Микроэлементлар җитмәвен үзлегеннән «дәваларга» маташуның нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин.
Россиядә тимер алмашы бозылуы күзәтелгән кешеләр саны сизелерлек арткан. Табиблар бәяләвенчә, соңгы биш елда бу күрсәткеч 20-45 процентка үскән. Белгечләр моны туклану гадәтләренең үзгәрүе, төрле чикләүле диеталарның киң таралуы, шулай ук организмның туклыклы матдәләрне үзләштерүенә йогынты ясаучы процедуралар саны арту белән бәйли.
Табиблар тагын бер тенденциягә игътибар итә: кешеләр микроэлементлар җитмәвен ешрак үзлегеннән «дәваларга» тырыша. Моның өчен тимер препаратлары, хәтта капельницалар кулланыла. Әмма белгечләр кисәтүенчә, тимер препаратларын контрольсез куллану сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудырырга мөмкин.
Анемия кемнәргә яный?
Табиблар сүзләренчә, тимер кытлыгы күбрәк яшь хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәгеләрдә күзәтелә. Кеше олыгайган саен анемия очраклары арта. Өлкән яшьтә тимер, В9 һәм В12 витаминнары җитмәү белән бергә килгән анемияләр, хроник авырулар белән бәйле анемия, шулай ук бөерләрнең хроник авыруы белән бәйле анемия ешрак очрый. Яшь хатын-кызларда исә анемия еш кына репродуктив функция белән бәйле.
Агарыну, сәбәпсез хәлсезлек, йөрәк тибешенең ешаюы, аз гына физик көчтән дә тын кысылу кебек билгеләр барлыкка килсә, шунда ук табибка мөрәҗәгать итеп, кирәкле анализлар тапшыру мөһим.

БАД һәм капельницаларга ышаныч
Статистика күрсәткәнчә, 2026 ел башыннан россиялеләр тимер запасын тулыландыру өчен кулланыла торган чараларга, 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 15 процентка күбрәк акча сарыф иткән. Тимер булган биологик актив өстәмәләргә (БАД) чыгымнар да 20 процентка арткан.
Аеруча инъекция рәвешендәге чараларга ихтыяҗ үскән. Бу чорда Россиядә 1,24 миллионнан артык төргәк шундый препарат сатылган, аларның гомуми бәясе 3,5 миллиард сум тәшкил иткән.
Үзлегеңнән дәвалану — куркыныч
Мондый процедураларны кайвакыт өй шартларында яки медицина эшчәнлегенә лицензиясе булмаган оешмаларда үткәрәләр. Андый урыннарда хәтта ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кирәкле белгечләр һәм җиһазлар да булмаска мөмкин. Ә препаратка көчле аллергик реакция башланса, кешенең гомеренә куркыныч яный.
Нәтиҗәдә, тимер белән агулану һәм икенчел гемохроматоз — тимернең бавырда, ашказаны асты бизендә һәм йөрәктә артык күп туплануы барлыкка килергә мөмкин. Бу цирроз һәм шикәр чире үсешенә китерә. Организм артык тимерне чыгара алмый, ә аның күп туплануы — агулы.
Белгечләр тимер җитешмәү проблемасын комплекслы хәл итәргә киңәш итә. Моның өчен хроник стресс вакытында йокыны җайга салу, ашказаны-эчәк тракты эшен тикшерү, туклануны үзгәртү һәм организмга кирәкле матдәләрне тулыландырырга ярдәм итүче продуктларны рационга кертү мөһим.
Тимер нормасы: организмга көненә күпме кирәк?
Өлкән кеше өчен тимергә уртача тәүлеклек ихтыяҗ 8-18 мг тәшкил итә. Әмма бу сан һәркем өчен дә бертөрле түгел.
Ир-атларга, гадәттә, көненә 8 мг тимер җитә.
Бала табу яшендәге хатын-кызларга — якынча 18 мг, чөнки тимернең бер өлеше айлык күрем вакытында югала.
Йөклелек вакытында тимергә ихтыяҗ тагын да арта.
Кызыклы факт: организм тимернең үзләштерелүен өлешчә үзе көйли. Әгәр тимер запасы аз икән, ул аны күбрәк сеңдерергә тырыша, ә запасы җитәрлек булганда — азрак. Шуңа күрә ризыктагы тимер күләме һәрвакыт организмга шул ук күләмдә үзләштерелә дигән сүз түгел.
Тимер организмга гемоглобин барлыкка килү өчен кирәк. Гемоглобин — кислородны бөтен организм буйлап йөртүче аксым. Тимернең ике төре бар: гемлы һәм гемсыз.
Табиб-эндокринолог Зифа Павлова тимергә бай 12 продуктны атады: Гемлы тимер (организм тарафыннан җиңелрәк үзләштерелә):
.jpeg)
Моллюсклар
100 граммында 3 мг кадәр тимер (тәүлеклек норманың якынча 17 проценты).
Шулай ук В12 витамины, аксым һәм омега-3 май кислоталарына бай.
"Яхшы" холестерин дәрәҗәсен сакларга ярдәм итә ала.
Балык
85 грамм консервланган тунецта 1,4 мг тимер (тәүлеклек норманың 8 проценты).
Омега-3, В12 витамины, ниацин һәм селен чыганагы.
Рационга шулай ук скумбрия, сардина һәм пикша да кертергә мөмкин.
Бавыр һәм башка субпродуктлар
100 грамм сыер бавырында 6,5 мг тимер (тәүлеклек норманың 36 проценты).
Шулай ук В төркеме витаминнары, бакыр, селен һәм аксымга бай.
Бавырда А витамины һәм баш мие белән бавыр эшчәнлеге өчен мөһим булган холин күп.
Кызыл ит
100 грамм сыер фаршында 2,7 мг тимер (15 процент).
Даими рәвештә ит һәм балык ашаучыларда тимер җитмәү ешрак күзәтелми.
Шулай ук аксым, цинк, селен һәм В төркеме витаминнары чыганагы.

Күркәнең кара ите
100 граммында 1,4 мг тимер (8 процент).
Кара иттә тимер ак иткә караганда күбрәк.
Моннан тыш ул аксым, цинк, селен һәм В төркеме витаминнарына бай.
Гемсыз тимер(үсемлек чыгышлы ризыкларда була, организм тарафыннан авыррак үзләштерелә):
Шпинат
100 граммында 2,7 мг тимер (15 процент).
С витамины булу сәбәпле, тимер яхшырак үзләштерелә.
Каротиноидларга бай, алар күз сәламәтлеге һәм антиоксидант сакланышы өчен файдалы.
Үсемлек мае белән бергә ашау киңәш ителә.
Кузаклылар
Бер чынаяк пешкән ясмыкта 6,6 мг тимер (37 процент).
Ярты чынаяк кара фасольдә — 1,8 мг.
Клетчатка, фолий кислотасы, магний һәм калий чыганагы.
Тимер яхшырак үзләштерелсен өчен помидор, яшел тәмләткечләр яки цитрус җимешләре белән ашарга киңәш ителә.
.jpg)
Кабак төшләре
28 грамм порциядә 2,5 мг тимер (14 процент).
Шулай ук тәүлеклек магний нормасының якынча 40 процентын тәэмин итә.
Салатка, боткага кушарга яки файдалы кабымлык итеп ашарга мөмкин.
Киноа
Бер чынаяк пешкән киноада 2,8 мг тимер (16 процент).
Аксым, фолий кислотасы, магний, бакыр, марганец һәм антиоксидантларга бай.
Глютенсыз продукт.
Брокколи
Бер чынаяк пешкән брокколидә 1 мг тимер (6 процент).
Әмма анда С витаминының тәүлеклек нормасының 112 проценты бар, бу тимернең үзләштерелүен сизелерлек яхшырта.
Шулай ук фолий кислотасы, клетчатка һәм К витамины чыганагы.
Тофу
Ярты чынаяк тофуда 3,4 мг тимер (19 процент).
Бер порциядә якынча 22 г аксым, шулай ук кальций, магний, селен һәм изофлавоннар бар.
Кара шоколад
70 проценттан ким булмаган какаолы 28 грамм шоколадта 3,4 мг тимер (19 процент).
Магний, бакыр һәм пребиотик клетчаткага бай.
Әмма ул калорияле продукт булганлыктан, порция күләмен контрольдә тоту мөһим.
Гүзәл Камалова әзерләде
Комментарийлар