16+

Иптәшләре аны һәлак булды дип уйлаган… Мамадыш егетенең яу кырыннан могҗизалы кайтуы

Кайбер язмышлар тыныч кына, күзгә артык чалынмыйча гына ага. Алар турында купшы сүзләр дә әйтелми, мактау да яудырылмый.

Иптәшләре аны һәлак булды дип уйлаган… Мамадыш егетенең яу кырыннан могҗизалы кайтуы

Кайбер язмышлар тыныч кына, күзгә артык чалынмыйча гына ага. Алар турында купшы сүзләр дә әйтелми, мактау да яудырылмый.

Әмма вакыт узгач кына аңлыйсың: тын гына яшәгән шул кешеләр иң зур сынаулар аша узган була.

Гомер юлы һәркемгә дә тигез бирелми. Кемгәдер ул җиңел җилдәй кагыла, ә кемнедер давылларга ташлый. Ләкин нәкъ менә шул давыллар кешенең чын асылын ача. Яу кыры, югалту, аерылышу, кайту, яңадан башлау… Болар – китап битләреннән генә укый торган сүзләр түгел. Алар кемнеңдер көндәлек тормышы.

Мамадыш егете Рөстәм Гыйлемханов та – шундыйлардан. Гади авыл малаеннан хәрби хәрәкәтләр ветеранына кадәр юл үткән ул, батырлык турында да кычкырып сөйләми. Ул аны гамәлләре белән раслый.

 Тамырлар көч биргән җир
Рөстәм 1981 елда Татарстанның Мамадыш районы Зверосовхоз бистәсендә дөньяга килгән. Урманчеевск авыл җирлегенә кергән бу кечкенә генә торак пунктта аның балачагы узган. Әмма бу балачак җиңелләрдән булмаган. 

Аңа өч яшь тулганда, гаилә ишеген кайгы шакыган – әтисе вафат булган. Әнисе Сәйдә апа өч баласын ялгызы үстергән. Өйдә терәк булырдай ир-ат юк, әмма нык ихтыярлы әни кеше балалары өчен җанын бирергә дә әзер. 

Өлкән апасы Рөстәмнән – 12, абыйсы Рәшит – ике яшькә олы. Бер йортта өч бала, тол ана һәм сабырлык белән үрелгән көнкүреш.
Авыл тормышы чыныктыра. Кечкенәдән хезмәтнең нәрсә икәнен белеп үскән Рөстәм. Татар мәктәп-гимназиясен тәмамлаган. Ул чакта мәктәп нәкъ шулай аталган. Аннары Казан сәүдә-икътисад техникумында белем алган. Әмма тормыш аны тиздән тагын бер сынау юлына чыгарган – армия.

Ир-егетне чыныктырган еллар
Ике ел Түбән Новгород өлкәсендә эчке гаскәрләрдә хезмәт иткән ул. Демобилизациягә санаулы көннәр калганда, аны Чечняга җибәргәннәр. Анда ике ай хезмәт итеп кайткан. Яшь егет өчен бу вакытлар – үзе бер мәктәп. Корал тоту гына түгел, җаваплылык, иптәшеңә тугры булу, куркуны җиңү дәресләре дә була ул. 
Кайту белән Казанда ОМОН хезмәтенә урнашырга хыялланган Рөстәм. Әмма әнисе хафага төшкән. “Төпчек малай бит син, кайт, әни янында бул”, – дигән өлкән абыйсы да. Олылар сүзен тыңлаган Рөстәм. Тормышын тыныч юлдан алып бара. 

Өйләнгән. Ике кызлары туган. Әмма гаилә бәхете озакка бармаган. Юллары аерылган. Шулай да ул кызларын тәрбияләүдән читләшмәгән. “Ике кызым да миңа бик якын”, – ди ул. Һәм бу сүзләрдә коры горурлык сүзләре түгел, ә әти йөрәге авазы ишетелә.
Төрле эшләрдә эшләгән: мебель тышлау, завод, шәһәр тормышы... Әмма язмыш аны яңадан хәрби юлга борырга әзерләп куя.

Карар кабул иткән мизгел
2022 елның көзе. Иң борчулы вакыт. Махсус хәрби операция игълан ителде. Рөстәм бу хәбәрне читтән күзәтеп кенә кала алмый. Әмма бу юлы карар кабул итү җиңел булмый – олы кызы 9нчы сыйныфны тәмамлый, көллияткә керергә җыена. Әтисенең терәге кирәк.

Ул башта кызын имтиханнарын тапшырырга озата, документларны Чаллы төзелеш көллиятенә тапшыра. Бары тик яңа уку елы башлангач кына, абыйсы Рәшит белән бергә контракт төзи.

Рәшит 1979 елгы, моңарчы да хәрби хезмәт тәҗрибәсе булган. 
Ике туган, ике язмыш – әмма бер карар. Алар бер ротада булсалар да, төрле вазифалар башкаралар. Рөстәм – разведкада, Рәшит – шофер.

Ут эчендәге айлар
15 сентябрьдән 21енә кадәр полигонда әзерлек үтәләр. 26 сентябрьдә инде Донецк җирләренә юнәләләр. Рөстәм тугыз ай разведкада хезмәт итә.
- Ике «Тигр» машинасына утырып, ун кеше керәбез. Билгеле бер ноктага кадәр барабыз да, аннары җәяүләп китәбез, – дип искә ала ул. - 
Һәр бирем – билгесезлек. Һәр минут – үзгәреп торган вазгыять. 

Каршы якта күбесе ялланган кешеләр булуын да яшерми. Әмма кем генә булмасын – барысы да бер үк шартларда.

Бер бирем вакытында Рөстәм каты контузия алган. Берникадәр вакыт яу кырында элемтәсез кала. Иптәшләре аны үлгән дип уйлыйлар. Бу хәбәр хәрбинең әнисенә дә барып ирешкән. Әни йөрәге мондый сынауга ничек түзсен? Әмма могҗизадыр инде Рөстәм исән калып иптәшләре ягына көч-хәл белән чыга алган.

Бу вакыт эчендә ниләр күргәнен, яу кырыннан тоташ ут астыннан ничек чыга, бер йотым су, бер азыксыз калып чыга алуын бер үзе генә белә.
- Аллага шөкер, мин исән, – ди ул тыныч кына. Әмма бу сүзләр артында нинди упкыннар ятканын күз алдына китерү дә кыен.
Укрепрайоннар, җир асты шәһәрләре, еллар буе әзерләнгән оборона – болар барысы да хәрби хәрәкәтләрнең никадәр катлаулы булуын күрсәтә. Җирле халык белән аралашу да мөмкин түгел – хәвеф зур. Ике ел алгы сызыкта хезмәт иткән ул. Һәм нәкъ ике елдан соң гаилә хәле буенча өйгә кайтарылган.

Тыныч тормыш сынавы
Әнисенә әле февраль аенда гына 83 яшь тулды. Авырудан интегә. 
– Баштан апабыз Санкт-Петербургтан кайтып карап торды, әмма соңрак мин кайтырга карар кылдым. Тыныч тормышка ияләшү җиңел булмады. Баштагы ике ай аеруча авыр үтте. Үземне ялда гына кебек хис итәм, тиздән кире чакырырлар төсле тоела. Табиблар моны адаптация синдромы дип аңлатты. Организм яу кырындагы режимнан чыга алмый. Әмма әни янында булу, кызларым белән аралашу, туган авыл һавасы акрынлап күңелне тынычландырды. Хәзер әнине карыйм, - ди Рөстәм үзе. 

Пилорама оештырган. Кереме шактый тыйнак булуына карамастан, хәзерге вакытта алгы сызыкта булган иптәшләренә төзелеш материаллары җибәреп тора. Бу – аның өчен дәвам итүче хезмәт. Корал тотып түгел, иптәшләренә ярдәм белән. Батырлык орден-медальләр генә үлчәнми, бу бәхәссез. 

– Ул кайчакта әниең янында калу да. Кызың имтихан тапшырганчы китмәү дә. Кайгылы хәбәрдән соң исән кайтып, яңадан яшәүгә өйрәнү дә, - ди хәрби. 
Рөстәм Гыйлемханов бүген киләчәген туган авылында күрә. Дәүләт программаларын өйрәнә, үз эшен киңәйтергә тели. Аның абыйсы әле дә махсус операция зонасында. Димәк, бу гаилә өчен сынау әле тәмамланмаган. 

Ләкин иң мөһиме алар бергә. Яу кыры аны кырыслатса да, күңеле белән йомшак калган. Ул һаман да ярдәмчел, битараф түгел, якыннары өчен терәк һәм таяныч.
Бәлки, чын каһарманлык нәкъ шундадыр – ут эчендә дә, тыныч тормышта да кешелекне югалтмаудадыр.

Ветеран боевых действий поделился воспоминаниями о службе в спецоперации


Билгеле булганча, Татарстанда «Пилотсыз авиацион системалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading