск бирделәр, аны да сеңлесе барып алды да кире илтеп куйды, кая чаклы керергә рөхсәт ителгән – шунда кадәр керәләр. УАЗны илткәннән соң әле тагын җыелышып дрон алып җибәрдек. Кызым Лилия җыйган әйберләрнең хисабы юк.
Өебезнең залы– остаханәгә әверелгән чак
Бер вакыт Ришат якыннары белән сөйләшкән арада: «Антидронга каршы юрганнар кирәк», — дип хәбәр иткән. Шул сүзләрдән соң Ләйлә апаның йорты остаханәгә әйләнгән. Үзе гомерендә тегү машинасына утырганы булмаса да, өйрәнгән әни кеше. Кече кызы Азалия белән интернет аша карыйлар, өйрәнәнәләр, материалларга заказ бирәләр.
— Азалиягә кечкенә чагында өйрәнсен диеп тегү машинасы алып биргән идек, тик аның шундый күп күләмдә тегәрлек егәре юк. Туганнарыма бу хакта әйткән идем, алар акча җыелышып миңа тегү машинасы алдылар. Материалларга килгәндә, кирәкле синтепонны Казаннан алабыз. Бер заводтан. Зал безнең остаханә, бөтенесе дә кирәк бит: кәтүктән алып, линейкага кадәр. Җитмәсә, кисү, җайлаштырып тегү бик вак эш. Әмма бик тә кирәкле. Улым һәм егетләрдән бик күп рәхмәт сүзләре килә, - дип юана Ләйлә апа.
Катлам-катлам итеп тегелгән юрганнар: камуфляж тукыма, спанбонд, синтепон, җылылык саклаучы пленка... Бу — гади юрган түгел. Алар— гомер саклаучы калкан. Ләйлә апа шуларны тегеп утырганда уйланып та куя: «Бу юрган кемнедер коткарыр... бәлки берәр әни кешенең улы исән калыр...». Шул уй аны алга этәрә, көч бирә. Баксаң, инде 50дән артык юрган аның куллары аша үткән икән. Аларны фронтта сынап караганнар инде.
— Кырыйларына тоткычлар тегәбез, бу носилка итеп кулланырга мөмкин булсын өчен эшләнелә. Һәр деталь уйланылган. Чөнки анда — кеше гомере.. Бу юрганнар гади түгел. Алар җылытып кына калмый, саклый да. Тепловизорлардан яшерә, салкыннан саклый, хәтта яралыны күтәреп алып чыгарга ярдәм итә. Иң мөһиме — тавышсыз булсын, кыштырдамасын. Бер сәгатькә кадәр саклау эффекты бирә. Гадәттән тыш әллә нинди могҗиза да түгел анысы. Әмма егетләрне саклап калырга сәләтле эшләнмә, - дип уртаклаша хәрбинең әнисе. - Күренми торган юрганнар ясау технологиясе шактый гади. Җәймә ике кисәк тукымадан тора. Сүз уңаеннан, материал үзе ике төсле, бу егетләргә тәүлек вакытына һәм сезоннар алмашынуына карап маскировка өчен тукыманы әйләндерергә мөмкинлек бирә. Дроннан саклау эченә пленка тегелгән, ул хәрбиләрне тепловизордан саклый. Тукыманы без үзара беркетеп тегәбез, ә элпәне, җылылык эчтә саклансын өчен, скотчка ябыштырабыз, әгәр тишекләр ясасаң, җылылык та чыгачак һәм тепловизордан кеше күренәчәк.
Ришат якыннарына квадроцикл кирәклеге турында хәбәр сала. Махсус хәрби операция үткәрелгән җирлекләрдә тигез юл юк: сазлыклар, урман, баткаклык... Мондый шартларда уенчык квадроцикл тиз арада сафтан чыгачак. Лилия әлеге транспорт чарасының да шактый кыйбатлысын сатып алырга була. Күпме кешеләргә язып карый. Шалтырата, ярдәм сорый, әмма үзенекенә ирешә. Хәзер егетләр Лилия һәм тынгысыз йөрәкле кешеләр ярдәме белән сатып алынган машинада җилдерә.
– Квадроцикл алыр өчен бик зур сумма тупланды. 2025 ел сентябрендә Иннополис волонтерлары аша җибәрдек без аны. Маскировка челтәре кирәк булгач без Питрәч волонтерларына да, Яшел Үзәнгә дә мөрәҗәгать итеп карадык. Тик бер тапкыр сорасаң була әле, әмма һәрдаим сорау уңайсыз бит, үзебез үрергә булдык, - ди Ләйлә апа.
Сынаулар һәм сүзләр
Кайчак читтән сүзләр дә ишетелә: «Ник материалның кыйбатлысын аласыз? Ә без арзан бәядән таптык». Ләкин Ләйлә апа белә: арзан әйбер тиз арада таушалып чыга, ә анда алгы сызыкта көн дә кибеткә йөреп булмый.
Ләйлә апа — гади авыл хатыны. Почта начальнигы да, фельдшер ярдәмчесе дә. Көндез кешеләр арасында йөри, эшли, онытылып тора.
Кич белән дронга каршы одеяллар тегү белән мәшгуль.
— Көнозын эшләсәң бер көндә бер одеялны тегеп бетереп була, мин бит әле почта начальнигы авылда, фельдшер ярдәмчесе дә. Күпме йөкләмә. Юк ла, бер дә зарланмыйм, кеше арасында йөреп тынычланам, онытылып торам. Иртән чыгып китеп кичке 4тә кайтам. Аллага шөкер егетләргә ярдәмем тисен дип тырышам. Кызларым кайтып ярдәм итә. Лилия белән Азалия Яшел Үзәндә. Киленем дә алардан ерак түгел яши. Ришатка повестка килгәндә кече улы Саматка сигез ай, олысы Ренатка 6 яшь иде. Киленем Яшел Үзәннең үзендә мәктәп урынбасары булып эшли, татар теле укыта. Ике оныгым да аның җилкәсендә, ди Ләйләп апа. - Лилия яу кырындагы егетләр көне-төне элемтәдә. Хатыннары да аңа шалтырата. Сынауны акрын гына үтәргә язсын. Мин монда тыныч утырам, тегендә яу кырында, синең белән бергә мин дә елыйм. Уллары яу кырында булганнар без бер-беребезгә терәк.
Берәр көнне «Әни, без тиздән исән-имин кайтачакбыз», дип, улым шалтыратса, аның тавышын ишетсәм, шул иң зур бүләк булыр иде. Улым белән бик горурланам! Аллаһы боерса, җиңүебезгә, улымның әйләнеп кайтачагына бик ышанам. Кайтыр, гаиләсе янына, оныкларны бергә үстерерләр. Башкача булырга мөмкин дә түгел!
Күңел алдан сизә
Улы Ришат Ләйлә апага махсус хәрби операция турында берни сөйләми.
— Әле улым белән сөйләштем, мине тынычландырыр өчен мин тылда ди, мин Лилиягә бу хакта сорап язам, абыең тылдамыни дим. Әни, тукта абый тегендә нидер яза, ди. Хикмәт инде, алар мин борчылмас өчен күбесен сөйләми, яшерәләр. Өчәр ай алгы сызыкта булган вакытлар була. Тик әни күңеле сизмимени соң, бик нык догалар укыйм. Йөрәк ярыла.
Әниләр көтә. Күз яшьләре аша. Догалар аша. Өмет аша. Бу көтү — гади генә көтү түгел. Ул — көрәш. Ул — сабырлык. Ул — чиксез мәхәббәт.
Ләйлә апа кебек әниләр – дөньяның тоткасы.
Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар