Күз яшьләренең дә ачысы һәм төчесе була икән. Шатлыктан, сагынудан тамып, яңакны назлап уза торганы бер булса, үзәкләрне өзеп, йөрәкне яндырып, күңелне күмер итеп калдыра торганы бөтенләй икенче.
Әлки районының Әхмәт авылында яшәүче Мөнәвәрә апа Шәвәлиева бүген шул күз яшьләренең иң ачысын татый. Аның күзләрендә — берьюлы ике зур югалтуның төпсез сагышы. Махсус хәрби операциядән кайтмый калган батыр улы Радикның якты истәлеге һәм хәбәрсез югалган бертуган энесе Илнарны өзелеп көтү газабы.
Икмәк тәме һәм елый-елый юылган сепаратор
Адәм баласының язмышы әллә кайчан, күкләрдә үк язылып куела, диләр. Мөнәвәрә апаның да тормыш юлы сикәлтәсез генә булмый. 1963 елның кышында Әхмәт авылында, сигез балалы зур гаиләдә дөньяга килгән кыз кечкенәдән хезмәттә чыныгып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга пешекче-кондитерлыкка укырга керә, Мәскәүләрдә стажировкалар үтеп, хезмәт юлын башлый. Тик туган авыл үзенә тарта — 1986 елда ул Әхмәткә кайтып, күрше егете Ринатка кияүгә чыга.
Матур, тигез гаилә булып, өч малай үстерәләр. Туксанынчы елларның иң авыр, колхозлар хезмәт хакын унар ел түләмәгән вакытлары. Өйдә кызлар булмагач, бөтен вак-төяк эш, ашарга пешерү малайлар җилкәсенә төшә.
— Көн саен сепаратордан сөт аертабыз. Шуны юарга кирәк. Әле ул майлы, шуны юа-юа көч-хәле беткән улымның елый-елый күзләрен сөрткән чаклары хәтердә, — дип искә ала Мөнәвәрә апа. — Акча юк, кибеттән тәм-том алып булмый. Безнең балаларның иң тәмле десерты — мин мичтә салган кайнар икмәк белән үзләре тарткан шул каймак иде. Печәнен дә бергәләп чаптылар. Буйлары сәнәк буе гына булсалар да, әтиләренә ияреп эшкә йөрделәр.
Илнар Сафин «Ул вакыттагы яшьләр шатлыклы булган икән...»
Шул хезмәттә чыныгып үскән өлкән уллары Радик иртә өлгерә. Алтынчы сыйныфта укыганда ук сәхнәгә менеп, авыл тормышыннан төрле кызыклы хәлләрне мәзәк итеп сөйләп, халыкны көлдерә башлый. Бүген аны «стендап» дип атыйлар, ә ул вакытта Радик иске чаршаулардан киемнәр тегеп, һиндча биюләр өйрәнеп, авылның чын йолдызына әверелә.
Авыл малае өчен сәеррәк тоелса да, хыялына хыянат итми ул — унбиш яше дә тулмаган килеш театр училищесына керергә дип Казанга, аннары Чаллыга юл тота.
— Улымны үзем Чаллыга илттем. «Өстәмә артист булып эшли», — диделәр дә, мин елыйм да елыйм. «Бала бит әле, кечкенә, буе да җитмәгән», — дим. Анда эшләүче кызлар: «Ник елыйсыз, без дә шулай килдек бит, кыерсытмыйбыз», — дип тынычландырдылар. Зур автобуста кайтканда дүрт сәгать буе коеп яңгыр яуды, минем дә күздән яшь туктамады. Баксаң, ул күз яшьләрем татлы, шатлыклы булган икән бит... Хәзергеләре йөрәкне әрнетеп, күңелне яндырып чыга, — ди ана, авыр уфтанып.
Радик Чаллыда курчак театрында эшли, сессияләргә Казанга йөреп укый. Соңрак, гаилә корып, балалар тугач, театрда эшләп кенә тамак туйдырып булмаганын аңлап, төзелешкә, аннары Казанда зур тракторга эшкә күчә. Үзенең мәхәббәтен — Арча кызы Нурдидәне очратып, Осиново бистәсендә матур гына оя коралар.
Яраткан эше бар, ипотекага алган якты фатирлары, кадерле хатыны, кечкенә кызлары үсеп килә, икенчесен көтәләр... Яңа ел төнендә Әхмәт авылы клубында Мөнәвәрә апа белән Радик, халык алдында сәхнә тотып, бергәләп бииләр — икенче сабыйның җенесен белү (гендер-пати) шатлыгын шулай уртаклашалар. Берсе дә уйламый бит ул чакта: бу Радикның туган авылы сәхнәсендә соңгы биюе, соңгы елмаюы булачагын.
Радик Шәвәлиев Икесе ике яктан китәләр...
2025 елның язы Шәвәлиевлар гаиләсе өстенә кара болыт булып ябырыла. 14 февраль көнне Мөнәвәрә апаның төпчек энесе, Чечняда хезмәт итеп кайткан 44 яшьлек Илнар («Седой» позывнойлы) махсус хәрби операциягә китә. Арадан 40 көн узуга, 24 март көнне 39 яшьлек Радик та («Раджа») иле өчен хезмәт итәргә дигән карарга килә.
— Илнар энемә дә, Радик улымны да бик каты үгетләдем. «Кире кайт уеңнан», — дидем. Радикка тезләнеп кенә сорамадым. Иптәш малайлары аша да, зур дуслары аша да йогынты ясап карадык. Киленем елый. Ни булды сиңа, хатының икенчегә көмәнле бит, дим. Юк, тыңламадылар. Ул белән абый, хәтта, бер-берсенең фронтка киткәнен белми дә калды, — ди Мөнәвәрә апа.
Кечкенә кызлары тугач, Радик ялга кайтып китәргә өлгерә. Шул вакытта хатыны Нурдидәне хастаханәгә салалар, ике яшь тә тулмаган олы кызлары әбисе белән кала. Ялдан соң, Радик яңадан ут эченә керә.
Шуннан башлана ананың төн йокыларын качырган, һәр шалтырауга йөрәген жу иттереп куйган шомлы көтү. 22 июльдә Радик соңгы тапкыр видеоэлемтәгә чыга. Ике туганына командирларның номерларын биреп калдыра. 31 июльдә исә өйгә салкын хәбәр килә — Радик хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Ә 8 августта энесе Илнарның да югалуы турында хәбәр килә...
Сентябрь башында хәрбиләр шалтыратып, Радикның киемнәрен кайтарып бирәләр. Аннары — ике тапкыр ДНК тапшыру, азаплы көтүләр һәм кара ноябрь... 30 ноябрь көнне Радикны туган авылына алып кайталар. Батырлыгы өчен аңа үлгәннән соң «Батырлык ордены» (Орден Мужества) бирелә.
«Бер-беребезгә таянып яшибез»
Бу кайгыларны ничек күтәрергә? Алтмышны узган Мөнәвәрә апа үзендә кайдан көч таба? Ул бүген дә мәктәп ашханәсендә эшли. Ялга чыгар вакыты җитсә дә, балалар янында, кешеләр арасында мәшәкатьләнеп, бераз булса да онытылып торырга тырыша. Ә өйдә аны килене Нурдидә һәм оныклары көткән.

Радик киткәч, уртанчы улының киңәше белән, Мөнәвәрә апа киленен үзенә алып кайта. Ике яшь ярымлык кызлары Рината һәм әтисе киткәннән соң дөньяга килгән сабый — бу ике хатын-кызның яшәү мәгънәсенә, бердәнбер юанычына әверелә. Ел ярым бергә яшәгәч, быел августта гына Нурдидә балалар белән Казанга, үз фатирларына күченә.
— Киленемә мең рәхмәтле мин, — ди Мөнәвәрә апа, тавышы калтырап. — Ул бик сабыр, бик мәрхәмәтле. Аңа нибары 33 яшь кенә бит әле. Ир-егет ышыгында җил-яңгыр күрмичә генә яшәргә тиешле вакыты... Дүрт елдан артык кына яшәп калдылар алар, ләкин шулкадәр матур, бәхетле булдылар. Киленем янында үрсәләнеп еласам да, аңа күрсәтмәскә тырышам. Ул да миңа яшьләрен күрсәтми. Бер-беребезгә таянып яшәдек. Көн дә видео аша сөйләшеп торабыз.

Бер кайгыны икенчесе баса диләр. Ләкин Мөнәвәрә апаның йөрәгендә икесе дә яна. Чөнки энесе Илнар да елдан артык инде хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Аны суд аша үлгән дип танырга гаиләсенең дә, туганнарының да йөрәге бармый. Күңел кушмый. «Бәлки исәндер, бәлки әсирлектәдер, өмет яшәтә...» — ди апа кеше.
- Ул һаман да телефонын кулыннан төшерми. Улының, энесенең номерларына басып-басып ала. Видеоларын карый, тавышларын тыңлый. Бәлки алырлар дип, кабат шалтырата... Әмма телефонда — бары тик тынлык кына. Тик Мөнәвәрә апаның төшләренә генә Радигы ап-ак күлмәктән, нур чәчеп кереп йөри. Әйтерсең, ул үзенең сәхнәсендә, утлар балкышында, әнисенең каршында басып тора. Яп-якты булып. Мәңгелеккә.
Комментарийлар