Әнисе ничек кенә тырышмасын, яшь иренә бер баласы да әти дип әйтми. Тегесе, юмаларга теләп, Әнвәргә авыз гармуны да алып кайтып бирә хәтта. Ләкин...
– Саба ягыннан килгән бер ятим иде ул, әтисез, әнисез. Апаларына артык кашык. Безне кыерсытмады, ләкин әнигә дә рәхәт күрсәтмәде. Бездән хәрби хезмәткә дә барып кайтты. Сугыштан соңгы елларда да авыр яшәдек әле без, тамак туймады ипигә. Әниләр бәрәңгенең иң аскы яфракларын җыеп кына аш пешерерләр иде. Язын җир сукалаганда туфрак астыннан килеп чыккан узган елгы өшегән бәрәңгеләрне чүпләп, аны киптереп пешергән ипи күмәченең әчелеге... Шулай да ашадык, – ди Әнвәр абый.
Үзбәкстан сәяхәтеннән соң укуын дәвам итә. Хезмәткә җигелә башлый. Зур авырлык белән йорт җиткерәләр. Түбә астына керткәч кенә үги әти үлеп китә.
– Әни белән уртак балалары – Рәис туган иде, язмышларыбыз уртак булып чыкты, ул бала да әтисез үсте... Яшермим, миңа бик авырга туры килде, 17 яшьлек чагым, өйне җиткереп бетерергә кирәк. Хәрби хезмәттән йөреп кайткач, әни, бер балам да янымда калмады, сине җибәрмим, өйлән дип, авылда калдырды. 1968 елны Фәридә апагыз белән кавыштык. 57 ел бергә яшибез, – ди әңгәмәдәшем.
Батыр йөрәкле кыз булып чыга Фәридә апа, кем әйтмешли, белә вә күрә торып, авыр тормышлы гаиләгә килен булып төшә. Кайнанам 55 яшендә генә иде, 32 ел бергә тордык, дип сөйли ул. Кыенлыкларны бергә кичкәнгә дә бүгенге тигез канатлы тормышлары бик кадерле аңа.
– Әнвәр бер генә көнен дә эшсез үткәрмәде. Үзе чандыр гына булса да фамилиясе зур иде – эшкә дигәндә гел алдан йөрде. Газап чигәрлек эшләрдә чиләнде, язын – чәчү, җәен – көтү, кышын фермада үгезләр симертергә куялар иде. Авыр күтәрүләренең әҗере дим, бик сызлана хәзер, авыруларын санап күрсәтсәм, исең китәр, – ди Фәридә апа. – Шулай да яшәсен генә! Аның янында мин терәкле. Аллаһыга мең шөкер, Рәсим улыбыз яныбызда калды, ике кызыбыз авыл егетендә кияүдә, күршебездә генә гомер итәләр!
Әле алай гынамы, кызлары Венера белән Рәсимә бер нигезгә килен булып төшәләр. Рәсимәнең тормышы кытыршырак булып чыккач, Венерага чират җиткәч, әтисе каршы да килә...
–Тормыш – ормыш, сеңлем. Йортта тавыш чыкса таңга килеп тә ишетелә иде... Йөрәк күпкә түзде, сеңлем. Рәсимә белән Раил башка чыккач, тормышлары түгәрәкләнеп тә киткән иде, кияүне күршесе үтерде... Пычак белән бер генә төрткән, белеп эшләгән. Кияү озын буйлы, имән кебек нык ир иде. Бригадир булып эшләгәч, моңа эшкә әйтергә кергән. Тегесенең котырып эчеп яткан чагы, хатыны да киткән иде. Берәр чәркә капканнар ахрысы инде, әйтсәм әйтим, буйга бер метрлы нәрсә үзе, хәрби хезмәттә төрмәчеләрне саклаган булган, рәтен белә бит, сүзләшеп киткәч... Аның йортында булгач, сакландым дип акланды. Судны да ябык иттеләр, безне кертмәделәр. Каты җәза да эләкмәде үзенә, авылга кире әйләнеп кайтса да рәхәт күрми. Кеше мунчаларында кунып йөрде, күптән күзгә күренгәне юк әле, йорты нәүмизләнеп, боегып утыра әнә. Рәис белән Венера анысы бик бәхетлеләр – төп йортта яшиләр, – ди Фәридә апа. Бар хезмәтебез шушы балалар җилкәсендә, бәхетләрен киң итсен Раббым, картлыгыбыз кадердә, тәрбиядә без.
Рәсимә ханымның яшьли тол калуы өстенә, соңрак тагын бер хәсрәт килә – 24 яшьлек улы яман шештән үлеп китә...
–7 ел булды вафатына. Бер улы Чуриле авылында төпләнде, гаиләсе әйбәт. Үзе Казанга йөреп эшли. Озын буйлы, чибәр иде оныгым. Хәрби хезмәттә йөреп кайтты бит әле. Бер кулын кистеләр. Рәсимә аны кайларга гына алып бармады, Мәскәүдә генә 6 мәртәбә булдылар. Мәктәптә укыганда кулын ялгыш клуб ишегенә бәргән булган, үзе шуны бик ачык хәтерли. Сөяге чәрдәкләнгән. Хастаханәдә кулын гел бер яктан гына төшергәннәр, күренмәгән. Сөякнең чәрдәкләнүе сынуга караганда да бик яман икән – кимерчәк үскән. 8 елдан менә шушы хәл килеп чыкты. Үзенең бик тереләсе килде балакаем, гел өметен өзмәде. Кулына протез куярга да сөйләшкән идек. Йөргән кызы бар иде, кулын киссәләр дә кияүгә чыгарга риза иде ул. Җирләгәч тә Рәсимәне ташламады әле, ашларын үткәргәндә ярдәм итәргә дә килде, балакаем. Үлем аерды... Үләсе көнне әнисен яныннан җибәрмәде инде, “Әни, китмә...” – диде, кулын гына тотып торды. Ул җан биргән көнне койды гына яңгыр – дөнья елады... – ди Фәридә апа.
Сынауларсыз гына бармый тормыш. Әнвәр абый 59 яшендә инсульт кичерә. Табиблар исә якыннары бер генә фараз ирештерә – әзерләнегез, озак тормый, китәчәк, диләр. Ләкин Фәридә апа бирешми, ирен хастаханәдән алып кайткан көнне халык медицинасы белән эш итәргә керешә. иренең кул- аякларын бер көнне җылы ат тизәгенә төрә, икенче көнне исә кызыл балчык җебетеп сөртә. Әллә нинди үләннәрдән төнәтмәләр ясап ванна кертә, кыскасы, эшләмәгәне калмый. Нәтиҗәсе сөендерә – Әнвәр абый белән тигезлегенә үзе дә, балалары да сөенә. Бергә чаклары бик бәхетле, 4 онык, 6 оныкчыклы, әби-бабайлы, әти-әниле бәхет – кемгә дә тансык бит ул! Әнвәр абый белән Фәридә апаның матур гомер юлы нәселенә дә үрнәк әле.


.jpeg)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар