Баш мөхәрриребез Радик Сабиров белән бер көнне укучыбызны да югалттык. Радик – 17, Фәндәс 18 майда туган иде, дөньялыкны бер үк көнне ташлап киттеләр.
Тагын бер рәхимсез үлем хәбәре аяз көнне яшен суккандай итте. 2 май көнне Казан белән Аксубай җирлегенә канат җәйгән кара кайгы Чистай районын да читләтеп үтмәде. Баш мөхәрриребез белән беррәттән, без анда ул көнне үз укучыбызны – Фәндәс Гыйззәтуллинны да кара җир куенына иңдердек. 1 июнь көнне Чистай районының Дүрт Өйле авылында 62 яшьлек авылдашы гозерен үтәп, күлдәге торбаны чистартырга төшкән 25 яшьлек Фәндәс, ялгыз әнисен, туганнарын кара хәсрәткә салып, су төбенә китте...
“Ачлы-туклы килеш тә сынмыйча”
Рәмзия апа Гыйззәтуллина өчен йөрәген утка төргән иң авыр сынау бу. Әнием дип өзелеп торган йомшак күңелле улының яшьнәп яшәр мәлендә бакыйлыкка кузгалуына соңгы көчен җыеп түзә. Ышанырлык та түгел.
– Улым яшь булса да бик тырыш, аралашучан, йомшак телле, эшкә күндәм иде, шуның өчен дә дәрәҗәсе дә үсә генә барды. Зур сынаулы хәрби хезмәт юлы үтте – башта Санкт-Петербургта хезмәт итте, аннары Белгородка алдылар, шуннан 6 август көнне туры Курск өлкәсенә озаттылар. Окоплар казып, ачлы-туклы килеш тә сынмыйча, чын ирләрчә илне яклаганнары өчен командирларыннан рәхмәт хатлары алып кайтты. Чын-чынлап горурлыгым иде минем Фәндәс. Кайткач, хәрби заводта эшләде. Улымны соңга юлга озатырга хәтта завод директоры үзе килгән иде, бик матур сүзләр әйтте, мондый егет тәрбияләп үстерүегез өчен зур рәхмәт, диде, ләкин улымны кайтарып булмый, мине сагышларга салып бигрәк иртә китте... – ди Рәмзия апа.
Нинди генә сүзләр әйтсәк тә, салкыннан күшеккән күңелен җылыта алмабыз, әлбәттә. Фәндәснең гомере бик иртә өзелгән. 18 май көнне әнисе, абыйсының гаиләсе белән бергә туган көнен билгеләп үткән, ә менә 1 июнь көнне яшәр гомереннән дә өзелгән.
“Улым үзе генә бармады”
– Күршебез кергән иде. 40 яшьлек үз кияве дә бар югыйсә, нигә дип аңа әйтмәгән? Җитмәсә интернетта ялган хәбәр язылган, имеш, улым үзе генә торба чистартырга барган. Юк, улыма кирәкле торба түгел иде ул. Авылдан ике чакрымлап еракта булган күлдән, буа дип әйтимме икән, түшәлгән юл астына салып калдырылган торба ул, аңа камышлар тыгылган, менә шуны чистарту өчен улыма эндәшкән. Фәндәснең ярдәмчеллеген кем дә белә, бу юлысы да баш тартмаган инде. Иртәнге сәгать дүрттән торып, заводта 12 сәгать аяк өсте эшләп кайткан егет бит ул, анымы инде аптыратырга?! Бер мәртәбә торбаны чистарткан ул, бөялеп торган су агып киткән. Тукта тагын бер мәртәбә торбага тимер тыгып, юлын чистартып җибәрим дигәндә, аягы таеп киткән дә, балакаем аркасы белән суга барып та төшкән, пәри кебек бөтерелеп торган су әйләнеше улымны үз эченә суырып алып та кереп киткән. Иң әрнеткәне – теге 62 яшьлек күрше аны коткарырга дип суга да сикермәгән. Бавы да булган, ник ул аны эшкә керешкәнче үк Фәндәснең биленә бәйләп куймаган? Тартып кына алган булыр иде. Ярар Фәндәс яшь егет, ә ул бит дөнья күргән ир. Беренче эш итеп Чистайдагы олы улыма хәбәр салган. Аннан кайтып җиткәнче ярты сәгать вакыт үтә, аны көтеп торасымы? Нигә дип авылдашларга шалтыратып, ярдәм итәргә чакырмаган яисә миңа әйтмәгән соң ул? Күзенә туры карап бирәсе сорауларым бик күп, каршыма килеп гафу да үтенмәде. Соңыннан хатыны 1 мең сум акча белән кечкенә генә тастымал тотып кергән иде, хәерен алдым, мин бәргәләнеп елый башлагач, Рәмзия апа, бар чык инде дип, туганнарым аны янымнан чыгарып җибәрделәр. Ул да Рәмзия исемле. Их, улымны харап итте, – ди Рәмзия апа.
Иң беренче булып Рәмзия апаның олы улы Нурислам хәбәр ала, ул исә тиз генә әнисенә шалтырата. Фәндәсенең су төбенә киткәнлеген ишеткәч, әлбәттә, газиз ана аптырап кала.
Үч иткәндәй, соңгы көннәрдә Чистай районында чиләкләп яңгыр ишә. Фәндәснең яр буенда аягы таеп китүенә шул сәбәпче була, балчыкка басарлык түгел, каз мае белән майлаганнан да болайрак тая.
– Якшәмбе көнне Чаллыдан миңа яңа машина алып кайттык, бөтенебез дә сөендек, Фәндәс барыбызга караганда артыграк куанды. Дүшәмбе китеп тә барды... 5 ел элек әтиләрен дә фаҗигале үлем арабыздан алып киткән иде. Төшкә керде Җәүдәт, кермәде түгел, тик мин аны Фәндәснең үлеменә ишарәлидер диеп белмәдем. Җәүдәтнең туган көне – 28 октябрь, минеке 5 ноябрьдә иде. Туган көннәрне үткәрмибез, акча да юк дигән идем, үткәрәбез дип йөрде. 16 октябрь көнне трактор арбасына утырып кайтып килгәндә трактордан арбасы ычкынып, юл буена төшеп капланган. Җәүдәт тимер авыр арба астында калып, шул минутта ук җан биргән иде. 50 яшьлегемә язмыш әнә шундый авыр сынауны “бүләк” итеп әзерләгән иде, 55 яшьлегемә дә өлешсез калмады. Барысы 4 бала таптым. Олысы 28 атналык чагында төште – Габдуллам үле килеш туды. Нурислам белән Фәндәстән соң, Җәүдәт, әнисе, бер кыз алып кайт, дигән иде. Аллаһы бирсә табармын дидем. 44 яшемдә балага уздым. Олыгаеп килгәндә бала табу уен эш түгел, йөклелекнең соңгы айларында кан басымым күтәрелде. Табиблар ана кешене коткарабыз дип, баламны ярып алдылар. Соңгарак калганнар, карындагы улыма инсульт булырга өлгергән – табиблар кулында үлде. Рамазаным белән Габдуллам янына җирләгән идек әтиләрен, инде менә яннарына Фәндәсем дә барып ятты. Күтәрерлекмени бу хәсрәтне? – ди Рәмзия апа.
Фәндәсне сагынмаган мизгеле юк аның. Фәндәс үзе дә әни җанлы булган.
– И, яратам да инде әни синең үзеңне, дия иде миңа, – ди Рәмзия апа. – Шул сүзе күңелемдә калды, их...

Комментарийлар