16+

Чабыш атын да йөгереп уза торган батыр

Ютазы авылында туып-үскән Арсен Шәмгуллин турында сүзебез.

Чабыш атын да  йөгереп уза торган батыр

Ютазы авылында туып-үскән Арсен Шәмгуллин турында сүзебез.

Чапкын ат белән тизлектә ярышу – кеше мөмкинлекләре кысасына сыймый кебек. Дөресен әйткәндә, мондый спорт төре хәтта гамәлдә дә юк. Ютазы районы спортның күп төрләре буенча төрле дәрәҗәдәге ярышларда дан казанды дип әйтү арттыру булмас. Әмма ләкин кеше аттан алда чабып барсын әле!.. Юк, андый хәлне күрергә дә, ишетергә дә туры килмәгән иде моңарчы. 

Арсен Шәмгуллинга 41 яшь, ул махсус хәрби операция ветераны, өч бала атасы. Бүгенге көндә гаиләсе белән Лениногорскийда яши. Махсус хәрби операция төбәгендә разведрота бүлегенә җитәкчелек иткән. 2022 елда хәрби бәрелешләр зонасына хезмәткә киткәнче, шәһәр мәктәпләренең берсендә физкультура укытучысы булып эшләгән, янә дә җиңел атлетика буенча тренер вазифаларын башкарган. Аның хезмәт кенәгәсендә Казанның спорт мәктәпләрендә укытучылык эшчәнлеге дә исәпләнә. Ягъни спорт Шәмгуллинны гомер бакый озата килә. Аңлашыла да, чөнки аның әтисе дә үз вакытында Ютазы мәктәбендә физкультура укыткан, җиңел атлетлар белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә Арсен Шәмгуллинның булачак һөнәрен спорт һәм физик мәдәният белән бәйләве гаҗәп түгел. Ул Кама дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлаган. Һәм тагын да. Аның акваланг белән су астында йөзү инструкторына халыкара таныклыгы бар. 

Районда узган Кымыз бәйрәмендә Арсен бар халыкны шаккаттыра: җайдаклы атны узып китә! Кыска – 60 метр арада.
– Сезнең мавыгу төренең исеме бармы? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
– Юк, – дип җаваплый ул. – Башлыча кызык, яңа төр сынау өченгә ул ярыш. Дөресрәге, онытылган гамәлне яңарту. Бу спорт төре белән бабамның бабасы Шәмсулла карт шөгыльләнгән. Мөгаен, Сабан туйларында ул да шаярту катыш йөгерү сәләте белән таң калдыргандыр – чабып баручы атны узып киткәндер. Баганадан баганага кадәр йөгергәндер. Ул хакта миңа бабай сөйләгән иде. Аның исеме Зирәк Гали улы, Шәмсулла бабай аның дәү әтисе булган.

– Мавыгуыгыз күптәннәнме?
– Беренче тапкыр үземне менә Кымыз бәйрәмендә сынап карарга булдым. Сүз уңаеннан, бу көнне көчле җил исте, монысы инде йөгерүчегә булышмый. Беренчедән. Икенчедән, аяк асты йомшак җир, йөгереш юлы түгел, өстәвенә беркадәр күтәрелешкә дә бара. Бабамның ни рәвештә уңышка ирешүе аңлашыла дип уйлыйм. Ул бит мулла булган, күп гыйбадәт кылган, биш тапкыр намазын калдырмаган. Мөгаен, Аллаһы Тәгалә аңа шуның өчен аеруча чыдамлык биргәндер дә.

– Рух көче һәм чыдамлык мәсьәләсендә барысы да аңлашыла. Эш нәселдә. Шул гына. Ә менә сез түбәтәйдә йөгердегез...
– Әйе, мин диндәмен. Намаз укыйм. Моңа сугыш юллары аша киленде. Анда бит дөнья төзелешен аңлау, үз-үзеңне Күк белән Җир арасында тою башкача. Дөреслек белән ялган арасындагы юл бик кыска. Дөреслек шунда ки, үлемгә баручы исән калырга һәм шуны теләргә тиеш. Еш кына кеше уйларын дога ярдәмендә түгел, шыксыз сүзләр белән “бизи”. Ике яклап та катлаулы мәсьәлә. Бердәм Күк йөзе астында, бар нәрсәне күрүче Аллаһы Тәгалә каршында сугышчылар авыр юлын дәвам итә. Һәм дә һәркем ул юлның ахырына ышана. Барлык сугышлар да иртәме-соңмы бетә бит. Тизрәк булсын иде...
Сүз уңаеннан, ат белән узышу дигән исемдәге спорт ярышы юк. Кайчандыр Ютазы җирендә барлыкка килгән әлеге шаян спорт төрен шушы ук җирдә туып-үскән кеше тергезгән, дип саныйк. Күп кенә шәһәрләрдән һәм авыллардан килгән тамашачыларга җиңел атлетның үзенчәлекле чыгышы ифрат ошады. Әйткәндәй, Арсен Шәмгуллин шундый төр бәйрәмдә катнашырга Лениногорск вәкилләреннән чакыру алды да инде. Күп вакыт та үтмәс, безнең спортчының дәвамчылары барлыкка килер, дигән уйда калыйк.

Мәгълүмат өчен. Арсен Шәмгуллин:
«Армия генералы Маргелов» ордены кавалеры, «Сугышчан батырлыгы өчен», «Батырлык өчен», «Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән.
Җиңел атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат, җиңел атлетика һәм тау йөгереше буенча республика, өлкә һәм Бөтенроссия ярышларында җиңүче һәм бүләкләнүче.

Роза Әхмәдиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading