16+

Баласын югалткан әни тарихы. “Терелер дип уйлаган идек, 2 ай эчендә китеп тә барды”

Аның урманнан кайтып килеше иде.

Баласын югалткан әни тарихы. “Терелер дип уйлаган идек, 2 ай эчендә китеп тә барды”

Аның урманнан кайтып килеше иде.

Гөмбәгә ымсынып барган идем, таба алмадым, ачуымнан кәрҗинемне дә алып кайтып тормадым, агач төбенә генә атып калдырдым, иртәгә тагын барып эзләнермен әле, диюе белән генә дә таң калдырды мине Рәйхана апа. 

Ятимлек...
Мамадыш районының Шәдче авылында гомер итә ул. Сугыш чоры баласы – 85 яшь үзенә. Яшьләрдән калышасы килмичә, дөнья яменә күмелеп яши белә! Гөмбәгә баруы да кирәклектән түгел, урман һавасын сулап, җанына тансык рәхәтлекне тоясы килгәнлектән чыршылыкка йомышы төшкән. Җыеп, кышкылыкка дип эшкәртеп куйган гөмбәсе дә әз түгел, үзе шуларны ашаса икән әле, күчтәнәчкә генә өләшә. 

– Сабыйдан ятим калганга да әлегәчә ун бармагым белән тырнашып яшәргә өйрәнгән мин. Юкны бар итәр өчен дә йөрмим, өйдә генә торсаң, буыннар ката, урман юлы – бер хәрәкәт, – ди Рәйхана апа Хөсәенова. 
Авыр елларның бар михнәтен татып, түбәннән күтәрелгән буын ул. Әтисен беренче көннән үк сугышка алалар. Авыл капкасыннан чыгып киткәндә Фәләхетдин абзыйның кызларын соңгы мәртәбә кочагына алып яратуын төпчеге, әлбәттә, хәтерләми. Шул көннән соң әллә ни күп вакыт та үтми, илгә ябырылган ачлык, бала имезгән әнисен дә хәлсезләндерә. Ә хәлсез тәнне исә икенче явыз үз ятьмәсенә эләктерә – чирләп китә. 

– Хөсникамилә исемле иде мәрхүмә әнием, 33 яшендә кара сары авыруыннан китеп барды дип сөйләгәннәре хәтеремдә. Нинди авыру булгандыр ул, мин сабый гына бит – 1 яшь тә ике генә айлык бала. Әнине күмгәнче бер төн өйдә саклаганнар, мин барам да әнине имеп киләм икән. Тимә әнигә, йокласын, дип тә әйтеп карадым, дип сөйли иде Сания апа, ләкин мине әнидән тартып алырга берәүнең дә кулы күтәрелмәгән. Ач бит ул чакта... Әнине җирләгәч, апаны ятимнәр йортына биргәннәр. Өчәү булганбыз, беребез үлгән. Мине җиңги алып калган, ябык булгач, үләр дип уйлаган. Бераздан апаны да барып алдылар, эшкә кеше кирәк! Җиңгинең кызы бар иде, миннән берничә яшькә генә олы, җиңгине тәтәй-әни дип әйткәнгә, синең әниең түгел ул, дип, борып чеметкәне хәтердә. Авыртуы! Тәнем генә түгел, җаным да авырткандыр инде ул чакта, гел каксыннар әле... Шуны уйлыйм, кабер казырга да ирләр булмаган чак авылда, бала-чагалар каберне дә сай казыганнар, – дип сөйли Рәйхана апа. 

Михнәтле балачак тагын да кыенрак юлга алып чыга – яшүсмер сеңлесен ияртеп, Сания апа үзләренең буш торган өйләренә күченә. Уфалла арбасын тартып печән, утын юнәтүләр, кешегә ияреп, җиләк, шомырт җыярга йөрүләре...

– Шомырт җыйган чакта, агач башыннан егылып төшеп, апа кулын сындырды. 8 җиреннән сынган иде. Аны кем хастаханәгә алып баргандыр, хәтерләмим дә, тегендә кисәргә дигән сүз чыккан бит. Апа кулын бирмәгән. Авырлык белән булса да сөяге ялганды, ләкин кулы елга дулкыны кебек, кәкре-бөкре калды. Алай да тырышып эшләде, кешегә сер бирмәде, – ди Рәйхана апа.

Ир бирмәк – җан бирмәк
Мәктәпне тәмамлаган көннең иртәгәсен үк Шәмәк авылы клубына мөдир итеп билгеләнә. Бик матур җырлый кыз! Фоат исемле егет белән танышып, тормыш корып җибәрәләр.

– Әти-әнисе тигез иде, заманына күрә нык тормышлы, шуңа да аларның үзләренә тиң кызны килен итеп төшерәселәре килгәндер дә... Ишле гаиләгә тугызынчы кашык булып кердем. Кагуларыннан сабырлыклар төкәнмәсә, кайтып китмәс идем дә... Фоат минем арттан күченеп килде. Ике бала таптым – Азат белән Марат, – ди әңгәмәдәшем.

Ләкин тормышлар кителер өчен әллә ни күп кирәкми. Буыннар авыртуы белән интеккән ирен, үгетләп диярлек шифаханәгә җибәрә ул. Ишетә – ире сөяркә сөя... Тез астына китереп суккан яман хәбәрдән хатын аңын җуя. Ир бирмәк җан бирмәккә тиң газаплы икәнлеген дә шул чакта аңлый ул.

– Үзеннән алда хәбәре кайтып керде авылга. Барып, иреңнең якасыннан җилтерәтеп алып кайт, диделәр миңа. Балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә кергән идем. Укырга җибәрделәр. Юк, ир артыннан йөрсәм белемсез дә, ирсез дә калырмын, ә минем әле яшисем бар, дидем. Күңелемне укуга салдым, – ди Рәйхана апа. – Шифаханәдән ул өйгә кайтып та тормады, миндә калган киемнәрен дә алмады. Аның белән дә тормаган, аерылган. Үлгән хәбәрен ишеттек, гомере ничек үткәргәндер, белмим. 

Берничә елдан соң аны балалар бакчасы мөдире вазыйфасына йөклиләр. Тырышып, үз эшен яратып эшли ул. Хәтта лаеклы елга чыккач та эштән җибәрәсе килмәүләре, аның намуслы хезмәте турында сөйли.

“Аңсыз яткач, күзен ачты...”
Ике баласын сыңар күтәрә ул. Балалар да аңлый, әти дигән сүзне әйтүдән бизәләр. 
– Азатым Мамадышка төпләнгән иде. Кирпеч заводында эшләде. Йорты склад янында гына иде, минем дә аларга күченеп яшәгән чак. Йөрүчән иде балакаем, эше бетсә урам әйләнеп, тирә-юньне күзәтебрәк торыр иде. Склад төбенә машина килеп туктаганын күргән дә, яннарына барган. Берсе безнең туган да әле, складтан әйбер урлап төяп яткан чакларында тотылгач, Азатны әләкләр диптерме, читкә алып китеп, үтергәнче кыйнаганнар. Үлде дип киткәннәр инде. Ыңгыраша-ыңгыраша, каравылчы янына кадәр шуышып кайткан мескенкәем. Күпме вакыт аңсыз яткач, күзен ачты. Кемнәр эшләгәнен дә әйтергә өлгерде. Терелер дип уйлаган идек, 2 ай эчендә хәле авыраеп, китеп тә барды. 32 яшендә генә иде. Эшне зурга җибәрмәдек, балаларына зыян салмасыннар дип курыктык. Азатны авыл зиратына җирләгәч, мин дә йортым биген кабат ачып кердем, – ди Рәйхана апа.  
Менә шул көннән соң аның йортына сагыш эленгән. Баланы югалту хәсрәтеннән дә авыры юк икән ди ул. 

Марат улы Йошкар-Ола шәһәрендә яши. Югары белем алган, тормыш корган, инде аның да балалары төп оядан канат очырган. Хәләле белән атна саен туган нигезенә кайта ул. Газиз әнисенә булдыра алган кадәр кадер-хөрмәт күрсәтергә тырыша. Үзләренә алып китәргә теләсә дә, Рәйхана апа әлегәчә ризалашмый тилмертә.  Сүз дә юк, үз өендә – үз көе. Ә тормышыннан, бүгенге көненнән бик тә канәгать Рәйхана апа. 7 онык әбисе киленнәренең ипле тәрбиясендә, улы кадерендә, саулыгы да бер көе генә, көндәлек гыйбадәтендә – менә шунысы сөендерә.  

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

34

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading