Яшәүнең мәгънәсе һәм төп максаты нәрсәдә?
Җирдәге тормышыбызның төп максаты — бөек Яратучыбыз Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген танып, Аның ризалыгын алырга тырышу, үзебез теләгәнчә түгел, ә Ул кушканча яшәү, ягъни Раббыбыз биргән сынаулар аша үтә-үтә, Аңа ихлас гыйбадәт кылу. Үзенең ахыргы изге китабы Коръәндә Аллаһы Тәгалә моның турында болай ди: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне алар Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен яралттым» («Зәрият» сүрәсе, 56 аять). Ә «Мүлк» («Тәбәрак») сүрәсенең 2 нче аятендә болай диелә: «Ул (Аллаһ) сезнең кайсыгыз гамәлләренә күрә күркәмрәк булуын сынар өчен үлемне һәм тереклекне (бу тормышны) бар итте».
«Ни өчен миңа төрле сынаулар килә?»
Кешегә төрле сынаулар килүнең сәбәпләре өчәү: аның иманы ныклыгын тикшерү, гөнаһларыннан пакьләү һәм рухи мәгънәдә камилләштерү. Авырлыклар кешегә Аллаһ каршындагы зәгыйфьлеген аңларга ярдәм итә, һәм үзен Аның колы итеп тоеп, Аңа догалары белән ялварырга этәрә, элекке хаталарга һәм кайбер гөнаһларга кәффәрәт була (бу дөньяда авырлык кичерү сәбәпле кешегә алар өчен ахирәттә җавап бирәсе булмый); шулай ук сынаулар килү Аллаһның бу кешегә яхшылык теләгәненә ишарә булып тора.
Аллаһы Тәгалә кешеләргә төрле сынаулар бирәчәге турында «Бәкара» сүрәсенең 155-156 аятьләрендә әйтелә: «Без, һичшиксез, сезне бераз курку белән, бераз ачлык белән, малларыгызга, җаннарыгызга һәм уңышларыгызга бераз зыян китерү белән дә сынарбыз. Сабыр итүчеләрне сөендер! (Шундый сабыр итүчеләрне) кем: „Дөрестән дә, без Аллаһныкы һәм Аңа кайтачакбыз!“ — дип әйтәләр». Ниндидер авырлык килсә, без: «Ничек түзәсе булыр инде? — дип зарланабыз...
Авыр вакытларда кеше үзенең Яратучысы — Аллаһы Тәгаләгә сыенырга тиеш. Аллаһка иң якын халәт исә ул — сәҗдә. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «(Авыр вакытта) сабырлык белән намазга мөрәҗәгать итегез. (Намаз) түбәнчелекле булмаганнар өчен генә кыендыр». «Бәкара» сүрәсенең 286 аятендә әйтелгәнне белү дә бик мөһим, ә анда болай диелә: «Аллаһ беркемгә дә көченнән килмәслек нәрсә йөкләми».
.jpg)
«Юк, бүтән түзәр хәл калмады... Нишлим?»
«Бәкара» сүрәсенең 286 аятеннән тыш «Йосыф» сүрәсенең 87 аятен дә китерергә мөмкин: «Аллаһның рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез. Һичшиксез, кәферләр генә Аллаһ рәхмәтеннән өметен өзә».
Сабыр иткән өчен миңа нәрсә була?
Ислам динендә сабырлык иң кирәкле, иң мөһим сыйфатларның берсе булып санала. Коръәндә Аллаһы Тәгалә шактый күп урында бу сыйфатны искә алып, сабыр иткән өчен кешегә бирелә торган әҗер турында да әйтә. Мәсәлән:
«Сабыр иткәннәргә бихисап әҗерләр биреләчәк» («Зүмәра» сүрәсе, 10 аять). җ«Дөрестән дә, Аллаһ сабырлар белән бергә» («Бәкара» сүрәсе, 153 аять). «Аллаһ мөэминнәрнең малларын, җаннарын (үзләренә биреләчәк) Җәннәт бәрабәренә «сатып алды». «Сабыр иткән өчен алар (Җәннәттәге) иң югары урыннар белән бүләкләнәчәк һәм анда (Җәннәттә) аларны күркәм сәламнәр белән каршы алачаклар».
«Ни өчен үзем теләгән нәрсәләргә ирешә алмыйм икән?»
Кеше хәзерге хәленә, мөмкинлекләренә һәм бу тормышны аңлавына карап нәрсәдер ниятли, нәрсәгәдер ирешергә тели. Ә Аллаһы Тәгалә Адәм баласының бөтен тормышын тулаем күрә. Икенчедән, кеше киләчәкне белмәү сәбәпле, аңа хәсрәт китерәчәк нәрсәне теләп сорарга мөмкин. «Бәкара» сүрәсенең 216 аятендә Аллаһ Раббыбыз моның турында болай ди: «Сез нәрсәнедер сөймисез (күрә алмыйсыздыр), ләкин ул сезнең өчен (хәерле) яхшылык.
Сез нәрсәнедер (үзегез өчен бик кирәкле нәрсә дип белеп) сөясездер, ләкин ул сезнең өчен (зарарлы) начарлык. Аллаһ белә, ә сез белмисез!» Шуңа күрә без теләгән нәрсәбезгә ирешә алмасак, моңа тыныч карарга кирәк: тормышыбызның нәкъ менә шушы чорында безнең өчен нәрсә файдалы һәм нәрсә зарарлы, нәрсә кирәк, ә нәрсә әлегә кирәкми Аллаһы Тәгалә яхшырак белә.

Бу тормышта кемгә таянырга, кемгә ышаныч белдерергә?
Ислам гакыйдәсе буенча бу тормышта фәкать Аллаһка гына тәвәккәлләргә ярый. Коръәндә моны раслый торган аятьләр бар, мәсәлән: «Кем Аллаһка тәвәккәл кыла, аңа шул җитә» («Талак» сүрәсе, 65 аять). «Әйт: «Миңа Аллаһ җитә! Аннан башка илаһ юк. Мин Аңа гына тәвәккәл кылам...» («Тәүбә» сүрәсе, 129 аять). «Аллаһ безгә җитә, Ул нинди яхшы Яклаучы!»... («Әлү Гыймран» сүрәсе, 173 аять).
Әмма шунысын да онытмаска кирәк: Аллаһка тәвәккәлләү берни эшләмичә кул кушырып утыруны аңлатмый. Чын хакыйкый тәвәккәлләү кешенең эш асылын аңлап гамәл кылуын да күздә тота. Мәсәлән, Аллаһка тапшыр, әмма дөяне бәйләп куй; Аллаһка тәвәккәллә, әмма даруыңны эч һәм башкалар.
.jpg)
Җан тынычлыгына ничек ирешергә?
Җан тынычлыгы Яратучыга ихлас ышану, Аның белән даими элемтә, Аның ихтыярын карусыз кабул итү һәм изге-игелекле гамәлләр кылу аша килә. Бу сорауга төп җавап «Рагыд» сүрәсенең 28 аятендә бирелә: «Дөрестән дә, Аллаһны зикер иткәндә (искә алганда) күңелләр рәхәт тынычлыкка ирешә». Шулай итеп, Коръән буенча тынычлыкка илтүче төп юллар шундый: Зикер (Аллаһны искә алу); Тәвәккүл (Аллаһка тәвәккәлләү); Сабырлык һәм намаз; Аллаһка шөкер итү, ягъни Аңа ихлас рәхмәтебезне белдерү.
Коръән ул Аллаһның инструкциясе, Кулланмасы. «Бәкара» сүрәсенең 38 аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Минем күрсәтмәләремә иярүчеләр бернинди курку да белмәс, хәсрәт тә кичермәс».
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар