16+

Дроннар һәм снайпер уты астында: Лаеш районы хәрбие Андрей Поповның каһарманлык тарихы

Лаеш районының 25 Октябрь исемендәге совхоз бистәсендәге Җиңү паркында кешеләрнең чик баганасы янында туктап калуын күрергә мөмкин.

Дроннар һәм снайпер уты астында: Лаеш районы хәрбие Андрей Поповның каһарманлык тарихы

Лаеш районының 25 Октябрь исемендәге совхоз бистәсендәге Җиңү паркында кешеләрнең чик баганасы янында туктап калуын күрергә мөмкин.

Кемдер истәлеккә фотога төшә, кемдер сүзсез генә баш ия, ә кемдер, хәтергә кагылгандай, салкын металл өстеннән кулын йөртеп ала. Күпләр өчен ул истәлек билгесе, ә Андрей Попов өчен ул ил чикләрендә хезмәт иткән елларны, сугышны, яралануларны, югалтуларны һәм кеше рухының искиткеч ныклыгын үзенә сыйдырган тормыш юлының символы.

Май аеның җылы көнендә парк яшеллеккә күмелә. Кайдадыр музыка яңгырый. Тыныч тормыш үз агышы белән дәвам итә. Әмма Андрей Валерьевич белән сөйләшеп китсәң, күз алдына бөтенләй башка күренешләр килеп баса: Әрмәнстанның тау заставалары, таҗик-әфган чигендәге киеренке рубежлар, снарядлар актарып бетергән Донбасс урман полосалары, өстән дроннар әйләнгән төнге кырлар һәм яралы хәрби ирнең үзенекеләренә таба шуышып үткән авыр юлы...

Андрей Попов Чистай шәһәрендә дөньяга килгән. Гади авыл малае. Өйләнгәннән соң язмыш аны Лаеш районына алып килгән. Монда ул йорт салган, гаилә корган, уллар үстергән. Әмма туган ил өчен җаваплылык хисе аны беркайчан да ташламаган.

1996 елда хәрби хезмәттә чакта ул үзен Чечняга җибәрүләрен сорап берничә мәртәбә рапорт язган. Яшь, физик яктан көчле, яхшы әзерлекле егет иле сакчыларга мохтаҗ булган урынга ашкынган. Әмма командалык башкача карар кабул иткән. Төньяк Кавказ урынына аны Әрмәнстан белән Төркия чигенә җибәргәннәр.

Чик буе хезмәтенең ни дәрәҗәдә җаваплы икәнен анда булмаган кеше тулысынча аңлап та бетерә алмыйдыр. Бу кизү тору яки нарядка чыгу гына түгел. Ә туган җирнең һәр карышы өчен җаваплылык тоеп, хәвефне беренче булып каршы алырга һәрчак әзер булу алар арасында туган һәм гомерлек кардәшлек.

Ике ел дәвамында Андрей Попов Төркия чигендә хезмәт иткән. Демобилизациядән соң туган якларына кайткан. Әмма туксанынчы еллар ахырындагы тормыш җиңел булмый. Ил авыр чор кичерә: эш урыннары җитми, хезмәт хаклары тоткарлана. Андрей контрактка кул куя. Бу юлы да Чечняга эләгермен дип өметләнә, әмма язмыш аны кабат чик буена алып килә. Хәзер инде аның хезмәт юлы таҗик-әфган чиге белән бәйләнә.
 
Бу бөтенләй башка хезмәт
Ул елларда Әфганстан чиге иң киеренке участокларның берсе саналган. Биредә сугыш сулышы һәрчак сизелеп торган. Тыныч көннәр диярлек булмаган. Һәр заданиегә чыгу сугышчыдан чиксез уяулык, ныклык һәм батырлык таләп иткән.

Андрей Попов әлеге чикләрдә дүрт елга якын хезмәт иткән. Нәкъ шунда ул беренче тапкыр авыр яраланган алган. Әмма шул вакытта да инвалидлык рәсмиләштерү турында уйламаган, ташламалар эзләп йөрмәгән. Өенә кайткан да тормышын дәвам иткән. Күпләргә аның хәрби юлы тәмамланган кебек тоелган. Әмма 2022 ел вакыйгалары барысын да үзгәрткән.

Мобилизация башлангач, Андрей Поповка чакыру кәгазе беренчеләрдән булып килгән. Ул юлга әзерләнгән, кирәк-ярагын җыйган, гаиләсен әзерләгән, үзен рухи яктан хезмәткә көйләгән. Әмма озатуга берничә көн кала, күп балалы әти буларак, өйгә кайтарылырга тиешлеге турында хәбәр иткәннәр.

Күпләр өчен мондый хәбәр язмыш бүләге кебек яңгырар иде. Әмма Андрей Валерьевич ул вакытта бөтенләй башка хисләр кичерүен искә ала.
– Башкалар Ватанны сакларга киткәндә, өйдә калу миңа бик авыр булды, – ди ул.
Бәрелешләрнең чын йөзен ул күпләргә караганда яхшырак белә. Канның, югалтуларның, яраларның бәясен аңлый. Әмма тәҗрибәле хәрбиләрнең алгы сызыкта никадәр кирәк булуын да яхшы белә. Шуңа күрә күп тә үтми, үз теләге белән контракт төзергә карар кылган. Шул кичне ул озак кына үз ишегалдында уйланып утырган.

Бистә өстенә акрын гына эңгер-меңгер төшә. Кайдадыр этләр өрә. Бакчалар артында чикерткәләр сайрый. Ачык тәрәзәдән улларының тавышлары ишетелә. Гади тормыш... Нәкъ менә бүген фронттагы егетләр саклап торган тормыш. Ул үз куллары белән салган йортына, балалар уйнап үскән ишегалдына карап утыра да, үзенә «Мин нәрсә өчен яшәдем? Улларыма нәрсә өйрәттем?» дигән сорауларны бирә. Берничә көннән карар кабул ителә. 

Контракт. Җыену. Юл. Саубуллашу. Иң авыры яу кыры түгел. Иң авыры – юлга чыгар алдыннан улларын кочаклап аларның хәтерендә мәңгегә уелып калган гади сүзләрне әйткән ул: — Ир-егет булып үсегез. Әниегезне саклагыз. Аннары хатынын кочаклаган...
Шулай итеп Андрей Попов штурм бүлекчәсе сафларына килеп кушылган.
 
Штурмовиклар һәрвакыт беренче

Штурмовиклар иң алгы сызыктагы хәрбиләр. Нәкъ менә алар каршы якның иң көчле һөҗүмен үз өсләренә ала, ныгытылган җирлекләргә бәреп керә, позицияләрне яулый һәм аларны үзләрен дә аямыйча саклап кала.

«Штурм» дигән сүз артында дистәләгән чакрым окоплар, өзлексез артиллерия утлары, күктә бөтерелгән дроннар һәм һәр минут саен сугышчыны озатып йөргән үлем куркынычы ята.

Шундый бәрелешләрнең берсе Андрей Поповның тормышын үзгәртә. Гадәти чираттагы урман полосасы –  башта барысы да һәрвакыттагыча. Аннары каршы як белән турыдан-туры бәрелеш башлана. Шартлаулар, атышлар, рация аша яңгыраган боерыклар... Барысы да бер өзлексез гөрелтегә кушылып китә. Андрей урман полосалары арасындагы ачык мәйданны үтә башлагач, каршы як аны һавадан күреп алган. Кыр өстендә камикадзе-дрон пәйда булган. Берничә секундтан көчле шартлау яңгыраган. Һөҗүм дулкыны ирне читкә алып ташлаган. Кыйпылчыклар тәненә кадалган. Колакларында өзлексез гүләү яңгыраган. Ә аңын куе томан каплап алган. Соңрак табиблар бу халәтне авыр контузия дип бәяләгән.

Яраланган булуына карамастан, Андрей үз позицияләренә таба хәрәкәт итә башлаган. Әмма ул көн вакыйгаларының күп өлеше аның хәтереннән җуелган. Хәтерендә иске кино кадрлары кебек өзек-өзек күренешләр генә сакланып калган. 

– Менә тагын бер истәлек искә төште, – ди Андрей. – Ул вакытта мин каты контузия алган, тәнемә кыйпылчыклар кергән иде. Шуңа күрә күп нәрсәне хәтерләмим дә. Соңрак бу хакта отрядтагы егетләр сөйләде. Берсендә «Кудрявой» позывнойлы иптәшем: «Син үзең дә белмисең әле нәрсә эшләгәнеңне», – диде. Мин аптырап: «Нәрсә булган?» – дип сорадым. Аның сөйләвенчә, безнең төркемгә азык-төлек һәм кирәк-яраклар илткән вакытта, мин яраланган хәлдә дә шуышып барганмын. Ул чакта янәшәдә йөгерүчеләр дә, булган. Аларны исә бегуноклар дип атыйлар һәм алар алдагыларга корал һәм кирәк-яраклар ташый торган кешеләр. Шунда мин аларны туктатып: «Егетләр, турыга йөгермәгез. Анда янган чит ил танкы тора. Аның сул ягында кечкенә иңкүлек бар, шунда таба хәрәкәт итегез, кыйгачлап барыгыз», – дип әйткәнмен. Егетләр киңәшемне тыңлаган һәм күрсәткән юлдан киткән. Соңыннан иптәшем: «Барысы да исән-имин барып җитте. Әгәр дә алар турыдан-туры танк ягына йөгергән булсалар, нәтиҗәсе бик аяныч булырга мөмкин иде», – дип сөйләде. Димәк, анда каршы якның снайперы утырган.  Мин үзем бу мизгелләрне хәтерләмим диярлек. Әмма иптәшләрем сөйләгәч кенә, шул вакыйганың никадәр мөһим булганын аңладым.
Үлем белән яшәү арасында яткан, шартлау дулкыныннан колаклары тонган, соңгы көчләрен җыеп хәрәкәт иткән мәлдә дә Андрей Попов үзен түгел, иптәшләрен уйлаган. Ул шул мизгелдә дә чын иптәш булып калган.
Беренче чиратта башкаларның гомерен саклау турында уйлаган. 

Гомер озынлыгындагы төн
Авыр яраланганнан соң Андрей Попов позицияләр арасында ялгызы калган. Кан күп югалту сәбәпле көчсезләнгәннән-көчсезләнгән. 
Ул каршы як окопларының берсендә ышык урын тапкан. Еракта артиллериянең тонык гөрелтесе генә ишетелә. Ара-тирә күк йөзе шартлау ялкыны яктыртып алган. Ә кайдадыр бик якында гына рация тавышы ишетелеп торган. Нәкъ менә шул тавыш аны куркыныч турында кисәткән дә.

Башта өзек-өзек сүзләр генә ишетелгән. Аннары якында гына снайпер эшләве аңлашылган. Тәҗрибәле, яхшы әзерлекле каршы як позициясен алыштырырга җыенган. Димәк, ул безнең егетләрне күреп алырга мөмкин.

Андрей коралын әле һаман бәрелештәге иптәшләренә калдырган, ә үзе белән бары тик бер генә граната калган. Соңгысы. Яу кырындп мондый граната турында: «иң соңгы очрак өчен», — диләр. Андрей сак кына алкасын тартып чыгарган, гранатаны учына кысып көтә башлаган. Гүя, вакыт туктап калган. 

Караңгылык. Тынлык.  Әгәр снайпер шушы якка килеп чыкса, башка юл юк: йә граната аны туктатачак, яки икесе дә шул урында ятып калачак. Шул мизгелдә Андрей үзен уйламый, курку да булмый анда.  Бары тик: «Снайпер алга узарга тиеш түгел...» дигән уй гына күңеленә кереп урнаша Соңрак ул шул төндә үлемнән түгел, бөтенләй башка нәрсәдән курыкканы турында искә ала.

— Мин ялгышудан, снайперны үткәреп җибәрүдән, аның минем иптәшләремә ут ачуыннан курыктым. Минутлар үтте. Ләкин алар мәңгелеккә сузылган кебек тоелгды. Яралы аягым ут булып янды. Сусадым, - ди ир.

Соңгы көчләр дә кими барган, ә ул һаман көткән. Кинәт рациядән килгән тавышлар ерагая башлаган.  Снайпер башка позициягә күчкән, күрәсең. Бу якка түгел, Россия позицияләренә таба түгел, башка юнәлешкә.

Шунда гына Андрей күпме вакыт буе гранатаны кысып тотканын аңлаган. Бармаклары таштай катып беткән булган. Ул кулын берничә минут буе да язып җибәрә алмаган.

Язмыш аңа тагын бер мөмкинлек бүләк иткән. Ләкин алда аны тагын да авыррак сынау көткән.

Үлем күге астындагы юл
Таң алдыннан Андрей Попов эвакуациягә таба хәрәкәт итә башлаган. Шуышып, чокыр-чакырлы мәйданнар аша, күп кенә егетләр «үлем юлы» дип атаган участок аша үткән ул. Һәр метр гаять зур көч белән бирелгән. Тезләре канап беткән, учлары тоташ ярага әверелгән. Көчләре инде күптән беткән кебек тоелган. Ләкин туктарга ярамый. Шулчак баш очында таныш гүләү ишетелгән. Дрон көтмәгәндә генә килеп чыккан. Бер әйләнгән дә читкә киткән. Бераздан яңадан әйләнеп килгән һәм яралы ир өстендә эленеп калган, әйтерсең лә күзәткән, аның башын калкытуын көткән.

Соңрак Андрей якында гына каршы як пулеметчысы позициядә булуын аңлап алган. Пилотсыз очкыч безнең хәрбине ышык урыннан чыгарырга тырышкан. Бер генә саксыз хәрәкәт һәм барысы да тәмамланырга мөмкин иде бит. Ләкин Андрей язгы ташу сулары юып калдырган сай гына канау буйлап шуышуын дәвам иткән.  Коры үлән буйлап шуышып барганда, авызына тузан тулган . Ә баш очында һаман дрон бөтерелгән.

Бер мәлне ул янәдән Андрей өстенә килеп туктаган. Шунда ир аңа таба кулын гына селтәгән дә шуышуын дәвам иткән. Разведчиклар аны үз позицияләрендә күргәч, башта үз күзләренә ышанмаганнар. Бу участокны үтү мөмкин түгел диярлек санала, юкса. Әмма Андрей аны батырлык өчен дә, бүләк өчен дә узмаган. Яшәү теләге йөрткән аны. Иптәшләренә үзе үткән хәвефсез юл турында хәбәр иткән. Хәтта шул мизгелдә дә ул үзе турында түгел, башкалар турында уйлаган. Разведчиклар да, медиклар да гаҗәпләнүләрен яшермәгән. Алар мондый хәлдәге кешенең үлем коридоры аша ничек үтә алуын аңлый алмаган.

Бәлки, җавап Андрей Поповның холкындадыр. Кеше инде бөтенләй хәлсезләнгәндә дә күтәрелергә мәҗбүр итә торган эчке көчендәдер. Эвакуациядән соң аның тормышында яңа көрәш башлана: госпитальләр, операцияләр. Аннан соң озакка сузылган тернәкләнү. Бүген ветеранның җилкәсендә җиде катлаулы операция.

Алда тагын берсе көтә, ләкин ул башыннан кичкәннәр турында сөйләгәндә күбрәк үзе турында түгел, яшьләр, тәрбия, киләчәк турында сөйли.
 Бистә үзәгендә чик баганасы пәйда булуы да шуның белән бәйле. Район күләмендә зур «Аҗаган» хәрби-патриотик уены үткәрү турында хыяллануы да шуңа бәйле. Ул бүгенге малайлар Ватанны китаплардан гына түгел, йөрәкләре белән дә яратырга өйрәнсеннәр дип тели. 

Шулай ук фикердәшләре белән бергә Әфганстанда, Чечняда һәм башка хәрби бәрелешләрдә һәлак булган сугышчылар истәлегенә мемориал булдыру өстендә дә эшли.

– Моннан тыш, Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Фатыйх улы Зариповка, Александровка авыл җирлеге башлыгы Евгения Александровна Саушинага бик зур рәхмәтләремне белдерәсем килә, – ди ветеран үзе. 

Бәлки, чын каһарманның төп көче дә нәкъ менә шундадыр. Барлык кичергәннәрдән соң да кешеләр өчен яшәргә, булдырырга, тәҗрибәңне башкаларга тапшырырга көч табудадыр.

Андрей Валерьевич Попов кебек шундый кешеләр яшәгәндә хәтер дә яши. Каһарманлык та яши. Ватанга тугрылык та яши. Халкыбызга иң авыр сынауларны җиңәргә ярдәм иткән рухи көч тә яши.

Төп фотода: Лилия Гайнуллина, Андрей Попов, Евгения Саушина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading