16+

Кайда гына барсаң да, бер үк сорау: «Юкмы әле?»

Ирем белән гаилә коруыма – 7 ел. 27 яшьтә генә кияүгә чыгуымны исәпкә алсак, бүгенге яшемдә инде күптән әни булырга тиеш идем кебек.

Кайда гына барсаң да, бер үк сорау: «Юкмы әле?»

Ирем белән гаилә коруыма – 7 ел. 27 яшьтә генә кияүгә чыгуымны исәпкә алсак, бүгенге яшемдә инде күптән әни булырга тиеш идем кебек.

Еллар уза, ә минем кулларым һаман буш. Яшь арткан саен, балага булган мохтаҗлыгым да арта гына бара. Күңелемдәге уйлар тынгы бирми: «соңга каласың, соңга калдың» дип, йөрәкне тырнап торалар.

Тирә-юньдәгеләр дә, белепме-белмичәме, шул яраны тирәнәйтә. Кайда гына барсаң да, бер үк сорау: «Юкмы әле?» Елмаеп сорыйлар, ләкин бу елмаю артында миңа авырлык кына өстәлә. Тимәгез инде... Болай да күңелем сызлап тора. Әгәр сабыем булса, мин аны яшереп йөрер идеммени? Бала – бәхет ул, аны ничек яшерәсең ди?

Сыйныфташ кызларымның инде икешәр, өчәр балалары үсеп килә. Очрашсак, сүз дә шул хакта: кем нәрсә ашата, ничек тәрбияли, акчаны ничек җиткерә... Ә мин читтә калам. Күзләремне читкә алып: «Раббым, мин алардан киммени? Миңа да насыйп итсәң иде ана булу бәхетен», – дип эчтән генә ялварам. Шуңа күрә соңгы елларда мондый очрашулардан да читләшә башладым.

Кемдер: «кыз булсын иде», ди, кемдер: «малай кирәк», ди. Ә минем өчен барыбер түгелмени? Ул бит минем балам булыр иде! Кем булса да, ничек булса да – бары тик сау-сәламәт кенә булсын иде. Әмма язылмаган икән – юк шул...

Яшермим, көнләшәм. Ак көнчелек белән. Кемнеңдер авырлы булуын, кемнеңдер бәби алып кайтуын ишетсәм, йөрәгем сыкрый. Үземне кимчелекле итеп хис итәм. Аннары бер почмакка посып, күз яшьләре аша бар әрнүемне чыгарам. Мин дә гади, «мәшәкатьле» бәхет телим: өй тулы уенчыклар, бала тавышы, «әни» дип дәшүләр...

Без кул кушырып утырмадык. Табибларга да йөрдек, төрле дәвалаулар уздык, анализлар тапшырдык, хәтта өшкерүчеләргә кадәр бардык. Акча да кызганмадык – әҗәткә баттык. Соңгы өмет итеп ЭКОга да бардык. Өметләндек... Ләкин нәтиҗәсе булмады. Беренчесе дә, икенчесе дә...

Кайберәүләр: «оныт», ди. Кемдер: «ятим бала ал», ди. Әйтүе генә җиңел. Кеше җаны, йөрәге «бала» дип типкәндә, ничек онытасың? Өмет тә бетми бит – һаман эчтән чеметеп тора.

Хәзер инде барысын да Аллаһка тапшырдык. Бирүче дә, алучы да Ул. Бәлки, безгә дә насыйп итәр әле...

Бу хакта мин хәтта әнием белән дә сөйләшмим. Ирем белән дә артык кузгатмаска тырышам. Кызгану кирәкми миңа. Аңлау гына җитә.

Мин сәламәт. Мин акыллы. Мин бары тик... чарасыз.

укучыгыз Алсу

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading