16+

Кино аша укыту: Казанда педагоглар өчен яңа клуб эшли башлый

Казанның яңа Укытучылар йортында мәгариф хезмәткәрләре өчен яңа һөнәри үсеш мәйданчыгы — кино карау клубы ачыла.

Кино аша укыту: Казанда педагоглар өчен яңа клуб эшли башлый

Казанның яңа Укытучылар йортында мәгариф хезмәткәрләре өчен яңа һөнәри үсеш мәйданчыгы — кино карау клубы ачыла.

Очрашуларны 129 нчы мәктәпнең информатика укытучысы Ерлан Аймаганбетов алып барачак. Казанда мәгариф хезмәткәрләре өчен яңа Укытучылар йортында кино карау клубы ачыла. Беренче очрашу 25 сентябрьдә узачак. Биредә катнашучылар фильмнарны карап кына калмаячак, ә андагы каһарманнарның үз-үзләрен тотышын, укучыга үрнәк булырлык сыйфатларын, аларның кылган гамәлләрен һәм укытучы һөнәренә бәйле мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәчәк, үзара тәҗрибә уртаклашачак.

Әлеге очрашуларны 129 нчы мәктәпнең информатика укытучысы Ерлан Аймаганбетов алып барачак. Үз эшчәнлегендә ул кино аша укыту-тәрбияләү алымнарын киң куллана. Мондый яңа формат педагогларга рәсми булмаган мохиттә аралашырга, фильмнар турында фикер алышырга һәм фикердәшләр табарга мөмкинлек бирәчәк.

Кинокичә 18:00 сәгатьтә башлана. Мәгариф идарәсе белдерүләренчә, чарага бару өчен алдан теркәлү узарга кирәк.

Киләчәктә Укытучылар йортында кызыксынулар буенча башка клублар да ачарга ниятлиләр.

Искәртеп үтәбез, Подлужная урамындагы 49а йорт адресы буенча урнашкан яңа Укытучылар йорты Казанда сентябрь башында гына ишекләрен ачты. Ул Россиядә укытучыларның һәм мәгариф өлкәсе җитәкчеләренең һөнәри үсешен бер түбә астына җыйган беренче шундый мәйданчык булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading