16+

Иренең хыянәтенә түзеп, балаларын үстергән Гөлфидә: «Әллә ашыкмыйсыңмы?»

Гыйбрәтле язмышлар арасында бер-берсенә охшаганнары да очрый. Беркөнне бер танышым: «Безнең тормышны каян белеп яздың»,─ дип шалтырата.

Иренең хыянәтенә түзеп, балаларын үстергән Гөлфидә: «Әллә ашыкмыйсыңмы?»

Гыйбрәтле язмышлар арасында бер-берсенә охшаганнары да очрый. Беркөнне бер танышым: «Безнең тормышны каян белеп яздың»,─ дип шалтырата.

Башка кеше язмышы икәнен әйткәч, аның: "Әйдә, безнекен дә үз күзләрең белән күреп кит әле",─ дигәненә каршы килмәдем.

Шәһәрдән ерак булмаган бер бистәдә үз йортлары белән яшиләр икән. Кайчандыр үз көчләре белән салынган өй бүген ике гаиләгә бүленгән. 

Бер түбә астында ике гаилә

Гөлфидәне мәктәп елларыннан бирле беләм. Сыйныфта яхшы укуы, тырышлыгы, оста итеп җырлавы белән аерылып торган кыз иде ул. Үзенә күз салып йөргән егетләргә әлләни исе китмәде аның. Мәктәптән соң, ни өчендер югары уку йортын да сайламады. Казанга китеп, заводка эшкә урнашты. Шулай да туган авылы юлларына тузан кундырмады кыз. Авыл баласы һәр атна ахырында әти-әнисенә булышып килергә гадәтләнгән бит. Ул чакта авыл яңалыкларын белешеп торырга телефоннар да юк. Яшьләр арасындагы соңгы хәбәрләрне дә клубта ишетәсең. 

Бервакыт клубта яңа гына армиядән кайткан күрше авыл егете Фазылның гармунда уйнавы әсир итә Гөлфидәне. Шул көнне егет аны озата кайта. Үзенең дә шәһәргә китәргә җыенуын яшерми Фариз. Берничә ай очрашып йөргәннән соң, сөйгәненә тәкъдим дә ясый. Үзенең "тәмле теле«енә ышандырып куя. Әти-әнисенең: «Әллә ашыкмыйсыңмы, Гөлфидә? Син яшь бит әле» дигән сүзләренә дә колак салмый кыз.

Село. ФОТО: ТИ


Балаларының әтисе дә үз улыннан баш тарта

Өйләнешеп бер ел узуга, башта кызлары Зәлифә, аннары уллары Разит дөньяга аваз сала. Ул чакта үзенең чын йөзен күрсәтә башлый Фариз. Көнләшү дигән "яман чир«е белән Гөлфидәнең теңкәсенә тия. Уллары тугач та: «Бу бала минеке түгел», — дип аннан баш тарта. Әнисе генә түгел, Разит та әнә шул нахак сүзне ишетеп яши. (ДНК бирергә барырга җыенган җирдән аларны туктата).

  • «Эштән вакытында кайтырга», ─ дигән кисәтүләре тәмам туйдырып бетерә хатынны. Иренең яман гадәтләре турында Гөлфидә гаилә дуслары булып йөргән Нуриягә дә сөйләп бара. Әлеге гаилә дуслары аларда еш кунак була. 

Бервакыт Нуриянең ире катлаулы операциядән соң, терелә алмыйча якты дөньядан китеп тә бара. Шул вакыт Фариз Нуриягә «ярдәм итәргә» дип, өйләренә барып йөри башлый. Тора-бара алар арасында «мәхәббәт хисләре» кабынганын ишеткән Гөлфидә аптырап кала. Үзеңнең эч-серләрне ышанып сөйләгән кеше ничек инде сиңа хыянәт итәргә мөмкин?! Беркөнне Фариз бу хакта хатынына үзе җиткерә:

— Без Нурия белән шушы өйдә яшәргә җыенабыз. Йортның бер бүлмәсендә сез яшәрсез, ─дип шаккаттыра ул.

Авыл. Фото: ТИ

«Без Нурия белән шушы өйдә яшәргә җыенабыз»

Гөлфидәнең "сердәш«енә әйләнгән Нуриянең бу оятсыз адымы күршеләрендә дә нәфрәт уята. Ике бала янына башка хатын алып кайткан ата кеше үзенең әлеге гамәле балаларга ничек тәэсир итүен уйлап та карамый. Нурия улын фатирында калдырып, «дуслары» йортына күченеп килә. Фаризның бу адымына балалары(улына ─ 18, кызына 17яшь була) бик хурлана. 

  • Әнә шулай бер түбә астында яшәүләренә шактый вакыт узган инде. Туганнары гына түгел, таныш-белешләре дә Гөлфидәнең сабырлыгына, ихтыяр көченә гаҗәпләнәләр. 

Гөлфидә берничә урында эшли-эшли балаларына югары белем алырга булышкан. Кызы Зәлифә үзе белән бергә укыган егет белән гаилә корып җибәргәннәр. Өч балалары үсеп килә. Әмма аларның да соңгы вакытта аралары суынуы гаиләне борчуга салган. Гаилә башлыгы бер ел элек башка шәһәргә акча эшләргә, китеп барган. Бер кайтуында ул үзенең аерылырга җыенуын әйтеп сала. Зәлифәгә шул сүз җитә калган. Балалары белән фатирга күченеп, аерым яши башлаганнар. 

Село. Фото:ТИ

Кичерү өчен дә кайвакыт еллар кирәк

Разит исә бүгенге көндә үзе сайлаган һөнәре буенча эшли. Бик тырыш, булдыклы егет икәнлеге күренеп тора. Әнисенең ышанычлы терәге ул. Күрше бүмәдә яшәүче әтисе белән бөтенләй аралашмый. Әнисенә нахак бәла таккан өчен гафу итә алмый ул аны.

Үзенең гаиләсен шулай рәнҗеткәне өчен Фариз күптән гафу үтенергә тиеш тә бит, югыйсә. Әмма ул адымны кайчан ясар, әлегә билгесез. 

Люция Хәбибуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading