Әниле-кызлы Зариповаларга гомер агышында шактый авырлыклар белән очрашырга туры килә.
Скопировать ссылку
Әниле-кызлы Зариповаларга гомер агышында шактый авырлыклар белән очрашырга туры килә.
Фәймә апа карынында яралган бала белән иреннән кайтып китәргә мәҗбүр була. Кызы туа. Тик кызы Флёрага да парлап балалар үстерергә насыйп булмый, 29 яшендә кечкенә балалар белән тол кала.
Балачак фаҗигасе
Сау-сәламәт булып туган Фәймә апаның язмыш бала вакытында сыный башлый. Алты айлык вакытында мич башыннан егылып төшә. Яңа туган баланы әти-әнисе балалар бакчасына бирә. Карау җитеп бетмиме, әллә башка сәбәпме, кечкенә кыз мич башыннан егылып төшә. Ул чорда хастаханәләргә йөртү юк, сабыйга бернинди ярдәм күрсәтелми. Нәтиҗәдә бер колагы чукрак кала. Кыз үсеп җитә, тормышка чыга. Тик язмыш тарафыннан кимсетелгән кыз ир йортында бәхетен тапмый. Башкалар белән чуалган ир, йөкле хатынын куып җибәрә. Ике хатында бер-бер артлы ике баласы туа. Ир Фәймәне түгел, башканы сайлый, парлы гаиләдә өч бала үсә.
Әтиледән әтисез калган кыз әби-бабай тәрбиясендә үсә. Фәймә апа колхоз эшеннән кайтып керми, сарык та карый, тавык фермасында да эшли, нинди эшкә кушсалар шунда бара. “Берәрсе эшкә чыкмаса, бригадир безгә килеп, аларның да эшләрен миңа йөкли иде”, - дип искә ала ул бүген. Каршы килә белмәгән, башын иеп эшлисе дип белгән. “Мин бәләкәй вакытта әнкәйне күрмәдем дә”, - ди кызы Флёра апа.
Кыз әтисез үссә дә, Флёраны әтисе ягыннан әбисе бу баланы бик якын итә, үзләрендә берәр атна кунак итә. “Әбиләрдә бик еш кунак була идем. Мәктәптә укыган елларымда да каникулларда алып киттеләр. Ә әти йортына барганым булмады. Алар Башкортстанда, без Татарстанда яшәсәк тә, авыллар якын иде. Әле дә хәтеремдә, әти су буеннан качып кына без яши торган авылга килә иде дә, мине чакырып чыгарып, “кызым”, дип яратып, сөеп, кире үзе яши торган авылына җәяүләп кайтып китәр иде. Кесәсеннән кайвакыт гольфы, өчпочмаклы косынкалар алып бирер иде”, – дип искә ала Флёра апа.
Алексеевскийга килеп җитәрәк, такси шоферы КамАЗ машинасын узарга чыга. Йөк машинасы уздырырга уйламый да, газына баса. Ике машина шулай куышып бара торгач, каршы якта машина пәйда була. Машиналар бәрелешеп, алты кеше утырган такси юл читенә оча. “Тизрәк чыгыгыз”, – дип кычкыра шофер. Чыгалар. Флёраның кышкы сапогилары артка карап тора. “Җизни алгы утыргычта иде, аның авызы кыйгаеп, тешләре төшеп беткән, шоферның кулы сынган, асылынып кына тора иде. Апаның баш мие селкенгән.
Узгынчы машина туктап, иң беренче мине алып киттеләр. Юлда аңымны югалтканмын. “Миленький, потерпи”, – дип нашатырь спирты иснәтеп, бер таныш булмаган ир кулларына күтәреп Алексеевск район хастаханәсенә кертеп куйды. Соңыннан бу хәлләрне искә алганда апа, әллә ничә машинаны туктаттык, ник берсе хастаханәгә алып барырга риза булсын, диде. Җизнине канга баткан ул, алмыйбыз, дигәннәр. Бары бер мәрхәмәтлесе алып киткән. Аннан апаны кемдер утыртып алып барган, ике кешене хастаханәгә илтүче дә булмаган”, – дип искә ала Флёра апа.
Флёраның нинди хәлдә икәнен күреп, хастаханәдәгеләр вертолёт чакыртырга, аягын кисәргә кирәк, дип сөйләнә башлыйлар. Шунда бер хирург керә дә, аяк кисәргә беркайчан да соң түгел, яшь кеше, без аны дәвалап карыйк, аннан хәл итәрбез, ди. Бу вакытта аңа 27 яшь була. Гәүдәсен гер белән тарттырып куйган килеш, өч ай буе кыймылдамыйча түшәмгә карап ята. Ике кечкенә бала белән калган ире, атна саен хатынының хәлен белергә хастаханәгә йөри.
- Ирем эшләде дә, балаларны да карады, минем яныма да йөрде. Каенанам ике баланы үзем карап торам дисә дә, Касыйм бирмәде. Үзем карыйм, Флёра да юк, балалар да булмаса мин нәрсә эшлим, дип ике кечкенә баланы өч ай буе карады. Бу вакытта балаларыбызның берсенә - алты, икенчесенә ике яшь иде.
Комментарийлар