Бездән ерак түгел генә Камилә исемле әби яши иде. Камиләттә. Әни аңа кайсы вакытта сәдака илттерә иде.
Бер коштабак он өстенә юып, сөртеп куелган ике йомырка. Хәзер сәер тоелса да, ул заманда ялгыз карчык өчен кадерле күчтәнәч булгандыр инде ул.
Кечкенә генә өй эчендә матур итеп җыелган карават та, бер өстәл. Мич янындагы бүлмә тактасына берничә открытка, ялтыравыклы конфет кәгазьләре сыланган. Камиләттә дога кылып, теләкләр теләгәндә мин шул конфет кәгазьләрен күзлим. "Әһә, менә мондые миндә дә бар, мондыен Фәридәдән алмаштырып алдым, ә монысы юк! Кара нинди матур! Камиләттәгә малае алып кайткандыр инде мондый тышлы кәнфитне. Аның малае әллә кайда еракта яши, ди әни".
Ә беркөнне шул ерактагы малае гаиләсе белән Камиләттәгә кунакка кайттылар. Минем яшьтәге кызлары да бар икән. Мин Камиләттәгә гел кереп йөрмим, кайткан кунакларны читтән генә күзәтәм. Русча сөйләшәләр алар. Мин кызларының "мама", "папа" дигәнен генә аңлыйм. Бераз кунак булганнан соң, папа белән мама китеп бардылар, кызлары Камиләттәдә калды. Менә шунда инде мине бәхет басты! Камиләттә оныгы белән уйнарга мине дәште. Ул Илсөяр исемле икән. Бер сүз дә татарча белми. Ә мин русча белмим. Шулай да ничектер аңлашабыз, бергә уйныйбыз, безгә кызык.
Бу көз көне булгандыр инде күрәмсең, бераздан суытты, җир катырды, беренче кар төште. Илсөяр өстенә пәлтә һәм бик матур башлык киеп чыкты. Ул башлыкның матурлыгын аңлатып тә, сөйләп тә бетерә торган түгел. Ак җеп белән әллә нинди бизәкләр ясап бәйләнгән зәңгәр башлык! Мин аңа карап туя алмадым, шундый кызыктым. Аны кигәч Илсөяр тагын да сөйкемлеләнеп китте.
Җир катырып, аз гына кар явып китүгә бала-чага тыкрыкта тау шуа башлый. Илсөяр белән без дә тау шуарга барабыз. Мин чананың алдына Илсөярне утыртам, үзем артта аның башлыгына битемне тидерәм. Ул шундый йомшак! Башлыкның очындагы вак чуклардан ясалган шарчык битемне кытыклый. Рәхәт!
Без Илсөяр белән инде бөтенләй дуслашып беттек. Йокыдан торуга, чәй генә чөмерәм дә, Камиләттәләргә йөгерәм. Кызның үзеннән бигрәк башлыгын сагынам. Илсөяр башына кигәндә рәтләп куйган булып, бизәкләрен сыпырам.
Беркөнне хәтта төшемә дә керде шул башлык. Имеш, миңа да шундыйны алганнар. Мин сөенечемнән сикерәм дә сикерәм, үзем көләм икән. Уянып китсәм, башлык юк, әни башымнан сыйпап утыра: "Бик кызык төш күрдең ахырысы, көлеп ята идең", – ди.
Ә минем кәефем кырылды. Юк инде ул безгә дигән башлык, юк. Авылда бөтен кызлар шәл бәйләп йөри. Әле ул төшеп бетә, чәч чыгып интектерә, тирләсәң, муенны кычыттыра.
– Әни, Илсөярнеке кебек башлык кайда сатыла икән ул?
– Белмим шул, кызым, Илсөярләр яши торган җирдә генә сатыладыр ул. Мондагы кибетләрдә бер дә күргән юк.
– Ә алар яши торган җиргә барып алсаң, бик еракмы?
– Ууу, кызым, алар бик еракта тора шул. Ике айга якын кояш чыкмыйча, гел төн генә була торган җирдә яшиләр алар.
– Әни, син аның әнисенә әйтә алмыйсыңмы, миңа да шундый башлык алып кайтсыннар әле.
– Ярар, кызым, ярар.
Тик аның бу "ярар" дигәне бер дә ышанычлы яңгырамый шул. Ул гел шулай "ярар" ди дә, аннары оныта. Әби әйтмешли, "ярарның башы авыртмый".
Мин кәефсез генә Камиләттәләргә таба атлыйм. Аларга кергәч, бөтенләй кәефем кырыла. Илсөярне алып китәргә дип, әнисе кайткан! Мин борылып чыгып китмәкче идем, әнисе русча нәрсәләрдер әйтә-әйтә, аркамнан сөя-сөя, өстәл янына утыртты, күчтәнәчләр белән чәй эчерттеләр. Тик минем кәефем барыбер күтәрелмәде. Китәләр ... Илсөяр дә китә, зәңгәр башлык та. Мин "дасвидание" дидем дә, (аны гына әйтә беләм инде мин!) кайтып киттем.
Өйдә нишләргә белмичә, борынымны салындырып йөри идем, берзаман ишек ачылып китте дә, авызын ерып, Илсөяр килеп керде. Башында бүрек, өстендә кышкы пәлтә, битләре әллә дулкынланудан, әллә йөгереп килүдән алсуланган, күзләре яна! "Мама дала" дип, ул миңа төргәк тоттырды. Аның эченнән Илсөярнең калын кофтасы һәм... зәңгәр башлык килеп чыкты! Мин аптырап авызымны ачып торган арада Илсөяр башлыкны миңа киертеп тә куйды! "Тебе подарок", диде ул. Мин сөенечемнән нишләргә белмичә, нәкъ төштәге кебек сикерә башладым, үзем көләм, Илсөярнең кулларыннан тотып, аны дер селкетәм.
Ул вакытта бик каты теләгән теләкнең кабул булуын белми идем әле мин. Әйе, чын күңелдән, бөтен йөрәгең белән теләп йөрсәң, кайчан да булса фәрештәләрнең "Әәмиин" дигән сәгатенә туры килеп, теләкләр кабул була икән. Мин моңа үз гомеремдә берничә тапкыр ышандым.
Ул башлыкны мин башымнан да төшермичә, башлангыч классларны укып бетергәнче кидем. Миннән соң аны сеңелем дә кимәдеме икән әле.
Бит очлары батып тора торган матур кыз Илсөяр хәзер кайда икән? Камиләттәнең бу дөньядан киткәненә инде илле еллап бардыр. Белүемчә, Илсөярнең әти-әнисе аерылыштылар, әтисе үзе генә туган ягына кайтып ( алар башта Норильскида тордылар), күрше авылда бер хатынга йортка кереп торды да, яшьли вафат булды. Әнисе рус милләтеннән иде Илсөярнең, үзе дә Илсөяр түгелдер инде ул, я Илька, я Иринкадыр. Юк, мин аның белән очрашу эзләмим. Мин балачагымдагы алсу битле, зәңгәр башлыклы кечкенә Илсөярне сагынам.
Камәрия Вафина.
Фото: https://t.me/skKarabaevo
Комментарийлар