16+

Юл һәлакәтендә гомере өзелгән Булат Сатретдинов турында укытучысы: «Йөрәк һаман ышанмый...»

Юл һәлакәтендә Царево бистәсендә яшәп, шундагы лицейны тәмамлаган Булат Сатретдиновның гомере өзелгән.

Юл һәлакәтендә гомере өзелгән Булат Сатретдинов турында укытучысы: «Йөрәк һаман ышанмый...»

Юл һәлакәтендә Царево бистәсендә яшәп, шундагы лицейны тәмамлаган Булат Сатретдиновның гомере өзелгән.

Аның турында сөйләгәндә укытучысы Гөлгенә Илсур кызы Мостафина күз яшьләрен тыя алмый.
— Сөйләшә дә алмыйм... Елыйм да елыйм... Минем балакаем иде бит ул...
Шуннан соң озын тынлык. Аннан өзек-өзек җөмләләр. Укытучы йөрәге өчен мондый югалтуны сүзләргә салу мөмкин түгелдер дә.

— Минем уң кулым иде ул. Минем кыңгыравым...
Бу сүзләрдән соң тагын тынлык...
Гөлгенә Илсур кызы Булатны Питрәч районындагы “Царево Утары” торак комплексындагы Камалеев исемендәге күп профильле лицейда җиденче сыйныфта укыта башлый. Ә тугызынчыда аның класс җитәкчесе була.
— Мин аларны җиденче сыйныфта алдым. Аннан соң класс җитәкчесе булдым. Без бик бердәм идек. Ә 27 июльдә... Безнең сыйныфтан авариядә өч егет зыян күргән иде, Булатыбыз менә мәңгелеккә китте... Бу йөрәк күтәрә торган кайгы түгел...

Булат сыйныфта иң кечкенәсе булган. Әмма яшь буенча гына.
— Абруе искиткеч иде. Класста 14 малай укыды. Тәнәфескә чыгуга, бөтенесе дә минем янга килеп җитә. Ә кирәк булса: «Булат, егетләрне җый әле», дип бер генә әйтә идем. Берничә минут та үтми барысы да үз урыннарында. Ул оештыра белде. Шуңа күрә һәрвакыт староста булды, - ди Гөлгенә ханым.

Дәрестә дә үзенә генә хас шаянлыгы белән истә калган.
— Тыныч кына утыра торган малай түгел иде инде. Сөйләшә, көлдерә... Әмма сорасаң, һәрвакыт җавап бирә, чөнки тыңлый иде. Уку җиңел бирелде аңа. Дүртле-бишлегә генә укыды, - ди Гөлгенә Ильсуровна. - Аның энергиясе бөтен сыйныфка җитәрлек иде. Үзе бокс белән шөгыльләнде. Үзенә бөтен малайларны диярлек ияртте. Ярты сыйныф бокс түгәрәгенә йөри башлады. Соңгы вакытта үзе дә кечерәкләрне өйрәтә иде.
Булат мәктәптә генә түгел, «Форпост» хәрәкәтендә дә иң актив егетләрнең берсе була. Командир итеп тә аны сайлыйлар. Хәрби-патриотик ярышларда күпсанлы җиңүләр яулый, иҗади бәйгеләрдә дә һәрчак алдынгылар рәтендә була.

Аның турында «Форпост»та болай дип язганнар: «Булат һәрчак ярдәмчел, киң күңелле, тормышны яратучы егет иде. Кече яшьтәгеләргә остаз булды, иптәшләренә таяныч булды, үз үрнәге белән башкаларны рухландыра белде...»
— Бу сүзләрнең һәрберсе дөрес, — ди Гөлгенә Илсур кызы. — Дүшәмбе саен дәүләт флагын күтәрүне дә аңа ышанып тапшырдылар. Җаваплылык аның холкында иде. Командир булды. Һәр эшне ахырына кадәр җиткерә иде.
Булат әнисе Оксана Илнуровнаның бердәнбер улы булган.

— Әнисе аны ялгызы үстерде. Бөтен гомерен улына багышлады. Бөтен өметләре шул балада иде...
Укытучының тавышы тагын өзелә.
— Безнең дә өметләр зурдан иде. Киләчәктә Ватанны саклаучы егет булыр дип уйладык. Үзе көчле, үзе акыллы, кешеләрне үз артыннан ияртә белә иде... Ул әле яшәргә тиеш иде, яңа үрләр яуларга, яшьләргә үрнәк булырга, әнисенең таянычы булып яшәргә. Сабыем... Йөрәк һаман ышанмый, — дип кабатлый укытучы. 
Юл һәлакәтендә фаҗигале төстә һәлак булган Булатның гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар: Саклык банкының карта номеры: +7 937 288 35 28 Светлана Ф. исемендә (Оксана Ильнур кызының апасы). Һәр ярдәм зур әһәмияткә ия. Битараф калмаган һәркемгә Аллаһның рәхмәте булсын.
Урының җәннәттә булсын, Булат... Якыннарыңа сабырлык телибез.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading