9 ноябрь көнне «Тихий» позывное алган Раят Рашат улы Насыйбуллинны туган авылы Иске Ашыт халкы гына түгел, бөтен Арча да елап озата.
Халык арасында да: «Исеме җисеменә туры китермичә, шаулап-гөрләп китте ул» диләр. Нинди дәхшәтле вакыйгалар эченнән дә чыга алган хәрбинең гомере дрон снарядыннан өзелә. Хәзер аның кабере өстендә Россия әләме җилферди. Гүя искән җилләр аның барлыгын һәм һәркем күңелендә яшәячәген сиздереп, белгертеп тора.
Гаилә тарихы
Раят Арча районы Иске Ашыт авылында Гөлназирә һәм Рашат гаиләсендә уртанчы бала булып туып-үскән. Шул авылның урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт педагогмя көллиятенең программалаштыру бүлегенә укырга кереп шуны тәмамлаган. Укытучы дипломын алса да, егет алдагы тормышын мөгаллимлек белән бәйләмичә. Казандагы шәхси оешмаларның берсендә сак хезмәте инспекторы булып хезмәт куйган. Нәкь менә биредә эшләгәндә тормыш җилләре булачак тормыш юлдашы Арча кызы Гөлнур белән таныштырган да.
— Ул вакытта Казанда эшли идем, дуслар белән кафеда утырабыз. Ә ул чакыру буенча килгән иде. Беренче күрүдә мин аны тәкәббер дип уйладым, чөнки аның күзе гел телефонда иде, артык сөйләшмәде. Икенче көнгә телефон номерымны табып үзе яза башлады. Ә мин аның белән беренче тапкыр аның хакында уйлаган хис-тәэсирләрем белән бүлештем. Раят миңа җавап итеп: «Күзләрең җәлеп итте», диде. Күрәсең, мине ошатуын белдермәс өчен яшерен генә миңа кырын-кырын гына караган үзе. Телефон аша аралаша башладык. Күрше авыллардан икәнлеген дә аңлаштык. Туган авылым Ак Чишмә авылы белән Иске Ашыт арасын озак таптамады Раят.
Бу урында Гөлнур күзендә яшьлек еллары, шатлыклы мизгелләрне искә алу чагыла. Өч ай гына аралаша егет белән кыз. Раят сөйгәне янына «Җиделе» машинасы белән ашыгып килә.
— Көннәрдән берендә сөйләшеп утырдык та, ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. «Яратсам, бары бер кешене генә яратам һәм гомерлеккә яратачакмын. Син миңа кияүгә чыгасыңмы?» – диде ул. Ике дә уйламый ризалыгымны бирдем. Гаҗәп инде. Зурлап туй үткәреп тормадык без, 2012 елның 11 маенда бөтен туганнарны җыеп никах укыттык, иң мөһиме шул булды минем өчен, ә Раят кайчан да булса туй үткәрергә хыялланды. Күрәсең, безнең никах күкләрдә язылган. Юкса, аның ышыгында җил һәм яңгыр тоймыйча 14 ел яшәр идемме. Ышанычлы ир, киңәшче, балалар өчен яратучан әти булды. Хәзер кызыбыз Адилә 6 класста, улыбыз Райнур өченчедә укый. Арчаның үзендә 3 бүлмәле фатир алдык. Бу мул тормыш - барысы да Раятның тырышлыгы, хәләл көче белән корылган.
Мобилизация һәм фронтка китү
2022 елда өлешчә мобилизация игълан ителгәч, запастагы рядовой Раят Насыйбуллинга да повестка килгән. Пропискасы авылда булгач, кәгазьне авыл җирлеге башлыгы аның әтисенә калдырган.
— 22 сентябрь көнне повестка килгән, - дип сөйләвен дәвам итә Гөлнур. – Бу хакта каенатам Раятка шалтыратып хәбәр иткән. Шул вакытта ул эштә иде. Бу вакытта әлеге вазгыятьне юньләп беркем дә аңламады. Икенче көнне иртәнге 8 гә Арча спорт комплексына җыйдылар аларны, бик күп кеше иде. Яңгырлы салкын көн, бүгенгедәй хәтеремдә ул. Балалар мәктәптә. Мин Раят яныннан китмичә, көтеп тордым. Егетләрне кичке 4-5 сәгатьләргә кадәр шунда тоттылар, аннан соң зур автобуска утыртып алып киттеләр. 6 зур автобус иде. Ул вакытта улыбыз садикта калды, ә кызыбызны мәктәптән алып килдек. Әтисен озатырга өлгерде. Раят бер паспорт белән чыгып китте, без бит кайтаралар дип уйладык. Шуннан соң ЭКСПО юллары... Аны ротаның мотоукчылар отрядына укчы итеп билгеләделәр. 27 октябрь булгандыр, эштән сорап аның янына йөгердем. Кешеләрдән белешә-белешә бөтен кирәкле әйберләрне җыйдым.
Көн саен Арча – Казан юлын якынайтып йөри ул. Кайчак балаларны да үзе белән алган. Бер ай хәрби күнекмәләр алганнан соң, ир-егетләрне 25 ноябрьдә поезд туган якларыннан шактый еракка, махсус хәрби операция үткәрелгән зонага алып китә. Берни абайламаган, сизмәгән егетләр күңелләре белән туган якларында булсалар да, үзләре Сватово якларына аяк баса. Җанны өтеп ала торган коры салкын җилләр кырыс чынбарлыкны белгертеп тора, туфрагы да үзгә бит аның, бастың исә чумасың. Туган яктан киеп килгән аяк һәм өс киемнәре бик тиз арада сафтан чыга. Ялан кырда калган егетләр үзләренә җир астында окоп казый, блиндажлар кора. Беренче тапкыр дронның ни икәнен аңлый, абайлый башлый. Хәтта тавышларына чаклы аерым таныйлар.
— Алар бер җирдән икенчесенә күчеп йөрде, окоплар әзерләгәнче, салкын җир өстендә, йокы капчыклары эчендә йоклаган вакытлары да аз булмаган. Без аның кайларда булуын, ниләр күрүен белмәдек. Мессенджерларның берсендә ротада хезмәт итүче егетләрнең туганнары гына җыелган төркем ачтык. Иртән берәрсенең телефонына бер хәбәр җибәрсәләр, безнең өчен анысы да зур шатлык булды, бу хакта бер-беребез белән бүлешәбез. Димәк, исән-сау. Раят ротасындагы егетләр Балтач, Лаеш якларыннан, Казанныкылар, 2022 елның сентябреннән үк бергә булган егетләр иң дус, иң тату иде. 2024 елның гыйнварында ротация булгач, аларның күбесен башка ротага билгеләделәр. Посылка җыйганда, ниләр телисең дип сорагач та, Раят баллы әйбер, җимеш-чикләвекләр, казылык сорый иде. Волонтерлар аша да, ялга кайткан егетләр аша да җибәрә идек, - ди Гөлнур.
Алты айга хәбәрсез
Укчы булгач, аларның ротасы гел алгы сызыкта йөри. Штурмнан штурмга. Шуларның берсендә 2024 елның октябрендә Раят кереп киткән дә алты айга хәбәрсез югалган.
– Сорашмаган, белешмәгән кеше калмады. Моңарчы ротация булганга, аларны башка роталар белән кушып бетерделәр. Шуңа кемнән сорарга да белмәдем, бер атна тыныч кына көтәсең, икенче атна китә – күңелдәге хисләр өермәсенә әмер биреп буламыни, акыл сабыр итәргә боерса да, йөрәк сызлый, паника башлана. Кеше аркылы сораштыра башлагач, берсе – Раят әсирлектә, икенчесе – яраланган ул, дисә, хәтта үлгән дип язучылар да табылды. Ирем миңа һәрчак кеше янында күз яшеңне күрсәтмә дип әйтә иде. Көннәрен эштә кеше янында ничек тә вакытны үткәрәсең, елмайсаң та, төннәрен елап чыгасың. Каенатаның хәле авырлашкач, Раятны кайтарыр өчен документларны җыя башладык. Хәрби частьләренә җибәрдек, шулар артыннан йөреп әтиебез бакыйлыкка күчте. Командирлары да, иптәшләре бу хакта белгән, әмма яу кырындагы Раятка әйтергә кыймаганнар. 2025 елның 15 мартында гына алгы сызыктан чыга алды ул.
Шул көнне Гөлнур мәктәпкә җыелышка җыенган. Раят баштан аңа смс язган, ләкин шикләнү хисе тынгы бирмичә хәрбинең хатыны моңа ышанмый тора.
– Телефонын берәрсе табып махсус язалар, шаярталар микән дип тә уйладым. Аннары Раяз үзе шалтыратты, ул мизгелнең фотосы әле дә сакланган, скрин ясап калдырган идем. Мәктәпкә җыелышка баруым турында тиз генә әйттем. Яңа елны бер стакан су белән каршы алган алар. 29, 30 декабрь көнне азык-сусыз утырганнар, 31е көнне – бер стакан су. 1, 2, 3 гыйнвар көнне шулай ук ашарга берни булмаган, 4есе дрон ярдәмендә азык, су керткәннәр. «Һавадан ташлап калдыралар да, тылдагылар шул урынны билгелиләр. Ротабызга язылган булса алабыз. Безгә язылмаган булмаса калдырабыз», дип сөйләгәне истә. Хәтта җирдә Җыелган суларны, карларны эретеп, сөзеп эчкәннәр. Шул алты ай эчендә Раят ябыгып күзләре генә утырып калган, йөзен сакал баскан иде.
Шуннан соң ялга кайтардылар, әтинең кырыгын үткәргән вакытка туры килде.
Сынау өстенә сынау
Аннан китеп тагын ике айга югалган ул. Күңелгә иң тигәне билгесезлек, балалар да: «Ник соң әти шалтыратмый», дип сорый. Раят элемтәдә булмаса да, Гөлнур улларының футболда ирешкән уңышларын, уеннарын төшереп җибәргән. Кызым биюгә йөри, аның чыгышларын юллаган, алгы сызыктан чыгар да карар дигән уй йөрткән аны.
– Чираттагы ялы 16 сентябрьгә туры килде. Үзе минем янымда, ә уйлары белән тегендә. «Монысы кереп китәргә тиеш, ә башкасы чыгарга тиеш иде», дип уйлары белән чыгып җитә алдылар микән дип тә борчылып торды. Өч ел буе Рәхмәт фәрештәләре саклап яклап йөртте аны, контузия алганы булды. Әмма җитди яралары булмады. Өч-дүрт тапкыр үлемнән калдым дип сөйләгәне хәтердә. Моңарчы кайткан ялларында тынгысыз булды. Ә монысында шундый тыныч йоклады. Тынлыкны яратмый иде, аның өчен тавыш булу гадәти күренеш кебек кабул ителде, ә тынлыкны ул киресенчә хәвеф-хәтәр кисәтүче буларак сиземләп, төннәрен саташып чыга иде. Әлеге кайтуы соңгысы булыр дип сизгәндер минемчә. Гомер булмаганны велосипедка утырып бөтен авылны йөреп чыкты. Татарстанның төрле шәһәр, авылларында яшәүче туганнарыбыз белән күрешеп, аралашып чыктык. 30 сентябрьдә махсус хәрби операция зонасына барып җитте. 1 октябрьдә эвакуация составында 200нчеләрне ташыды, ә 2 октябрьдә «Матурым, мин кереп китәм», дип смс җибәрде. Шуннан бернинди хәбәр булмады. 21 көнне алгы сызыктан ял итәргә чыгасы булган. 22 октябрьдә төнлә белән китеп баруы турында әйттеләр. Баштан бер атна хәбәрсез югалган итеп саналды. Чөнки алар штурмга кереп киткән Белгород өлкәсе Дроновка авылы мина куелган җирлек булып, аларның гәүдәләрен алып чыгарга башкалар өчен дә куркыныч тудырган, – ди Гөлнур.
23 октябрь көнне бөтен көчен бер йодрыкка туплап, иң авыры - балаларга әйтергә була хәрбинең хатыны. Бөтен кеше язгач, шалтыраткач алар сизенә башлаган.
– Икесен ике якка утырттым да, кочакладым. Әтиегезнең кайда икәнен беләсез, тик кайда гына булса да ул барыбер сезнең яныгызда булыр, сезне яратыр, дидем. Кызыбыз нидер булганмы әллә, дип үкереп елый башлады. Алар ышанмады, яраланган гына, элемтәгә чыгар дип өметләнделәр. Шомлы хәбәр ишетсәк тә, өметләнәсең бит. Аяксыз, кулсыз кайтса да, кайтсын гына, күтәреп йөрер идем дип Аллаһы Тәгаләдән сорадым. Бер атнадан соң алып чыкканнар дип хәбәр иттеләр. Шул вакыт аралыгында Раят төшемә керде, һәрдаим үзе безнең яныбызда булуын, саклап, яклап торуын белгертте. Бу хакта тагын көч җыеп балаларга әйтә алмый йөрдем. Кызым гына: «Әти минем соңгы смсны укырга өлгерми калды» дип әйтеп куйды. Чыгып барганда Раят тагын бер иптәше белән дрон һөҗүме астында калган. Соңгы сулышын алганда гына, рация аша егетләргә үзенең яратуы турында әйтеп калдырган. Иремне яу кырыннан алып чыккан егетләрне табып рәхмәт әйтәсем килә. Шул хыялым калды. Үтәлер дип ышанам, - ди Гөлнур. – Өчесен үткәргән көнне янә төшемә керде, шундый матур иде. хәрби киемнән, чәчләре үскән. Елмаеп кына тора, өйдәгеләрне бөтенесен кочаклап чыкты. Шуннан соң бер кат өйне әйләнеп чыкты. Ә мин үзем елыйм, үзем елмаям, нишләп киттең дигән соравыма да: «Миңа монда рәхәт», диде. Шулкадәр тилмергән икән, өйдән чыгып артыннан бара башлаган идем. «Минем белән барма, синең вакытың җитмәгән әле», диде. Раятка бик рәхмәтле, аның янында мәхәббәтнең ни икәнен белдем. Гомерем буена аны күңелемнең түрендә саклаячакмын.
Гөлия Насыйбуллина, Раятның кече сеңлесе.
–Олы абыебыз Ринат 1988 елгы, Раят 1990елгы, мин 1997 елда туганмын. Әтиебез тумыштан авыру булганга өйдә генә булды. Әнием Гөлназирә савымчы булып эшләде, Әни гел эштә, ә әтиебез оста балта остасы, үзе авырса да, барыбер шабашкага йөреп торды. Өчебез дә әрләшсәк, сүзгә килсәк тә, дус-тату, бердәм булып үстек, мин аларның җылы кочагы астында булдым. Яклау табып үстем. Абыйларым бар дип горурланып йөрдем. Без өчебез дә һөнәребез буенча укытучы, олы абыемАрчада футбол буенча тренер булып эшли.
Раят абыйның мобилизациягә эләгүе, әтиебезнең яман чир белән интегүе гаилә өчен зур сынау булды. Без гаиләбез белән сыналдык. Инде килеп Раят абыйның мәңгелеккә китеп баруы безнең канатыбызны сындырды, кайчак дөньяны онытып, үксеп-үксеп елыйсы килә. Әмма якыннар, әниебез өчен алга атларга, Раяттан калган туганнан туган сеңлем һәм энемне аякка бастырырга, Гөлнурга терәк булып, ярдәмләшеп яшәргә язсын.










.jpg)


Комментарийлар
0
0
АЛЛАХ сбырлык бирсен Сезгэ.
0
0