Казаннан Мәскәүгә велосипедта барган юлчы тарихы.
Кемдер мөмкин түгел дияр дә онытыр. Ә кемдер, киресенчә, тимерне кызу чагында суга. Үз максатына тугры калучылар һәрвакыт күңелдә соклану хисләре уята. Гәрчә, кемнәрдер өчен аларның гамәлләре ахмаклык булса да... Сүзем, Казаннан Мәскәүгә кадәр велосипедта барган Венера Моисеева турында.
Венера Моисееваның элек үз бизнесы булган. Арчада кичке һәм туй күлмәкләрен ясаучы салонны җитәкләгән. “Эшем уңышлы иде, әмма, дөресен әйткәндә, ардым. Тәүлегенә 15-16 сәгать эштә югала идем. Үзем өчен яшәп карыйсым килде”, - ди Венера. Бизнесны сатып, ул үзенә яңа дус - велосипед алган.
- Велосипедта 7 ел йөрим, ә чыннан да ныклап 2 ел мавыгам. Шоссер (спорт белән шөгыльләнү өчен махсус велосипед) алгач, мин инде туктый алмадым. Велоярышлар, триатлон, спринт. Командабыз белән 2 нче урын яулап алдык, - ди вело-фанат.

“Акылдан яздыңмы әллә?”
Беренче җиңүләрдән соң Венера яңа максат куя. Казаннан Мәскәүгә кадәр вело-сәяхәткә җыена. Әзерлексез генә булмый. Аена Венера ким дигәндә 1 мең 500 километр узган. Ярты ел әзерлектән соң гына юлга чыккан.
- Башта Түбән Новгродка кадәр барырмын дип уйлаган идем. Шулай да ирем Мәскәүгә кадәр барырга рөхсәт итәр дип ышандым. Юлга чыккач, инде ирем куып тота алмады (көлә). Тулаем, сәяхәт 8 көнлек булды. 6 көн юлда идем. Минем көннәрем бертөрлерәк үтте. Иртәнге 6 да тордым, 7 дә юлга чыктым. Кафеда яки ягулык станциясендә тамак ялгап алдым.
Көненә уртача 150-180 километр юл үтә идем. Караңгы төшкәнче кунакханәгә кереп урнашырга тырыштым. Юлчыларым да булды. Беренче көнне вело-дустым Михаил белән бергә 120 километр уздык. Аннан дүртенче көнне Түбән Новгородта велосипедистка Любовь белән күрештек. Шәһәрне карадык, 80 километр юлны бергә уздык. Аннан юлларыбыз аерылды. Калган юлны үзем генә үттем, - ди Венера.
Машина белән булсаң да, озын юлга берүзеңә генә чыгу - куркыта. Батыр йөрәкле Венера сәяхәте турында туганнарына, якыннарына да әйтмәгән.
- Туганнардан беркемгә дә әйтмәдем. Берничә якын кешем генә белде. Әйткән булсам, борчылырлар иде. Болай да: “Акылдан яздыңмы әллә?”- дип әйтәләр иде (көлә). Әмма мин беркемне тыңламадым. Үзеңә максат куйгансың икән, димәк, эшләргә кирәк, - ди ул.

«Үземә су сиптем»
Олы юл Венераны төрлечә сынаган. Әмма алай да, аның бер генә мизгелгә дә барысын ташлап, кире кайтырга уй тумаган.
- Каршы җил генә бераз комачаулады. Тизлек якынча 1,5 тапкыр кими. Әле урыны-урыны белән юл кырыеда булмады. Кайвакыт куркынычсызлык кагыйдәсен саклау өчен җәяү дә барырга туры килде. М7 трассасы буенча машиналар, йөк машиналары да бик күп иде. Куркыныч мизгелләр булмады, йөк машиналарына күнектем.
Этләрдән һәм начар кешеләрдән үз-үземне саклау өчен саклану чаралары бар иде, ярый әле кирәге чыкмады. Бәхетемә тимер атым да сынатмады, ватылмады. Юлның соңгы көне генә кыенрак иде. Мәскәү өлкәсендә 34 градус эсселек булды. Юлда барганда үземә су сиптем. Әмма анысы да Мәскәүнең юллары белән чагыштырганда чүп кенә. Юллар бер зур лабиринт, - ди юлчы.

«Мин булдырдым»
Әмма максатка ирешкәч, барысы да онытыла. Ару хисен җиңү бәхете баса ди әңгәмәдәшем.
- Сәфәрдә уйланырга вакыт җитәрлек иде. Тормыш, кешеләр турында үзем өчен нәтиҗәләр ясадым. Җырлар җырладым, кайвакыт бөтенләй бернәрсә турында да уйламадым. “Берүзеңә күңелсез булгандыр?” - диләр. Юк, киресенчә, рәхәтләнеп үз-үзем белән вакыт үткәрдем. Финишка җиткәндә Кызыл мәйдан янындагы төп юлдан бару мизгеле мәңге күңелемдә уелып калды. Кояш байый, минем алда Кремль…
Мин бары сокландым һәм бу юлны үтүемә чиксез рәхмәтле идем. Мин булдырдым. Аннары шәһәр утларга күмелде. Төнге Мәскәүнең матурлыгын күзәттем. Миңа бу сәяхәт кенә җитмәде. Тагын вело-сәяхәтләр турында уйланам. Юлга чыкканчы үземә берәр хәбәр җибәрү мөмкинлеге булса бары тик: “Нәрсә, Пупсик, (велосипедның исеме - Пупсик) Мәскәүне яуларга барабызмы?”- дип кенә әйтер идем, - ди Венера Моисеева.

Казан-Мәскәү юлын велосипедта үткән юлчы киңәшләре
- Әгәр бу маршрутны узарга телисез икән, ерак араларга чыкканчы әзерлек кирәк. Диваннан гына торып китеп булмый. 1-2 көнлек сәяхәтләрдән башларга киңәш итәм.
Иң мөһиме - төзек велосипед, алгы һәм арткы фонарьлар, экипировка, ремонт өчен комплект. Бәрән рульле велосипед сайлагыз, ул җыйнаграк. Киңрәк рульне машиналар эләктерергә мөмкин. Ә йөк машиналары һәр 5 секунд саен үтә диярлек. Колакчыннар киеп барырга бөтенләй ярамый.
- Туклану турында да онытмагыз һәм бик күп су эчәргә кирәк. Теләсә нинди кардио йөкләнешләрдән соң калорияләр дефицитын тулыландырырга кирәк. Мин, әлбәттә, фигура артыннан күзәтәм, әмма туклануда чикләүләрем юк. Чөнки барлык артык каллорияләрне тренировкада ягуымны беләм.
Навигация белән кыенлыклар булырга мөмкин. Интернет һәм GPSка гына таянып булмый. Нигездә мин йөк машиналары кая барды, шунда юл тоттым. Дөрес, мин кичтән иртәгәге көнгә маршрут төзеп куйдым. Картаның сурәтен телефонга алдан сакладым. Хәерле юл сезгә!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар