16+

Яңа Татар бистәсе зиратында журналистлар дога кылып кайтты

Хөсәен Ямашев каберенә салынган чәчәләр – мәрһүм каләм ияләренә исәннәрнең хөрмәт билгесе.

Яңа Татар бистәсе зиратында журналистлар дога кылып кайтты

Хөсәен Ямашев каберенә салынган чәчәләр – мәрһүм каләм ияләренә исәннәрнең хөрмәт билгесе.

Татарстан журналистлары Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында мәрһүм каләм ияләре рухына дога кылды. Хөсәен Ямашев каберенә чәчәкләр салынды.

– Хөсәен Ямашев кабере каршына килүебез очраклы гына хәл түгел. Ямашев редактор да, журналист та булган кеше. Шушы гамәлебез – Матбугат көне алдыннан мәрһүм каләм ияләрен искә алу. Тукай, Мәрҗани, Кариев каберләре дә янәшәдә генә, алар шулай ук журналистлар да булганнар бит. Без аларны онытырга тиеш түгелбез. Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Шәмси Хамматов башлангычында заманында Татарстан журналистларына Хөсәен Ямашев исемендәге премия булдырылган. Әлеге премия 1971-1991 елларда 63 журналистка бирелгән, 21 лауреат бүген дә исәннәр. Шулай ел саен җыйнаулашып дога кылсак, каберстанда өмәләр үткәрсәк яхшы булыр иде, – диде зиратка килеп, каләм ияләрен искә алу башлангычы белән чыккан, язучы, “Безнең мирас” журналының баш редакторы Ләбиб Лерон. 

Хөсәен Ямашев 1882-1912 елларда яшәгән. Оренбургта “Урал” татар газетасын оештырган. “Казан мөхбире” газетасына мәкаләләр язган. Аның үлеме дә гыйбрәтле: Казанда 1912 елның 12 мартында “Гасыр” нәшриятының китап кибетендә чагында баш миенә кан савудан гомере өзелгән.

– Яңа Татар бистәсе зираты 26 гектар мәйданны били. Биредә милләтебезнең бөек шәхесләре җирләнгән. Кайберләренең гомерләре кыска булган, ләкин шул кыска гына гомерләрен дә милләткә фида иткәннәр, – диде “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдәрәсә җитәкчесе, “Ал мәчет” имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Җиһаншин, дога укыр алдыннан.

Яңа Татар бистәсе зираты – үзе бер тарих. Иң борынгы кабер 1803 елга карый. Ильяс хәзрәт Җиһаншин сүзләренә караганда, монда Мөхәммәд пәйгамбәр нәселеннән булган гарәп мосафирлары каберләре дә бар. Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Таиб Яхин, Фатих Әмирхан, Салих Сәйдашев, Габдрахман Әпсәләмов, Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Җәүдәт Фәйзи җирләнгән Яңа Татар бистәсе зиратында. 

– Татар халкында “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”, дигән әйтем бар. Искә алу бик кирәк, яшьләр белеп-күреп кала. Журналыбызда эшләгән Хөсәен Вәлиәхмәтовны, Мөдәрис Вәлиевны, Габдерхак Шәмсетдиновны коллективта искә алабыз, – диде “Мәгариф” журналының баш редакторы Гөлүсә Закирова.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading