Яу кырындагы зоналар, курку һәм тәртип Фронтта барысы да төгәл бүленгән: кызыл зона – дошман белән 500 метр гына. Аннары сары, яшел, соры зоналар – тыл. Ак зона – Россия белән чиктәш җирлекләр.
– Яу кырындагы дисциплина – яшәү законы. Исерткеч эчемлекләр дә, зарарлы матдәләр дә юк. Тыныч халыкка, хатын-кызларга карата көч куллану катгый тыелган. Моның өчен җәза бик кырыс, – ди ул.
Бахмут: һәр адым – яшәү белән үлем арасы
Бахмут янында барган бәрелешләр (тарих битләренә ул «Бахмутская мясорубка» дип кереп калган. – автор иск.) аеруча авыр була. Углегорск ТЭЦын алу, Отрадное, Николаевка бистәләрен кулга төшерү… Һәр метр җир өчен көрәш. Соңгы яуларның берсе аеруча истә калган: каршы якның ныгытылган позициясенә керү. Алда – каршы якның дистәләгән хәрбие, эре калибрлы пулеметлар. Төнлә керәләр. Көтелмәгәндә. Егетләр яраланса да бирешмиләр. – «Зачистка»дан соң балалар бүлмәләрен күрү аеруча тетерәндерә. Китаплар, әкиятләр – безгә каршы ачу тудыру рухында. Үзаң кечкенәдән үк нәфрәт белән сугарылган, – ди элекке укытучы авыр сулап. – Һәм шуларны күргәч үз илебезнең күпмилләтле, толерант тәрбиясенең кадере аеруча аңлашыла. Без бердәм халык. Бирешми торган. Шундый көчле рухлы булуыбыз белән фронтта алга барабыз да.
Су тавышыннан да күз яшьләре
Һәр штурмчы – кыр табибы да. Кан агуны туктату, беренче ярдәм күрсәтү – мәҗбүри күнекмә. – Штурмга кергәндә жгут, бинт, ике граната, авыртуны баса торган дарулар, су алабыз, ул иң кирәге. Чөнки кайчак өч тәүлек ашамаган вакытлар була, – дип искә ала Тәлгать. – Әйтик, бер ай алгы сызыкта, анда тәнгә тузан, кан, дары исе сеңгән... Тылга чыккач бер-ике сәгать душта җебисең. Ирексездән күздән яшь ага, ягъни су тамчыларына, юына алуга да куанасың. Беренче тапкыр яраланганнан соң Светлодарда табиб ярдәмчесе булып эшләдем. «Передок»тан яралыларны китерәләр. Аларны коридорда чишендереп, янәдән җгутка салып, хирургларга тапшырам. Реанимация итеп көйләнгән бүлмәдән операция ясап чыгаралар. Шуны да әйтик, гуманитар ярдәм – аерым тема. Бигрәк тә Себер якларыннан йон оекбашлар, солдат хатлары, кәнфитләр җибәрәләр. Егетләрне яңабаштан киендереп, кулларына шул тәмнүшкәләрне тоттырасың… Ир-атлар, елый-елый, алга таба дәвалануга китә. Чөнки игътибар, җылылык – фронтта аеруча кадерле, – ди хәрби.
Бер ай буена алар кулы аша көненә 150-200шәр авыру үткән. Сменалары – 8 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр чиратлашып барган. Туктап тору юк. Светлодарда иң авыр дип саналган яралыларга УАЗда ук операция ясаган очраклар да булган.
Комментарийлар