16+

«Бәлки аның янына китәр вакытым якынлашадыр»

101 яшьлеген каршылаучы Асия апа белән күрештек.

«Бәлки аның янына китәр вакытым якынлашадыр»

101 яшьлеген каршылаучы Асия апа белән күрештек.

Үз акылыңда, элеккеге куәтеңдә килеш гасыр кадәр гасырның борынына чиерт әле! Түбән Кама районының Колмакчы авылында ике йөзьяшәрнең кара-каршы күршеләр булып тату гомер итүләренә сокланып кайттык.

Күзлексез укый!

Әгәр дә ошбу җирлектә иң масштаблы каз өмәсе үтмәсә, белмим, алар белән күрешеп сөйләшүләр насыйп булыр идеме икән? Киләсе елның 29 февралендә 101 яше тулачак Асия апа Фәйзетдинованың тәвәккәллегенә исең китәр – шәхси хуҗалыкларында асралган 40 баш казны йолку өчен өмә ясады бит! Берочтан нәселен, туган-тумачаларын, авылдашларын, хәтта республика кунакларын да үз йортында кунак итте. Халкыбызның гореф-гадәтләрен барлап, аларны бар күркәмлеге белән киләчәк буынга тапшырырга теләгән йөзьяшәр максатына иреште, югары дәрәҗәдә оештырылган бәйрәм мизгелләре бүген дә күңелләрне җылыта икән, димәк, әйтер сүзе һәр җан йөрәгенә үтеп керде!

– И, сеңлем, бер телем ипигә тилмергән елларны кичкән әбиегез бит мин, өстәл тулы сый-нигъмәт барында капкага йозак элдерәмме!? Ишегалдында олы казан ботка пешә әнә, 50 литрлы самовар кайнап тора, мичтә коймак чыжлый – бер күрешү бер гомер! – ди Асия әби.

Исең китәрлек хәл – әле дә үз акылында, зирәк, таяксыз йөри, хәтта ки күзлексез укый! Килгән кунакларны ишектән үзе каршылап, йортның тоткасы булып яшәвенә, бәрәкәтле гомерләрдән уңуына куанып туймаслык.

– Бер көнне балалар, әби, син бит җир йөзендә 37 меңгә якын көн яшәгәнсең, диләр. Ышанмадым! Ул кадәр гомерне, чынлыкта, яшәмәгән дә кебек. Элек авыл өстендәге Коръән ашларына йөргәндә, чордашлар, үлсәк тә риза инде, бик озак яшәдек, диләр иде. Ә мин әле яшәп туймадым, 100 яшемне үтсәм дә ул сүзне әйтә алмыйм, – ди ак әби.

Әмма бер гасырлык еллар агышы үз “бүләге”н биргән – колакларының ишетү сәләтен киметкән. Бик кычкырып әйткәндә дә чак ишетә ул сине. Шуңа да аның өчен күпчелек я килене Вәсилә, я улы Зиннур сөйли. Шулай да язмышына рәхмәт укый, бу тормышны бик яратып яши диләр үзен.

– Кайгылардан саулыгы какшады шул әнинең. 7 баласының икесе гүр иясе. Әле дә юклыклары белән килешми, – ди Зиннур абый.

Асия апаның гасыр сынаулары балачагыннан бирле озата килә. 1925 елда, илне ачлык гаҗизләндергән чакта туа ул. 3 балалы гаиләдә ашау-эчүләр такы-токыга калса да, әнисе Нурия апа белән әтисе Хәнәфи абый Мәҗитовлар, ул заман өчен авылда укымышлы кешеләрдән саналганлыктан, балаларын белемле итәргә тырышалар. Өйдә укырга-язарга, шул нисбәттән эшкә дә өйрәтеп үстерәләр.

– 8 яшем тулгач укырга кердем. И, өс-баш мактанырлык түгел иде инде. Ямаштырып кисәк тә, әнинең чисталыгы зур иде. Авылдагы 4 еллык башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 12 чакрым ераклыктагы Зирекле авылындагы җидееллык мәктәпкә чыгып киттем. Җәяү барабыз, елга, тау, урман чыгасы – курку белмәгәнбез. Әле бит аркадагы биштәрдә атналык ризык. И, нәрсә биреп җибәрсеннәр инде, түгәрәк калачның яртысын тау башына җиткәч утырып ашый идек... – ди ул.

Ә мәктәптән бушаган ялларда аны эш көтеп тора – колхоз эше. Әле син җитлегеп тә бетмәгән димиләр, кыр эшләренә кушалар. Менә шунда ачлы-туклы беләк ныгыта ул. Уңганлык дигәне ерактан балкыган алтын тәңкә сыман, әллә кайдан күренә, Асия апаның да булдыклылыгын тиз шәйлиләр – «Интернационал» колхозында кырчылык бригадиры итеп куялар...

Данлый белделәр

Эш артыннан эш сөеп, бер чама яшәгән чакта илдә сугыш башлана, тормышлар кабаттан авырлаша. Авылда ирләр калмаганлыктан, Асия апа ямансулап басып торган тракторга барып ябыша. Кул хезмәте белән генә җитешеп булмый, үзем денгә кертәм бу тимер атны ди дә, җен көчләре белән рычагын тартып та җибәрә. Куәт белән тәвәккәллек кенә җитми дип, кыю кызны тракторчы һөнәрен үзләштерү өчен, Зирекле МТСына жибәрәләр. Шәп тракторчы булып кайтып төшә ул. Иптәш кызы Шәмсегаян белән көне-төне кырда тракторда эшлиләр. Тагын да шул утлыгы өчен аны әле тракторчылар бригадиры итеп тә билгелиләр, кырларны җиренә җиткереп тәрбияләү, шулай итеп, тулысынча аның өстенә йөкләнә.

– Бер җиккән атны гел җигәләр сеңлем, әле шул ук вакытта мине  хисапчы да иттеләр. Ярый, хезмәтем өчен мактый, данлый да белделәр –  медаль арты медаль белән бүләкләделәр, – ди йөзьяшәр.

Ләкин еллар авырлыгы җилкәләргә өстәмә йөкләр өйсә дә, күңелгә көтмәгәндә яз исе килеп керә. Сугыштан соң, төгәлрәге, 1949 елны Колмакчы авылына урман кисәргә җибәрелгән Мансур Хәйдәр улы Фәйзетдиновның яшь укытучы кыз Асиягә күзе төшә.

– Мине Аллаһы гомерем буе зурлады. Хисапчы булып эшләдем дидем бит әле, анысын булдыргач, монысы да хәлеңнән килә дип, укытучы булып эшләргә кыстый башладылар. Ризалаштым инде, хөкүмәт кешесе эш кушса да шахтада төшеп эшләргә дә күнә торган буын бит без. Чистайга барып, педучилищеда укыдым. Әле анда бер авылга эшкә дә җибәргәннәр иде, озак эшләмәдем, авылга кайттым. Мансур белән танышкач, озакка сузмадык, туй ясадык. Күпме генә вакыт үтте икән, Мансур абыегызны армиягә алмасыннармы! 4 ел хезмәт итте, – ди ул.

Армия сафларыннан кайткач исә Мансур абыйны Казан ветеринария техникумына укырга җибәрәләр. Гаилә башлыгы 4 ел буе көндезге бүлектә укый.

– Укуын бетергәч, аны Чистай башкарма комитетына эшкә җибәрделәр. Аннары партия кушуы буенча, Чистай районының төрле авылларында колхоз председателе, баш зоотехник, мал табибы булып та эшләде ул. 1967 елда үзебезнең авылга кайттык. Мансур баш зоотехник эшенә генә җиңелгән иде читтән торып, институтка укырга керде. Тагын ир укыттым. Институт бетергәч, Мансур аяктан егылып китәрлек сүз әйтте, авылдан китик, ди. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам, кулымда авыл балалары, күземә әти-әниләр карап тора, ризалашмадым. Бәхет – туган җирдә генә табыла, ди иде әти, аның сүзен атлап чыкмадым. Мансур аңлады. Гаиләне дә таркатмады, Колмакчыдан да кузгалмады, – ди Асия әби. – 1982 елда ул мәңгелеккә китеп барды, үпкәләрендә яман шеш иде. Бәлки минем дә аның янына китәр вакытым якынлашадыр, шулай да яшисем килә әле, яшисем килә!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading