16+

«Их, шулай матур картаерга!» — 103 яшьлек Таһирә апа күпләрне таң калдыра

Йөзе нурлы, битендәге һәр җыерчыгы матур аның. Без – кунаклар килешкә, курчак кебек киендереп тә куйганнар үзен.

«Их, шулай матур картаерга!» — 103 яшьлек Таһирә апа күпләрне таң калдыра

Йөзе нурлы, битендәге һәр җыерчыгы матур аның. Без – кунаклар килешкә, курчак кебек киендереп тә куйганнар үзен.

Картлык – шатлык түгел, дисәләр дә, мөлаемлек, яктылык бөркелеп торган Таһирә апа Әсәновага карап: «Их, шулай матур картаерга насыйп булса иде!» – дип уйлап куясың.

Азнакай районының Түбән Якый  авылында яшәүче Таһирә апа Әсәновага Аллаһы Тәгалә чын-чынлап бәхетле картлык насыйп иткән.  103 яшь! Гомеренең бер гасырлык чиген узган ак әбигә карап, «Сөбханнала» дип кенә әйтәсе килә. Шөкер, бүген дә үз аягына нык басып йөри ул, яшенә күрә саулыгы да тел-теш тидерерлек түгел. Колакка гына катырак бераз, әмма андые гына хан кызында да була диләрме әле? Үзе хәтерем начарланды инде дип зар белдереп алса да, үткәннәрнең барысын да түкми-чәчми сөйли ул. 

Җыерчыклардагы тарих
Таһирә апа Азнакай районының Куатле елга дигән авылында туган. Хәзерге вакытта бу сала тарихта гына калган, кайчандыр биредә гомер иткән һәм төрле якка таралышкан кешеләр хәтерендә генә саклана. Таһирә апа күңеленә дә ул саф һавасы, челтер чишмәләре, ачлыктан коткарган яшеллекләре, җиләк-җимешләре белән мәңгегә уелган. 

Таһирә апа Әсәновага тормышның ачысын да төчесен дә мулдан татырга туры килгән. Халык дошманы дигән исем тагылып, әтиләрен сөргенгә җибәргәннән соң күпме михнәтләр күргәннәрен үзләре генә беләләр. 10 елга хөкем ителеп, Беломорканал төзелешенә җибәрелгән гаилә башлыгына кире кайтырга насыйп булмый, шунда салкын тиеп җан бирә ул. Әниләренең җилкәсендә берсеннән-берсе кечкенә 9 бала кала. Әмма югалмыйлар, әниләре көчле булып барысын да якка бастыра. Бер энесе һәм сеңлесенең генә гомере кыска була, яшьлектә китеп баралар. Калганнары барысы да тормышта үз урыннарын табып, өлешләренә тигән гомерен яшиләр. Таһирә апа араларында иң озын гомерлесе. Бүген аның бары тик бер сеңлесе генә исән. Ул да инде 90 яшь чиген атлап чыккан, Азнакайда яши.

Таһирә апаның авыр балачагы турында телгә алдык инде. Яшьлеге дә афәтле сугыш елларына туры килә. Аңа нибары 17 яшь, мәктәпне тәмамлап, олы тормышка аяк атларга җыенган чагы. Зур өмет-хыяллар белән янган вакытны ул тормышының иң бәхетле мизгелләре буларак телгә ала. Авылдан 4 кыз укытучы булырга, Бөгелмә педагогика училищесына укырга керергә ниятлиләр. Нәкъ шул вакытта ил өстенә афәт килә. Училищега барып керсәләр, аны яралы солдатларны кабул итү пункты итеп җайлаганнар. Авылга кире кайтып, колхозга эшкә урнашырга туры килә.  Ирләр фронтта, иң авыр эш хатын-кыз өстенә төшә. Басуда хезмәт куя, сабан сөрә, көлтә бәйли, икмәк ташый алар. Бер ел шулай узып китә. 

1942 елда аны һәм укытучы булырга хыялланган иптәш кызларын кинәттән РОНОга чакыртып алалар. Илгә белемле кадрлар кирәк була: ир-ат укытучылар фронтка киткән, мәктәпләрдә балаларны укытырга кеше калмаган. Бөгелмәгә читтән торып белем алырга җибәрәләр. Шулай итеп, Таһирә апаның укытучылык юлы башлана. Дүрт дистә ел дәвамында иң игелекле хезмәттә була ул. Йөзләрчә балага белем һәм тәрбия бирә. Башта ике ел Балтач авылында, аннары бер ел Әлкәйдә башлангыч сыйныфларны укыта. Шуннан соң Кәтем авылына күчерәләр, анда ике ел эшли. Аннары Якыйга укытучы итеп куялар. Биредә инде ул 25 ел буена хезмәт куя. Лаеклы ялга чыкканчы, соңгы 10 елын, күрше Мәлбагышка йөреп эшли. Укучылары исә аны хәзер дә онытмый, кайсы кая таралышкан булса да, авылга кайткан саен укытучы апалары янына кереп хәл белмичә, күчтәнәчләр калдырмыйча китми. Укытучы хезмәтенә иң югары бәя шулдыр.

Авырлыкларны бергә
Сугыш һәм аннан соңгы еллар укытучылар өчен аеруча авыр була. Уку кайгысымы, диярсең. Балалар мәктәпкә йөрми башлый, аларны өйдән-өйгә йөреп җыялар. Юклык заманы. Мәктәптә дәфтәр дә, кара да, каләм дә булмый. Укучыларны мулла амбарларыннан табылган иске китап битләренең буш якларына язарга өйрәтәләр. Таһирә апага Якыйга йөреп эшләүләре дә җиңелләрдән булмый. Укытучы эшен бетереп, өенә кайтырга чыкканда инде кояш байый башлый, ә аның мәктәптән өйгә кайту юлы урман буеннан уза. Куркыта, билгеле. Бу елларда урман тулы качкын, поши-бүре була бит. 

Шул вакытта дүрт ел сугышта булган һәм алты тапкыр яраланган Түбән Якый егете Галимҗан кайтып төшә. Сугышка кадәр дә бер очрашкан була алар. Таһирәдән ике яшькә өлкән егет ул чакта мал табибы булып эшли, авылларына эше буенча килгән була. Аннан соң аралашмасалар да, егетнең кызга күзе төшеп калган, күрәсең. Яраланып кайткач, йөргән кызын ташлап, Таһирә артыннан йөри башлый ул. Үҗәтлеге белән алдыра булса кирәк, 1946 елда өйләнешеп тә куялар. 

- Сугыш иремнең сәламәтлеген нык какшаткан. Ике аягында да ядрә кыйпылчыклары бар иде. Шулар белән гомер итте. Бик нык сызланды. Алай да 73 яшенә кадәр яшәде әле. 48 ел бергә тормыш тарттык, 4 бала тәрбияләп үстердек. Кызганычка, бүген өчесе инде исән түгел. Алай да буй җиткән 9 оныгым, 21 оныкчыгым бар, менә тагын берәү туарга тора әле, – ди Таһирә апа.

Гомер көзенең татлы җимеше
Бүген Таһирә апа улы Гамир һәм килене Фәйрүзә тәрбиясендә яши. 15 еллар элек алар әниләренә күз-колак булыр өчен Азнакайдан авылга күченеп кайта. Таһирә апа үз вакытында иренең гарип әти-әнисен тәрбия кылып, соңгы юлга озатып җибәргән. Бүген үз мәрхәмәтлелегенең әҗерен күрә. Өе якты, өс-башы чиста-пөхтә, өстәлләре мул.   

- Әни яшьрәк чакта бик оста итеп чәкчәкләр пешергән. Мәҗлесләргә аннан заказга эшләтә торган булганнар. Катыклары бик тәмле була иде. Андый катыкны берәүдә дә ашаган юк. Бүген инде бер эш тә эшләтмибез, әмма ул һәрчак үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, киңәшләрен биреп тора. Хәзерге вакытта үз әнием дә безнең белән яши. Алар бер-берсенә терәк тә, дус та. Безнең дә күңел тыныч, аларга карап сөенәбез генә, – дип сөйләде Фәйрүзә ханым.

Озак яшәү серен дә сорадык Таһирә ападан. 
– Яшь чакта бик күп яшелчә, җиләк-җимеш ашадык. Кычыткан да, кукы да калмады. Башкасы булмагач, шуның белән тамак туйдырдык. Аннары саф һава, чиста чишмә суы... Шуннан күрәм инде озын гомерлелек серен, – дип тыйнак кына елмая ул. 
Алга таба да ак әбигә матур, сызлануларсыз гомер телибез!


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading