16+

“Бабай, синдә ничә йөрәк соң?”

“Ай нуры” мәчетенең имам-хатыйбы Мәгъзәнур хәзрәт Яруллин 94 яшен тутырды

“Бабай, синдә ничә йөрәк соң?”

“Ай нуры” мәчетенең имам-хатыйбы Мәгъзәнур хәзрәт Яруллин 94 яшен тутырды

“Мин көн дә мәчеттә, шимбә дә, якшәмбе дә шушында булам”, – диде “Ай нуры” мәчетенең имам-хатыйбы Мәгъзәнур хәзрәт Яруллин, очрашу көнен билгелик дип шалтыраткач. 35 ел инде ул мәчеттә имам булып хезмәт итә. Күптән түгел, 7 ноябрьдә, 94 яшен тутырган!

– Октябрь революциясе көне бит ул. Урам буйлап флаглар күтәреп йөргән мәктәп балалары безнең өй тирәсеннән узганда олы апам йөгереп чыгып, сөенче, бездә малай туды, дигән. Мин гаиләдә төпчек – алтынчы бала, – дип шул көнне искә алудан башлады Мәгъзәнур хәзрәт сүзне. – Тумышым белән Саба районының Тенеки авылыннан. Белмәгән кеше юктыр – безнең Тенеки данлыклы көмешчеләр авылы. Авылда дүрт класслы мәктәп иде. Мин укырга кергәнче үк абыйдан латин язуын өйрәнгән идем. Беренче класска барам дигәндә генә, латинны кириллицага алыштырдылар. Мин ул язуны белмим, дип, киреләнеп берничә ай укырга йөрмәдем. Аннары ничектер барып кердем мәктәпкә, Гафифә апа бик йомшак кына эндәшеп, карандаш белән кәгазьне дә үзем бирәм, монда бит белмәгәнне өйрәтәләр дигәч, укый башладым. 

Замандашлары кебек үк, тормыш арбасына ул 12 яшьтән үк җигелгән. 1943 елны Мулланур абыйсы сугышка киткәч, аның атын кечкенә Мәгъзәнурга бирәләр. 
– Ни җигә, ни туара белмим атны. Баштарак йә әни, йә апа булыша иде. Үзәкләргә үтте ул сугыш ачылары. Әти сугыш башланганчы ук үлде, абый 1945 елны Латвиядә танкта янып үлде. Сугыш еллары әле дә йөрәктә. Елау-үксү, югалту ачылары, ятимлек. Искә дә аласы килми. Әле тагын салым дигән нәрсә уйлап чыгардылар: 40 килограмм ит,  3,5 центнер бәрәңге, 100 данә йомырка, әле сарыгың булса, аның йоны да. Ә без бер кәҗә тотабыз. Болай булмый дип, Казанга апалар янына китәргә уйладым, – дип сөйли хәзрәт. –  Паспортны ялынып-ялварып, көчкә юнәттем. Анда исә, бер яшькә яшәртеп, 1931 ел урынына 1932 ел дип язганнар. 18 яшең тулмаган дип, силикат заводына алмадылар. Минем фамилиям – Яруллин, ә апаның кайнатасының исеме – Ярулла. Кайгырма, улым дип әйтермен, Ярулла икән Ярулла, тикшереп тормаслар дип, торак идарәсенә алып китте. Ул вакытта русча белмим, Ярулла кода нәрсәдер сөйләде дә, 14 нче трестка юллама бирделәр, анда слесарь итеп алдылар. 1951 елда армиягә китеп, өч ел хезмәт итеп кайткач, 22 нче заводка урнаштым. Аллаһның рәхмәте белән, апаларга кунакка килгән Сания исемле кыз белән бер-беребезне ошатышып, тиз генә өйләнешеп тә куйдык. Әмма Аллаһы Тәгалә безгә бала бирмәде. Нишләтәсең, язмыштан узмыш юк, нәсел бетәргә бер сәбәп булгандыр. Барысы да Аллаһның рәхмәте.   

Мәгъзәнур хәзрәт әле дә карчыгы Сания әби белән пар канат булып яшәп яталар. Сания әбигә тиздән 96 яшь тула. “Озын гомерле булуыбыз да, бергә матур итеп яшәвебезнең дә сере – сабыр булуда”, – ди әңгәмәдәшем. 
Булачак хатыны белән танышуга Аллаһның ярдәме белән апалары этәргеч булса, намазга басуына танышы Зиннәтулла хәзрәт сәбәпче булган.

– “Мәгъзәнур, без намаз укый башладык, эчмисең, тәмәке тартмыйсың, әйдә син дә бас намазга”, – ди бу. “Минем баштан шайтан китмәгән әле” дип китеп бардым. Аннары Караваево бистәсендә мәчет салына дигәнне ишетеп, җомга көнне бер хезмәттәшем белән шунда киттек. Зиннәтулла абый да килгән иде. Килдеңме дип, кулыма гарәп хәрефләре язылган китапчык тоттырып, бер атна вакыт сиңа, өйрәнеп кил, диде. Гарәп хәрефләре миңа азмы-күпме таныш иде, апа Ерак Көнчыгыштан хатларны иске имля белән яза иде. Язуны танымагач, Бауман урамындагы китап кибетенә барып, дүрт тиенлек брошюра алып, хаттагы хәрефләрне китаптагылар белән чагыштыра-чагыштыра иске татар язуын өйрәндем. Вакыты җиткән булган, күрәсең, мәчеткә йөреп, Вафа исемле хәзрәттән Коръән укырга өйрәндем. 1985 еллар иде бу. Ул вакытта хәзерге кебек дини китаплар бик юк, тегеннән-моннан табыштырып укый идек. Бер үкенеч бар: әни, исән вакытымда, улым, намаз укыганыңны күрмәм, ахры, дия иде. Кызганыч, аныңча басып өлгермәдем. Ә менә хатыным Сания миннән соң басты намазга. “Син укыйсың да бит, аның савабы миңа да булмый, үзеңә генә, мин дә тырышырга тиеш”, – дип, ул да абыстайга йөри башлады. Шөкер, икебез дә намазда, үз җаебыз белән яшәп ятабыз. Нишләп Аллаһ шулай озак яшәтә икән дип тә сөйләшеп куябыз. Аллаһтан узып булмый, биргән гомерне яшибез, – ди 94 яшьлек хәзрәт.

Мәдрәсәдә укуы ярап тора, 1985 елны операциядән соң шифаханәгә баргач, бертөркем бабайлар, түбәтәйдән йөргәненә игътибар итеп, намаз укыйсыңмы, дип кызыксыналар, намазда икәнен белгәч, җомга көнне азан әйтергә чакыралар. Кыенсынып кына ризалыгын биреп, намазда имам була. 
Биш ел укыганнан соң, аны “Болгар” мәчетенә чакыралар. Кассир була, мөгаллимнәр юкта дәресләр бирә. Әмма дини белеме турында дипломы булмагач, дәресләрне тулысынча аңа бирмиләр. Шуннан төзелеп килә торган хәзерге “Казан нуры” мәчетенә бара. Анда эшләү дәверендә дини эшчәнлек алып бару хокукы турында таныклык ала. Шуннан Воровский урамында “Сөембикә” дигән мәчет төзеләчәк дигән сүз тарала. Әмма сүздә генә кала. Ул тирәдә мәчет булмагач, бертөркем бабайлар, рөхсәт сорап, хәзерге намазны “Ай нуры” мәчете урнашкан подвалда укый башлыйлар. Чиратлашып кизү дә торырга тиеш булалар. Әмма бетон идәнле, җылытылмый торган бүлмәдә утырып булмаслык салкын. Күрше бүлмәләрдә торак идарәсе, он капчыклары саклана торган склад, антисептик җитештерә торган оешма булган. Алар киткәч, бушаган бер бүлмә мәчетнеке була барган.

Үз көчләре белән җыештырып, җылытып, ремонт ясап куялар. “Акча белән булышмадык, пенсиям әйбәт иде. Танышлар ярдәме белән очлап чыктык. Мондый эшкә алынгач, тәвәккәллегемне күреп, бабай, синдә ничә йөрәк соң, дип сораучылар да булды. Маңгайны тишеп чыгып китүчеләр дә булды. 2010 елларда бу тирәдә эчкечеләр җыела иде. Танышлары белән монда да кереп сөйләшеп утыралар. Бервакыт, иртәгә гает була дигән көнне, мәчеттә ялгызым гына булганда, озын гына буйлы берсе кереп, өстәлдәге сәдака акчасы салынган стаканны үрелеп алып чыгып йөгерәсе иде, мин эләктереп калдым. 70тән өстә генә бит, яшь әле мин, ябыштым тегенәргә, – дип көлә хәзрәт. – Ычкынып китә алмагач, шул стакан белән маңгаема кундырды. Иртәгә гает, тагын сукса, яшәмәслек итәр дип, ычкындырдым моны. Йөгереп чыгып китте. Биш литрлы самавырны да, җылыткычны да урлап чыгып киттеләр”. 

Бүгенге көндә мәчеткә җомга намазына 30-40 лап кеше йөри. Коръән укырга өйрәтү дәресләре үтә. Бер генә көн дә килми калмый хәзрәт, көн дә шушында мәчеттә. “Җиде айлап кына булмадым, шул вакыт эчендә дүрт операция кичердем. Савыгып чыгуга, йөгереп килдем. Кеше килеп намаз укыган, дәресләр алган саен, миңа да әз-әзләп савабы килеп торыр”, – ди Мәгъзәнур хәзрәт Яруллин, уены-чынын бергә кушып.  
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

21

1

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading