16+

Ике тапкыр гомер биргән – тудырган һәм бөер бүләк иткән

2004 елның августы Алия Әсләмова өчен яңа тормышның башлангыч ноктасы була. Яшәү белән үлем арасында торганда, әнисе аны үз бөерен бүләк итеп коткарып кала.

Ике тапкыр гомер биргән – тудырган һәм бөер бүләк иткән

2004 елның августы Алия Әсләмова өчен яңа тормышның башлангыч ноктасы була. Яшәү белән үлем арасында торганда, әнисе аны үз бөерен бүләк итеп коткарып кала.

Шул вакытта ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән һәр мизгел өчен рәхмәтле булып яшәргә кирәклеген аңлый. Алия үзен иҗатта таба, көндәлек эшләрдән дә ләззәт табарга өйрәнә, дөньяның төрле почмакларына сәяхәт итүдән тәм таба.

Хәзерге вакытта республикабызда ел саен бөер күчереп утырту буенча йөздән артык операция үткәрелә. Ул чакта исә Татарстанда трансплантация программасы әле үсеш ала гына башлаган: тәҗрибә аз, куркынычлар зур. Әмма башка юл булмый – бу операция башкарылмаса, Алия исән калмас иде. Бөер күчереп утыртканнан соң инде егерме елдан артык вакыт узган, ул актив, тулыканлы тормыш белән яши: спорт белән шөгыльләнә, иҗат итә һәм үзен бәхетле кеше дип саный.

Кечкенә балага – зур проблемалар
Алиянең сәламәтлеге белән бәйле проблемалары үсмер чагында, 12 яшендә үк башлана. Җиңел атлетика белән шөгыльләнгән, һәрвакыт хәрәкәттә булган кыз көннәрнең берендә элек таман гына булган аяк киеме ярамавын күрә – аяклары нык шешкән була. Туган шәһәре Баулыда, аннары Казанның Республика балалар клиник хастаханәсендә үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә аңа җитди диагноз куела: бөер ялкынсынуы – гломерулонефрит.

Катлаулы һәм дәвамлы дәвалану узарга туры килә. Зур дозада гормональ препаратлар, айлар буе хастаханә диварларыннан башкасын күрмәү... Аннары Мәскәүгә – Педиатрия институты белгечләренә барып тикшеренү. Анда тагын да көчлерәк терапия, хәтта химиопрепаратлар кулланыла. Әмма табиблар никадәр тырышса да, кызның бөере тиешенчә эшләп китә алмый. Бер мизгелдә әти-әнисенә турыдан бәреп: «Кызыгызның биш ел гомере калган», – дип әйтәләр.
1990 нчы елларда мәгълүмат аз була, нәрсә-ничек икәнен аңлатып бирүче дә юк. Әти-әнисе кызларына ярдәм итүнең төрле юлларын эзләргә тотына: халык медицинасы ысуллары, якын-тирәдәге им-томчылар – берсе дә калмый. Әмма Алия гади тормыш белән яшәргә тырыша: мәктәптә яхшы гына укый, хастаханәдәге вакытларын китап укып һәм чигү чигеп үткәрә. “Хәлемнең никадәр җитди икәнен тулысынча аңлап та бетерми идем”, - ди Алия.

Фаразның чынга ашуы
Табиблар фаразы нибары 5 ел булуга карамастан, Алия мәктәпне тәмамлый, Казан дәүләт университетына укырга керә, эколог һөнәрен үзләштерә. Шушы юнәлеш буенча эшкә урнаша, аспирантурага укырга керә. Озак еллар дәвамында ул үзен чагыштырмача яхшы хис итә, тик анализлары гына могҗиза булмавын, авыруның беркая да юкка чыкмавын дәлилли.

Тора-бара Алиянең хәле начарая. Кыз моңа игътибар итмәскә тырыша, эшкә йөрүен дәвам итә. Әмма бер көнне ул шулкадәр хәлсезләнә ки, ятактан торырлык хәлдә дә булмый. Әнисенә шалтыратып, ярдәм сорарга өлгерә. Ашыгыч ярдәм чакыртып, тиз арада хастаханәгә илтәләр. Күрсәткечләре коточкыч була: гемоглобины төшеп беткән, калий дәрәҗәсе нык югары, бөерләр эшләми диярлек. Вакыт бик аз калуы көн кебек ачык була.

Исән калуның бердәнбер юлы 
Алиягә гемодиализ таләп ителә. Ләкин 2000 еллар башында Казандагы бердәнбер бүлек шыгрым тулган, аппаратлар эшләми. «Телефоныгызны калдырыгыз да көтегез, мөмкинлек барлыкка килсә, шалтыратырбыз», - дип кайтарып җибәрәләр. Көтәргә генә вакытлары юк шул.

Шул чакта табиблар башка юл күрсәтә: РКБда күптән түгел ачылган бөер трансплантациясе бүлегенә барырга кушалар. Анда Алияне һәм аның әти-әнисен Татарстанда трансплантологиянед “атасы” профессор Ринат Харис улы Галиев кабул итә. Инде өметен өзгән Әсләмовлар гаиләсе беренче тапкыр: «Без сезгә ярдәм итәчәкбез», – дигән сүзне ишетә.

Алиянең әнисе һәм әтисенең донор буларак туры килүен тикшерәләр. Әтисе –яраклы булмый, әнисе идеаль донор дип табыла. 
– Шикләнеп торырга вакыт юк иде. Исән каласым, бик тә яшисем килә иде. Әнием дә икеләнмәде. Әни кеше үз баласын коткару өчен барысын да эшләргә әзер бит, – дип искә ала Алия.

Операция һәм яңа тормыш
Башта хәлен тотрыкландыру өчен Алиянe берничә тапкыр гемодиализга кертәләр. Госпитализациядән алып, операциягә кадәр якынча бер ярым ай үтә.
Операция сигез сәгать чамасы дәвам итә. Башта әнисен, аннары Алиянe операциялиләр. Бөер операция өстәлендә үк эшли башлый, бу бик яхшы билге. Наркоздан айныгач ук ул үзенең яхшырак хис итә башлавын сизә. Әнисе дә бер бөерен югалтуны яхшы гына кичерә.

Башта хастаханәдән әнисен чыгаралар, бер айдан – Алияне. Тернәкләнү шактый тиз бара. Әмма Алия эшеннән китәргә карар кылып, бар игътибарын сәламәтлегенә юнәлтә. Тормышы акрынлап җайга салына.

Күчереп утыртылган бөер белән – 20 елдан артык
Бүген Алиянeң күчереп утыртылган бөере инде 20 елдан артык эшли. Бу бик зур вакыт аралыгы. Трансплантат уртача 7–10 ел хезмәт итә, әмма 30 һәм аннан да күбрәк еллар эшләгән бөерләр дә бар. Барысы да кешенең үзеннән, даруларны төгәл кабул итүеннән һәм табиблар күзәтүендә булудан тора.
Алия даими рәвештә Республика клиник хастаханәсендә тикшеренүләр уза, анализлар тапшыра, терапиясен көйләтә. Сәламәтлеге белән бәйле нинди генә хәл килеп чыкса да, иң беренче эш итеп, табиблары белән киңәшләшә.

Спорт, иҗат һәм тормышка башкача караш
Тормышы кыл астында булганнан соң, Алия тормышына яңача карый башлый, рәхәтләнеп яшәргә кирәклеген аңлый. Ул ялланып эшләүдән баш тарта һәм иҗатны төп эшенә әверелдерә. Бүген ул – бизәнү әйберләре дизайнеры, алкалар, муенсалар, түштамгалар ясый. Аның үз остаханәсе бар, дизайнер буларак төрле чараларда, ярминкәләрдә катнаша. Аның эшләрендә татар орнаментлары, милли рух чагылыш таба. Милли эшләнмәләрнең бүген нык популяр булуын билгели ул.

Спорт та хәзер – тормышының аерылгысыз өлеше. Алия йөзү, гомуми физик әзерлек белән шөгыльләнә, Россия трансплант-уеннарында катнаша. «Спорт миңа физик көч кенә түгел, рухи тотрыклылык та бирә», – ди ул.

Алиянең янында сөекле ире дә бар, бала табарга гына җөрьәт итмәгән. Ләкин  сеңлесенең өч баласы бу бушлыкны юк итә. Ул аларны үзенекеләрдәй ярата, ел саен бергә сәяхәт итү – аларның гаилә традициясе.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading