Габдулла бин Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын) сөйләвенчә, Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Агачлар арасында яфраклары коелмый торган агач бар. Ул агач мөселманга охшаган. Әйтегез әле миңа, ул нинди агач?» – дигән.
Кешеләр чүлдә үсә торган агачларны искә төшерә башлаганнар. Шуннан соң кешеләр: «Йә, Расүлуллаһ! Әйтеп бирче, ул нинди агач?» – дип сораганнар. «Ул агач – пальма», – дигән Пәйгамбәребез (Бохари, Мөслим).
Бу хәдис кыска булса да, гаять тирән мәгънәле. Бер чагыштыру аша Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм мөэминнең әхлакый сыйфатларын, уңай якларын һәм изгелекләрен җиткергән. Хәдиснең шәрехе (аңлатмасы) белән танышыйк.
Аллаһның Расүле бу хәдисне сөйләгәндә ун сәхабәсе арасында булган. Алар арасында Әбү Бәкер, Гомәр, Әбү Һөрәйра, Әнәс бин Мәлик, Габдулла бин Гомәр булган. Сәхабәләр таралгач, Габдулла бин Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын) әтисенә әйткән: «Ул агач пальма булганын мин шунда ук аңладым, чөнки Пәйгамбәребез аны ашады һәм сорау бирде».
Әтисе аңа: «Сиңа җавап бирергә нәрсә комачаулады?» – дигән. Габдулла бин Гомәр: «Әй, әтием, сезнең арада мин иң яше идем, мин синнән, Әбү Бәкердән, Әбү Һөрәйрадан һәм башка бөек сәхабәләрдән оялдым. Мин җавап бирмәсәм, дөресрәк булыр, дип уйладым», – дип әйткән. Шунда Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын): «Син җавап биргән булсаң, мин бик шат булыр идем. Синең җавабың минем өчен бөтен байлыклардан кыйммәтрәк булыр иде», – дигән.
Бу хәдис безгә олыларга карата хөрмәт күрсәтергә, ихтирамлы һәм тыйнак булырга өйрәтә. Ләкин гыйлем алганда тыйнаклык күрсәтү шелтәләнә. Ибн Хаҗәр әл-Гәскалани: “Әгәр тыйнаклык файданы юкка чыгаруга китермәсә, ул сыйфат мактаулы булып санала,” – дигән.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хикмәт иясе, оста мөгаллим буларак, кешеләрнең хәтерләрендә белемнәр саклансын өчен, бик яхшы чагыштырулар китерә һәм аларны матур итеп тасвирлый иде. Ни өчен Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм мөселманны пальма белән чагыштырган? Бу сорауга җавап бирер өчен безгә пальма агачы белән якынрак танышырга кирәк.
Пальма гаҗәеп көчле үсемлек булып тора. Ул агач миллионлаган кешеләрне ашата, эчертә, киендерә, салкыннан, эсселектән, яңгырдан саклый, диңгезләрдә йөрергә ярдәм итә һәм башка файдалар китерә. Пальма кәүсәсе биек һәм калын, шуңа күрә ул бик яхшы төзелеш материалы булып тора. Пальма кәүсәсенең башы нык һәм эре яфраклардан тора. Аларның озынлыгы җиде метрга кадәр җитә. Киңлеге якынча бер метр. Шушы яфраклардан кешеләр үз өйләренең түбәләрен каплыйлар.
Пальма яфракларыннан алынган җепселләрдән аркан-баулар, баш киемнәре, төрле себеркеләр һәм әйберләр ясыйлар. Кокос пальмасының чәчәкләре – шикәр һәм сироп чыганагы булып тора. Пальма җимешләре, ягъни хөрмә, кокос, чикләвек һәм башкалар күп витаминнарга һәм файдалы матдәләргә бик бай.
Пальма сыйфатлары хак мөселманның әхлагына охшаган. Аның күңеле мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, юмартлык, изгелек сыйфатлары белән бизәкләнгән, ул башкаларга сүз һәм гамәл белән ярдәм итәргә тырыша, өммәткә Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт итә, аңа шатлык, сөенеч китерә.
Аллаһы Тәгалә барчабызга да калебләребезне начар сыйфатлардан пакьләп, күркәмнәре белән бизәкләргә насыйп итсә иде!
Нияз хәзрәт Сабиров
Хәдис
«Әбү Һүрайра (радыяллаһу ганһе) әйткән: “Расүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вә ссәләм) дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тота торган булган. Үзеннән: «Әй, Аллаһ Расүле! Син дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тотасың (моның хикмәте нидә?)» – дип сорагач, болай дип җавап биргән: «Аллаһ дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә бер-берләре белән ачуланышкан кешеләрдән тыш барлык мөселманнарны да ярлыкар һәм (гамәлләрне тәкъдим иткән фәрештәгә): «Ачуланышкан бу ике кеше дуслашканчыга кадәр аларны калдырып тор!» – дип әмер иткән» (Ибн Мәҗә, «Сыйам», 42, №1040, 1/552; Әхмәд Ибн Хәнбәл, «Әл-Мүснәд», 2/389; Тәбризи, «Мүшкәтүл мәсабиһ», №2072, 1/566).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар