«Картаеп каткач, буыннар эш белү уңайсыз ул», – дип кисәткән сөекле Тукаебыз.
Безне балачактан эшләтеп үстерделәр. Мин беренче сыйныфны тәмамлаган елны, әнкәй таң төбеннән уятып, авылдан өч чакрым ераклыктагы Маш асты басуына ияртеп алып китте. Иртәнге алты тулып килгәндә, басу кырыена менеп җиттек. Әнкәйнең кулыма кыска саплы китмән тоттырып, очы-кырые күренмәгән чөгендер буразнасына, үзе янәшәсенә бастырып куюы әлегәчә хәтеремдә.
Чүп үләннәрен ничек чабып өзәргә, нәни чөгендер кәлшәләренең арасын күпме калдырып сирәкләргә кирәклеген аңлатып, эшләп күрсәтеп бирде дә, җитез хәрәкәтләр белән үз буразналарын китмәнләп, тузан очыртып, алга таба китеп барды. Кырыс холыклы, таләпчән әнкәйдән калышмаска тырышып, манма суга төшкәнемне, аның шелтәле күз карашына юлыкмас өчен җан-фәрманга тырышуымны гомергә дә онытасым юк.
Ныгып җитмәгән беләкләр белән яздан көзгәчә арба тартып, мал-туарга үлән җыйдык. Усал урман каравылчысыннан кача-поса, салкын кыш буе мичкә ягып чыгарга җитәрлек итеп, корыган ботаклар ташыдык. Өйдә ир-ат булмаганга күрә, ишле маллар астын җыештыру, тирес, кар түгү, утын яру, яшелчә һәм өй артындагы бәрәңге бакчабызны көрәк белән казып бәрәңге утырту-алу, кыр бакчасындагы мул уңышны арбага төяп ташып, базга салу кебек авыр эшләргә балалыктан чыкканчы ук җигелергә туры килде.
Ундүрт яшем тулуга, биш кешелек гаиләнең керен юуны тулысынча миңа ышанып тапшырдылар. Кичтән казанга көл иләп салып, кайнатып селтеле су ясап, нык пычранган киемнәрне озын ләгәнгә җебетергә салып калдыра идем. Иртүк инештән су ташып, учак ягып, казан астында су җылыту, бер олау керне кулдан юу, Югары Кошмандагы мул сулы чишмәгә хәтле күтәреп менеп, улакта чайкап алып кайтып, бауларга элеп чыгу чандыр гәүдәле, нечкә беләкле үсмергә бер дә җиңел түгел иде. Шулай да зарланмадым.
Уңыш өлгергән мәлдә, авылдашлар белән бергәләп басуда борчак, люцерна чабуыбыз, урак өстендә келәт янына төнге сменага эшкә баруыбыз, авыр хезмәт булса да, бик күңелле иде. Җәй буе эшкәрткән гектарлы чөгендерне карлы яңгыр астында туңа-күшегә күч төбендә кисеп, төнлә машинага төяп иза чигүләребезне онытырлык түгел. Әтиле яшьтәшләремнең басудан атка утырып кайтып китүенә кызыгып, хәтта көнләшеп, ятимлегебезгә кимсенеп карап кала идем.
Эштән кайтканда, җәен җилкәбездә чи үлән көлтәсе, көзен чөгендер яфрагы дыңгычлап тутырылган чиләк-көянтә булды. Авырлыгыннан сыгылып килсәк тә, олыларча фикер йөртеп, «туклыклы азыклар терлек симертергә бик әйбәт», – дип куандык. Бишенче сыйныфта укыганда ук сыер саварга өйрәндем. Кара көздә, дәресләрне хәзерләп бетергәч, чиләк-чиләк кабак, бәрәңге, мал чөгендере турыйбыз. Симерткән мал-туарны суеп, итләрен урнаштыргач, эшебез җиңеләя. Дәү әнигә булышабыз: йон язабыз, җеп катабыз. Чигү чигәргә бик ярата идем.
Бу юлларны язганда, күзләремә яшь килә. Михнәттән башы чыкмаган әнкәй, әтиледән әтисез калган бичара кыз балаларын кашык буе чагыннан авыр эшкә кушканда, ни-нәрсә хакында уйлады икән? Таң әтәчләре белән уянып, караңгы төшкәнче баш күтәрми эшли идек. Спартан тәрбиясе алуның әҗерен гомер буе күрдек. Бер эштән дә курыкмый торган, тәвәккәл, чыдам холыклы, тырыш кешеләр булып җитештек. Тормышта үз урыныбызны таптык.
«Безнең килен шултиклем уңган, аны ат итеп җигәргә, сыер итеп саварга була. Ир-ат эшен дә, хатын-кызныкын да ялт иттереп эшләп куя», – дип мактый иде Шәйхулла каенатам. Бу юлларны гыйбрәт өчен яздым.
Бүгенге көндә унөч-ундүрт яшьлек үсмер кызларның үзе йоклаган урынын җыярга, үзе ашаган табак-кашыкны юып куярга, идәндәге тузанны суыртып алырга, ашка бәрәңге әрчеп салырга сәләтсезлеген күргәч, бу бичараларның киләчәген күзаллап, эчем поша, хәтта каным кыза. Үз балаларын гиперопека астына алган әниләренә хәтерем кала. Ул-кызларына яшьли хезмәт күнекмәләре бирмичә, зур ялгышлык күрсәтәләр. Аларны кирәгеннән артык иркәләгән, эшкә кушарга кызганган кыяфәт чыгарып, балаларның киләчәк тормышына зыян салуларын аңламыйлар, күрәсең.
Чыбыкны нечкә чакта бөгү уңайлы. «Картаеп каткач, буыннар эш белү уңайсыз ул», – дип кисәткән сөекле Тукаебыз. Эш рәтен белеп үсмәгән балалардан үз мәнфәгатьләрен генә алга сөрүче эгоистлар, эшлексез ялкаулар, җан көекләре формалашуын онытмыйк. Бүгенге көндә җитештерү һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәләрендәге вакантлы буш урыннар, эш эзләгән кыяфәт чыгаручы, «безработный» статусында пособиеләр алып ятучы, ялкаулар отрядын тулыландыручылар санына караганда ун-унбиш мәртәбә артыграк икәнлеген беләбез.
Гернадирдай киң җилкәле, тук йөзле, нык бәдәнле әрәмтамак бәндәләр, яше утызга җиткәнче, әти-әниләре, пенсионер әби-бабалары җилкәсен кимереп, төшкә чаклы диванда йокы симертеп ятудан, төн буе урамда киләп-сарып, юкны бушка әйләндереп йөрүдән кыенсынмый. Аларга эшнең җиңеле, әмма яхшы түләүлесе, ашның өрелесе, итнең сөяксезе, коньякның биш йолдызлысы булсын! Яшьли өйләнгәннәре дә гаилә тоткасы түгел, ә хатын имгәге.
Бу юлларны бармактан суырып язмыйм. Чыбык очы туганыбызның бердәнбер иркә кызлары Гөлкәй (исемнәр үзгәртелде – авт.), вузда түләүле бүлектә укып, экономист, бюджетта – менеджер белгечлекләрен үзләштергән иде. Ике дипломы булса да, эшкә урнашырга ашыкмады. Аның каравы чибәркәй бер гади авыл егетен «арканлады». Фатир яллап тора башладылар. Эш эзләгән кыяфәттә, озаклап киләп сарып йөргәч, бер кибеткә консультант булып урнашкан иде. Әнисенә: «Бу авырлыкка түзәр хәлем юк. Эшкә йөрергә бик ерак. Өйдән иртүк чыгып китәргә, унсигез (санарга ничек иренмәгән диген – авт. Х.Г.) тукталыш арасын трамвайда селкенеп үтәргә кирәк!» – дип зарланып, бер ай эчен дә эшен ташлап кайтты.
Авырлы булгач, ирен ияртеп, әти-әнисе өенә кайтып утырды. Эшләмәгәч, уч тутырып декрет акчалары ала алмады. Әллә моңа көенгәндер дип уйлыйсызмы? Зарарлы цехта эшләп пенсиягә чыккан әтисе, кызына ипотекага фатир сатып алып бирү өчен, янәдән заводка эшкә кереп маташкан иде, сәламәтлеге какшап, урынга егылды. Фатирга тиенделәр. Ә ипотеканы кем түләр? Эшсөймәс кызларымы? Инфантиль иреме?
Араларыннан нинди җил узгандыр, иркә кызлары бәбиен күтәреп, әти-әнисе янына кайтып кергән икән инде. Буй җиткезгән кызларын юып кия, пешереп ашый, аз гына авырлыкка да түзә, кеше көен көйли белми торган, эшлексез, җебек бәндә итеп үстергән, олыгаеп килүче, сәламәтлеккә туймаган ата-анасы бүген ике гаилә йөген тартырга, иза чигәргә мәҗбүр. Ә кем гаепле? Тирә-күршеләр, таныш-белешләр арасында буй җиткезгән ул-кызларының эшсөймәслегеннән, мәрхәмәтсезлегеннән зарланучылары күз алдыбызда. Аларны үз көнен үзе күрерлек итеп тәрбияләмичә, инфантиль, кызганыч бәндәләргә әверелдерүчеләр кемнәр соң? Бүген зар елаучы ата-аналар үзләре үк түгелме?
Ә син ничек уйлыйсың, хөрмәтле укучым!
Хәмидә Гарипова. Казан
Комментарийлар