Илнурның хатыны Олесяга сөйләгәннәрдән: "Артиллерия эшләгән вакытта, бары могҗиза белән генә исән калып була. Пулядан котылырга мөмкин, иң мөһиме тоташ яуган ут астына кермәскә. Чиста кырда атуларын ишетсәң, ятып шуышырга мөмкин. Ләкин артиллериядән качып булмый. “Буууууммссс” дигән аваз ишетелсә, бу кайдадыр янәшә генә. Тормыш тукталып кала. Яу кырында бер генә очраклы исән калу юк. Һәрберсе могҗизага тиң.
Бер бистәдә, урман полосасында туктадык. Бу безнең өчен иң авыр җирлек. Позицияләргә урнашабыз, окоплар казыйбыз. Биредәге климатка яраклашуы авыр. Яңгырлы һава, вак кына сибә торган коточкыч яңгыр.
Икенче подразделениедән кемдер: "Танклар килә!" дип хәбәр бирде. Без танкларга каршы пулеметларны әзерлибез. Үзебез позицияләрдә яшеренәбез. Бермәлне куркыныч тынлык биләп алды. Салкын туфракны гына сизәсең, ләкин ул өшетми, барысын да адреналин йота. Хәзер үк ут ачарга телисең. Ләкин әмерне үтәргә, димәк, көтәбез. Менә алар котырынган тизлектә ике танк һәм бер БМП пәйда булды. Безнең танклар да әзер... беренче танк безнең яннан үтеп китте, ә икенчесе без яшеренгән урманга килеп керде...”
Илнур янына гына снаряд килеп төшә, берни ишетми башлый. Караса, егетләрнең кайсы кая йөгерә. Ул да алар артыннан окопка таба йөгерә. Әмма яшерендем дигәндә генә янә снаряд шартлый. Аның дулкыны ирне әллә ничә метрга бәреп ата. Ничек исән калгандыр ул шул мизгелдә. “Шабай” дип позывное белән эндәште аңа иптәшләре. Тик ул берни ишетмәде. Колагы зыңгылдап куйды.
Теге блокпостны саклап кала алмады алар. Башка позицияләргә чигенделәр. Ә яралыларны броньланган танкка күтәрделәр. 2023 елның 23 гыйнварында Илнур шул рәвешле контузия ала. Госпитальдә уколлар кадап, тиешле дарулар билгеләгәч янә позициясенә кайта ул. Хәер, контузиядән соң калган коточкыч баш авыртуы гына борчып тора үзен.
«Соңгы кайтуымдыр инде»
2024 елның 7 августында Олеся ялга кайткан ирен яңадан махсус хәрби операция зонасына озата.
– Казанга аны озата бардым. Кулымны үзенең кулыннан җибәрмәде. Юл арасы озын һәм ерак. Ул хәтта бер тапкыр да күзен йоммады, йөзеннән елмаюы китмәде. Моңарчы мин күрмәгән елмаю иде аның йөзендә, ә бәлкем үзе елмайса да, күңеле белән тоемлагандыр. Аллам сакласын инде сине, матурым, дип уйлап бардым. Үзенә дә кат-кат: “Исән-сау гына кайтырга язсын, шулай итеп елмаеп яшәргә язсын”, дидем. Соңрак кына белдем. Якыннарга: “Бу минем соңгы кайтуымдыр инде”, дип әйтеп калдырган. Миңа үзе боларны әйтмәде. Инде үз позициясенә барып җиткәч, “Кире чыга алмабыз, ахры”, дип шалтыратты. Мина аңа: ”Начарга юрама жаным, Алла бирсә бар да җайланыр”, дип җавап кайтардым. Соңгы сөйләшүебез 25 августта булган икән, – ди хәрбинең хатыны.
“Алгы сызыкка керәбез, 2 атнадан соң шалтыратам”, дип телефонын куя Илнур. 28 август көнне Олесяга иренең ротасында хезмәт итүче медикның хатыны шалтырата, Шабай турында сораша. Аннан соң тагын берничә кешедән шалтырату кергәч, Олеся сагая башлый. Юкка түгел...
«Посылканы аның кулларына тапшырырга тиеш иде»
– Волонтер Рушат абый Рөстәмовка шалтыраттым, әлегә мәгълүмат юк, диде. Ышанмадым. Мөслимнән волонтер Рүзәл Минһаҗев шул вакытта гуманитарка белән барган иде. Иремә дигән посылканы аның кулларына тапшырырга тиеш иде бит ул. Ә 2 сентябрьдә хәрби комиссар миңа кара кәгазь алып килде. Шундагы медикның хатыны: “Шабай бик тиз үлгән. Мотоцикл белән кергәннәр. Магнит минасына эләккәннәр. Шабай яраланган, әмма исән булган әле. Дрон килеп, янә аңа снаряд ыргыткан. Шаккатмалы, әле моңарчы гына Шабаем әсирлеккә төшкән каршы якның бер хәрбиенә ярдәм итүен сөйләгән иде. Ә алар менә безнең яралы егетләребезнең җанын кыялар, – дип өзгәләнә Олеся Шабаева.
Мөслим егете Илнур Шабаев Донецк республикасы Волноваха районы Павловка җирлегендә башын сала. Яугирне Иске Карамалы авылында 2024 елның 3 сентябрендә җирлиләр.
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, Мөслим районы Иске Карамалы авылы егете Илнур Шабаев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Рүзәл Минһаҗев:
Кара идең, кара малай идең,
Карамалы иде - төбәгең.
Елмаючан булды синең караш,
Яшим - диеп типте йөрәгең.
Син дөреслек белән сөрдең гомер,
Ялгышлардан син гел сагайдың.
Мөслимемнең син - шатлыгы булдың,
Син Шабае идең - Шабайның.
Бушлык баскан тузан дөньясында,
Кояш алды безнең - Ил нурын.
Ятим идең, безне ятим иттең,
Мәңгелеккә киттең - Илнурым.
Рәнҗи күрмә, әрнүләргә төремә,
Хуш бәхил бул Шабай - Илнурым.
Сүз уңаеннан, Илнурнын абыйсы Илһам Шабаев та контракт буенча хезмәт итә. Озак вакыт Херсон өлкәсендә хезмәт итә. Энесе үлеменнән соң аны Мурманск өлкәсендәге хәрби частька күчерәләр, ул әле дә шунда хезмәттә.
Илнурның тормыш иптәше Олеся белән дә алар гел аралашып торалар.


.jpeg)



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар