16+

Талпан тешләгәнен кеше сизми дә калырга мөмкин

Җылылар килү белән талпаннар уяна. Аларның активлык чоры май, июнь айларында туры килә.

Талпан тешләгәнен кеше сизми дә калырга мөмкин

Җылылар килү белән талпаннар уяна. Аларның активлык чоры май, июнь айларында туры килә.

Табиблар, әгәр дә сез табигатьтә даими буласы яки эшлисез икән, прививка ясатырга киңәш итә.
Кечкенә генә бу бөҗәкләр боррелиоз, талпан энцефалиты кебек инфекция чыганагы булырга мөмкин.
Кеше талпан тешләвен, еш кына, сизми дә. Әмма дәвалану озак вакытка сузылырга мөмкин. Беренче чиратта, нерв системасына, буыннарга зыян киләчәк.

Талпан "утырмасын" өчен табигатьтә булганда, шул исәптән, паркларга чыкканда да, ябык кием киегез.
Урманда, болында, паркта булганнан соң үзегезнең һәм якыннарыгызның тәнен тикшереп, карап чыгыгыз.
Әгәр дә йорт хайваннары белән йөргәнсез икән, аларны да тикшерергә онытмагыз.

Талпан тешләгән икән, үзегезне яхшы хис итсәгез дә, табибка мөрәҗәгать итү сорала. Чөнки кайбер авырулар билгеләрсез генә дә "тамыр җәяргә" мөмкин. Ни кадәр тизрәк мөрәҗәгать итсәгез, дәвалану да шул кадәр тизрәк башланачак.

Кан анализы тапшырыгыз. Бу организмга инфекция эләккәнме-юкмы икәнен ачыкларга ярдәм итәчәк.
Талпанның үзен дә тикшерү өчен лабораториягә тапшырырга киңәш ителә. Әгәр дә ул "чиста" икән, табиб күзәтүеннән баш тартмагыз.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading