16+

Ирем туй күлмәгемне сатып, автоматта уйнаган

Бүген тагын элеккеге ирем төшемә керде. Имеш, безнең фатир ишегенә күп итеп келәй сылап ябыштырып куйган: ишек ачылмый.

Ирем туй күлмәгемне сатып, автоматта уйнаган

Бүген тагын элеккеге ирем төшемә керде. Имеш, безнең фатир ишегенә күп итеп келәй сылап ябыштырып куйган: ишек ачылмый.

Без аның белән 5 ел очрашып йөрдек. 5 ел!!!

Бәйрәм вакытлары булганлыктан, ярдәм сорарлык кеше дә юк, имеш. Әле ул гына да түгел, буяу алып, зур хәрефләр белән ямьсез сүзләр язып та киткән икән. Җавапка да тартып булмый үзен: коридорда видеолар булса да, утны сүндерү җаен тапкан: берни күренми, имеш...

Кешегә иң ләззәт бирә торганы да, иң авырттырып җәрәхәтли торган нәрсәләр дә бер хис — ышану аркасында барлыкка килә, минемчә. Менә мин гомеремнең иң зур ялгышын ясадым — яраткан кешемә ышандым. Ә ышанырга кирәк булмаган! Булмаган! Бигрәк беркатлы инде үзем! Барлык кешеләрне дә үз каланчамнан торып бәялим шул. 
Язмышымның кем кулындадыр уенчык булганлыгы көннән-көн бәгыремне телгәли, үзәгемне өзә.

Яшьлегемнең иң матур елларын, чәчәк кебек чагымны кемнеңдер үз нәфесен тыя алмаган гадәтләре, әти-әнисенең улларының мәнфәгатьләре өчен, туганнарының бик йомшак итеп әйткәндә, «ямьсез» гадәтле энекәшләрен кем җилкәсенәдер аудару, котылу теләкләрен үтәүче бер мәхлук җан булуыма үртәләм, ачуым килә. 

Булачак ирем белән танышканда без инде иләс-миләс үсмер вакытларны узган идек. Без аның белән 5 ел очрашып йөрдек. 5 ел!!! Шул 5 ел эчендә кешене белеп бетерергә була иде дә бит! Минем кадәр дә аңгыра, беркатлы, кешегә ышанучан бүтән бер кеше җир йөзендә юктыр, билләһи!

лудоман. фото ти

«Уйнасын шунда, сиңа зыян ясамый ич»

Ә бит белгәннәр! Аның уен автоматларында уйнап эштән чыккан бер бәндә икәнен бөтен якыннары белгән! Мин — рухи сукыр булганмын, күрмәдем. Туганнарына безнең кушылу яхшыга гына булды. Бер имгәкне минем җилкәгә утырткач, җайлы бит. «Балаларны урнаштырдык», — дип мактанып йөргән әнә, әнисе…

Автоматта уйнаучы кешенең нинди булуын аның иң якын кешеләре генә белә. Маңгаена — лудоман дип язылмаган, чөнки. Ул җәмгыяттә яши — синең, минем арада йөри, матур итеп сөйләшә, бөтен кеше белән уртак тел таба.

Ул ягымлы, ярдәмчел, кешеләргә ярый белә... Ә өйдә... өйдә синең янәшәңдә утыра ул. Кеше синең яныңда кебек. Тик ул сине күрми, ишетми. Аның уйлары бүтән җирдә йөри — әйтерсең зомби. Ул теләсә нинди сәбәп табып өйдән чыгып китәргә, яңадан уйнар өчен теләсә нинди юл белән акча табарга тели. Юк, эчеп-тузынып тавыш чыгармый ул, үз-үзен белештерми теләсә-ни эшләп йөрми, җомгаларда мәчеткә бара хәтта! «Уйнасын шунда, сиңа зыян ясамый ич», диярләр андый кеше белән очрашып карамаганнар. Лудоманга кияүгә чыгып караганчы мин дә шулай дип уйлый идем…

лудоман. фото ти

«Һәр кеше үз тормышын үзе төзи, үз юлын үзе сайлый»

Аннан соң иң кызыгы һәм иң кызганычы башлана... Син белгән, аралашкан, чыбык очы гына булган кешеләргә дә бурычлы булуың ачыклана... Күрше нигә миңа шулай кырын-кырын карый микән, дисең — аңа бурычың бар икән, бактың исә... Әйе, хатын да бурычлы! Чөнки хатынның ышанычлы булуына таянып җыйган бит ул акчаларны! Хатынга кирәк дип җыйган! Шул рәвешле таныш-белешләрең, туган-тумачаларыңның да сиңа булган ышанычы җуела... Өйдә булган кыйммәтле әйберләр, документлар югала башлый... Бергә бәхетле булырга хыялланган затның гәзиткә язарга ярамый торган әллә нинди юллар белән акча эшләргә тырышканлыгын да соңрак төшендем...

Кайбер психологларның иң яраткан сүзләре: «Һәр кеше үз тормышын үзе төзи, үз юлын үзе сайлый» диләр. Үзең сайлыйсың шул. Кияүгә чыкканда мин дә игроманга кияүгә чыгып ике бала табам да, аерылып кайтып аларны ялгызым, әтисез үстерәм, дип чыкмадым. Бердәнбер тиң ярым белән матур гаилә корып, бер уйда булып тигезлектә балалар үстерергә, бәхетле булырга хыялландым. Хыялландым гына түгел, мин моңа ышандым! Күркәм картлыкны бергә каршыларбыз, дип уйладым. Бүтәнчә булу мөмкин дә түгел! Ә бит бәхетле булырга һәркемнең хакы бар. Минеке дә! 

«Хатын-кызның бәхете — ирдән» дип әйтүчеләргә дә көлеп карый идем. Янәсе, ничек ирдән булсын, ир — баш, хатын-кыз — муен, юнәлешне дә хатын-кыз бирә, имеш. Ә ул башта ми әсәре булмаса, муен гына берни эшли алмый икән шул…

Бүгенгедәй исемдә, икетуган апам белән туй күлмәге сайлап йөргән идек. Берничәне киеп карадык, берсе күңел түремә керде дә утырды! Әмма минем размерда түгел, бераз кечерәк. Ризыклардан үз-үземне чикләп, күбрәк хәрәкәтләнеп тәки ябыктым бит! Бер айдан миңа ошаган күлмәкне киеп карадым — күлмәк миңа зур булып калган — кечерәйтергә туры килде хәтта. Шул күлмәгемне киеп туй иткән көнне үземне принцесса кебек хис иттем. Ә ир кисәге шул туй күлмәгемне сатып, автоматта уйнаган!..

Зәйнәп Халитова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading