16+

Ялгыз калудан курыктым

Бервакыт дус кызым мине үзе белән абыйсына кунакка алып барды. Ильяс бик чибәр, тәртипле ир булып чыкты.

Ялгыз калудан курыктым

Бервакыт дус кызым мине үзе белән абыйсына кунакка алып барды. Ильяс бик чибәр, тәртипле ир булып чыкты.

Миңа – 30, аңа – 40 яшь.

Кич озакка сузылды. Арып, ул күрсәткән бүлмәгә кереп яттым да йоклап киткәнмен. Уянсам, дус кызым кайтып киткән, без икәү генә калганбыз. Иртән Ильяс мине өемә илтеп куйды. Шул көнне ул миңа сәгать саен шалтыратты. Икенче көнне үк бергә яшәргә тәкъдим итте.

Мин каршы килдем. Чөнки әле яраткан кешем белән аерылышканнан соң күңел яралары төзәлмәгән иде. Яңа мөнәсәбәтләргә әзер түгел идем. Әмма ничектер үзе сиздермичә генә тормышыма кереп китте ул. Күп тә үтмәде, без очраша башладык.

Аның кызларны яратуын тиз аңладым. Берсен дә игътибарсыз калдырмый иде. Шул чакта үземә сүз бирдем: артык хисләргә бирелмәскә, аны яратмаска. Бары тик очрашып кына йөрергә. Ләкин тормыш башкача борылды.

Бервакыт эштә бер кыз янына килүен күрдем. Күземә күренә дип торам! Күңелемдә нәрсәдер өзелеп төшкәндәй булды. Әмма мин күрмәгәнгә салыштым. Ул да мине күрмәде. Шунда ук китәргә тиеш идем, беләм. Әмма ялгыз калудан курыктым. Аныңсыз күңелсез булыр кебек тоелды.

Диңгезгә ялга киткәч тә аны уйлап йөрдем. Сагындым. Телефоннан сөйләшеп торсак та, җитмәде. Нәкъ шул вакытта аңладым: мин аны яратам икән.

Кайткач, күп уйлап тормадым – киемнәремне җыйдым да, аның янына күченеп килдем.

Башта барысы да яхшы кебек иде. Әмма тиздән фатирга чит кызлар килә башлады. Берсе, икенчесе… Һәркайсы үзен аның кызы дип таныштырды. Мин аларны куып чыгара башладым. Үземчә бәхетем өчен көрәштем. Ләкин бу бернине дә үзгәртмәде. Ильяс һаман да шул ук булып калды.

Бер көнне, үзе йоклаганда, телефонын карадым. Бәлки карамаска кирәктер… Әмма түзмәдем. Күргәннәрдән чәчләрем үрә торды. Ул бөтен бу вакытта башка кызлар белән дә аралашып, очрашып йөргән икән. Берсенә сагынуын язган, икенчесен очрашуга чакырган, өченчесен кинога, дүртенчесен шашлыкка…

Иртән барысын да әйттем дә чыгып киттем. Ул дәшмәде дә. Хәзер мин ялгыз. Әмма күңелемдә ул гына. Беләм, күпләр мине аңламас. “Нигә аның телефонын карадың?” диярләр. Әмма шикләнеп, алданып яшәү тагын да авыррак бит.

Әгәр ул килеп гафу сораса, мин аны гафу итәчәкмен… Чөнки мин аны һаман да үлеп яратам. Нишләргә? Мин үзем дә җавап таба алмыйм…

Айгөл З.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading