Михаил гаилә җанлы, миһербанлы кеше булган. Гаиләсе өчен җан аткан. Булачак тормыш иптәше Елена белән алар 2018 елда танышканар. Ул вакытта Елена кибеттә эшләгән. Михаил еш кына шул кибеткә кереп йөргән, һәм һәр кергән саен кызга кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре бүләк иткән. Чын мәхәббәт шулай башланган. Аларның мөнәсәбәтләре шулкадәр самими һәм матур булган ки, 2019 елның 9 ноябрендә алар гөрләтеп туй ясаганнар.
Тиздән гаиләдә шатлыклы вакыйга кызлары Милана дөньяга килгән. Царево бистәсеннән фатир алып, матур гына яшәп ятканда аларның тормышына афәт килеп кергән. Повестка килгәндә кызларына нибары 2 яшь ярым гына булган. Михаил өчен әти-әнисе — Леонид һәм Равия тормышның иң зур терәге. Алар бик бердәм, дусларча яшәгән. Михаил үзенә аерым фатир алса да, гел әти-әнисен карап, аларга булышып яшәгән. Гаиләдә ул кечкенә бала булса да, һәркемгә терәк, таяныч булып торган. Гаделлекне яраткан, эшендә дә дөреслек булсын өчен үз фикерен алга сөрә белгән.
Алгы сызыктагы сынаулар
ЭКСПОдан башланган юл егетләрне чит якларга, ут эченә илткән. Алар кышкы салкыннарны да, зәмһәрир суыкларны да үткән. Иң авыры, әлбәттә, иптәшләрен югалту, көннәр буе сусыз интегү. Әмма нинди генә авырлыклар күрсә дә, Михаил гаиләсенә бу хакта беркайчан да сөйләмәгән.
1234нче комендант батальонында бер ел хезмәт иткәннән соң, аларны Купянск юнәлешенә җибәргәннәр. Бу фронттагы иң авыр юнәлешләрнең берсе. Һәр метр җир өчен көрәшү шулкадәр авырлык белән бирелгән аларга. Михаил иң алгы сызыкта пулеметчик булып хезмәт иткән. Анда инде артка чигенү дигән сүз юк, бары тик алга гына.
Гаиләсе, туганнары, әти-әнисе егетләргә һәрвакыт ярдәм итеп, посылкалар җибәреп торган. Михаил алгы сызыкта да егетләр белән бердәм булган. Кызларының балалар бакчасында кичә булган көнне Елена иренә фотолар җибәргән. Әмма ул аларны ачып карый алмаган... Кәрәзле телефон экранында яңа хәбәрләр килгәне күренсә дә, аларны укырлык кеше инде булмаган.
Кременная урманындагы мәхшәр
2024 елның 24 декабре. Кременная ягында хәлләр киеренкеләнгән. Михаилларны, 3-5 кешедән торган төркемне, алга таба разведкага һәм позицияләрне ныгытырга җибәргәннәр. Тик шул вакытта каршы яктагы окопларда каршы як көчләре капланып яткан. Көтмәгәндә башланган атыш, пулемет снаряды егетләрнең юлын кискән. Алар үз бурычларын соңгы сулышларына кадәр үтәп, батырларча һәлак булган. Бу хактагы кара хәбәрне Елена егетләрнең якыннары җыелган төркемнән белгән.
Дөнья асты өскә килгән. Кая шалтыратырга, кемнән ярдәм сорарга белмичә, ул үзе дә белмәгән халәттә калган. Акрынлап командирларына чыккан, бөтен кеше ярдәм итәргә тырышкан. Тик Михаил озак вакыт дәвамында «хәбәрсез югалганнар» исемлегендә йөргән. Иптәшләре аларның кайда һәлак булганын белсәләр дә, ул урынга барып керергә мөмкинлек булмаган. Каршы як бу территорияне нык контрольдә тоткан.
Комментарийлар