Ләкин тарихның үз сандыгы – Мөхәммәтгариф кабере чынлап та шул микән дигән сорау туа.
Габдулла Тукайның әтисе – Мөхәммәтгарифнең кабере Кушлавыч авылы зиратында. Бүген туристлар булсынмы, башкала кунакларымы, сәнгать вә дин әһелләреме, зират коймасыннан ерак түгел җирдә урнашкан бик тәрбияле кабер янына басып дога кылалар. Беренче мәртәбә ул Тукайның 99 еллыгы уңаеннан яңартыла. Ак мәрмәр таш куела, кабер өстенә ак плитка җәелә. Авыл кешесе Альберт Мортазин чардуганын ясый да, аклы-каралыга буйый. Сүз уңаеннан, Альберт ага бүген дә исән, 84 яше белән бара. Ә Мөхәммәтгарифнең чардуганын ни өчен аклы-каралы итеп буйыйлармы? Мулла-ишаннар чардуганнары ул елларда гел аклы-каралыга буялып, гади катлам мөселманнар кабереннән шул рәвешле аерылып торган. 40 ел вакыт үткәч, Тукайның олуг юбилеена әтисенең кабере узган көздә кабаттан яңартыла. Чирәм ертып йөрмәс өчен зиратка кадәр дә, зират эчендә каберенә кадәр дә брусчатка җәелә.
Ләкин тарихның үз сандыгы – Мөхәммәтгариф кабере чынлап та шул микән дигән сорау туа. Чыганаклар, юк ди. Тукайның авылдашы, шулай ук мулла гаиләсендә дөньяга килгән фронтовик язучы Әнәс абый Галиевнең исә үзенчә дәлилләве билгеле. Тукайның бабасы сукыраеп, сырхау түшәгендә ятканда, аның өстеннән авылга мулла булып килгән Хәйретдиннең чардуганы юк, әмма кабер ташы исән һәм ул Мөхәмхәтгариф кабере янына җирләнгән, ди. Кызганыч, Кушлавыч авылы зиратында борынгы ташлар шактый, алар өйрәнелә, ләкин берсендә дә Тукайның ни бабасы, ни атасының исеме күренми. Ә менә Габдулла Тукай бабасының әтисе – Шәмсетдин мулланың ташы табыла, кызганыч, бүген ул да тарих хәтерендә генә – инде югалган. Ул елларда муллалар зиратның аерым бер өлешенә генә җирләнгәннәр. 1901 елда бакыйлыкка күченгән Хәйретдин мулланың Мөхәммәтгариф янына күмелүе дә бик мөмкин. Ләкин әлеге муллалар күмелгән кишәрлек зиратның урта бер өлешендә инде агачлык эчендә калган, ә бүгенге Мөхәммәтгариф кабере хакында сорауларга анык җавап табылмаса да, зиратның кайсы җиренә басып дога кылынса да, эшнең башы изге нияттә диясе генә кала..
Мөхәмәмәтгариф 1842 елда дөньяга килеп, 44 яшенә кадәр генә яшәргә өлгерә. 15 яшьләрендә Кышкар мәдрәсәсенә китеп укый. Гадәттә ул елларда шәкертләр 15-20 шәр ел укысалар да, Мөхәммәтгариф мәдрәсәне сигез ел эчендә тәмамлый. Бәлки әтисенең дә киңәшле сүзен тоткандыр, чөнки Мөхәммәтгалим мулла инде олыгаеп килә, саулыгы да какшый, имамлык эшләрен алып баруы аңа авырлашкан була. Уфа мөфтиятеннән алынган шәһадәтнәмә нигезендә Кушлавычка икенче указлы мулла итеп билгеләнгән Мөхәммәтгарифне уртача буйлы, коңгырт чәчле, зәңгәрсу күзле, телгә оста, мәзәкчән кеше булган диләр. Купшы киенергә яраткан, каракүл бүрекне дә башына кыңгыр салып кигән. Балаларга дини сабак биргән. Ләкин үзе муллалык итәргә дә, муллалык эшен дә яратмаган. Кызы Газизә апа Зәбирова истәлекләрендә язганча, төннәр буе нидер сызгалап утырган, китаплар күчереп язу белән мавыккан. Шәхси архивы, кызганычка каршы сакланмый, алар Хәсәнгата Габәши кулына килеп эләксәләр дә, тентү барышында 1932 елны конфискацияләнә, шуннан эзсез югалалар.
Аның язу тамгалары Кушлавыч авылының метрика кенәгәсендә сакланган. Шул язуы исән – икенче никахында улы Габдулла тугач, Мөхәммәтгариф сабыеның туган көнен авылның метрика кенәгәсенә үз кулы белән язып куя – Габдуллаҗан, Мөхәммәтгалим улы Мөхәммәгариф, исем кушым кулым куйдым, 14 апрель, ди. Иске имляда, ягъни гарәп хәрефләре белән татар телендә язылган документ ул. Ләкин газиз баласының тупырдап үскәнен дә күрми, бик иртә китеп бара.
Тукаевлар нәселенең җиде буын муллар булып та, аларның чабаталы муллалар икәнлеге билгеле. Чабаталы муллалар кемнәр кавеменнән соң дигәндә – алар үз көннәрен үзләре эшләп көн иткәннәр, халыктан килгән сәдака акчасына гына яшәмәгәннәр. Мөхәммәтгариф үлгәннән соң, Тукаевларның муллалык династиясе өзелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар