16+

Кайтуы 2 ел да 8 айга сузылган

Көтүе авыр. Ничек кенә әле. Бу хисне үз йөрәге аша кичерүчеләр моның утка да суга да сала торган тирән хәсрәт икәнлеген аңлыйдыр.

Кайтуы 2 ел да 8 айга сузылган

Көтүе авыр. Ничек кенә әле. Бу хисне үз йөрәге аша кичерүчеләр моның утка да суга да сала торган тирән хәсрәт икәнлеген аңлыйдыр.

«Габи» позывнойлы рядовой Илшат Габидуллин хәбәрсез югалган булып санала дигән хәбәрдән соң Тукай районы Иске Абдул авылында гомер кичерүче Габидуллиннар гаиләсе өчен гүя тормыш тукталып калгандай була. 

Гаилә тамырлары һәм балачак
– Үзем Иске Абдул авылына килен булып төштем. – Хәрбинең әнисе Гөлназ апа белән гаилә тарихына тукталабыз. – Әтиләре Ринат гомере буе «Сәйдәш» хуҗалыгында комбайнчы, тракторчы булып эшләде. Олыбыз Илшат 1999 елның 8 сентябрендә туды. Ә кечесе Айзат 2002 елгы. Декрет ялыннан чыккач фельдшер-акушерлык пунктына эшкә урнаштым. Балаларның үскәнен сизмәдек дисәм дә һич ялгыш түгелдер. Илшат кече яшьләрендә бик басынкы, аз сүзле, нык оялчан булып буй җиткезсә, алга таба шуның нәкъ киресенә әверелде. 

Спорт, хезмәт һәм ихтыяр
Физик яктан чыныгып үссеннәр дигән максаттан әти белән әни ике улларын да Татарстан авылында урнашкан каратэ түгәрәгенә йөртә башлый. Нәтиҗә дә озак көттерми. Илшат белән Айназ катнашып җиңү яулаган грамота, мактау кәгазьләре белән тулы папка шактый саллы. Аларның һәрберсе астында гаять зур ихтыяр көче ята. Әнә җәй айларында да Илшат тик ятмый. Әтисенә ияреп басу-кырларны иңли. 

– Кече яшьтән үк хезмәт тәмен белеп үскән балалар бит алар. Горурлана идем, үзләренә сиздермәсәм дә, чөнки бигрәк тә малайларга карата коры булырга кирәк «Сәйдәшев» исемендәге хужалыкта әтисе янында комбайнер ярдәмчесе булып эшләде. Алда әйтеп киткәнемчә, кече яшендә юаш булса да, тора-бара иңнәренә кыюлык иңгәндер, Иске Абдул авылындагы урта мәктәптә укыган вакытта да төрле ярышларда катнашты. Иптәшләре белән дус булдылар. Бернидән курыкмады. Мин холкым буенча сабыр, ә ул ут кебек, кыю. Иптәшләре бик күп, бик тиз танышып китә иде. Аңа ышанычыбыз югары булгандыр, тугызчынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң ук ул Чаллыдагы КФУ көллиятенә укырга керде. Техник – программист һөнәрен үзләштерде. Бер-ике елдан соң аның янына энесе дә килде. Шәһәрдә алган фатирыбыз бар иде. абыйлы-энеле шунда яшәде. Илшат армиягә китәргә тиеш тә түгел иде. Күзе начар күрде, 18 яшь тулу белән лазер коррекциясе ярдәмендә операция ясатты. Хезмәт итү буенча яраклылык категориясе үзгәрде. Үзе үк мин армиягә барам диде. Хәрби хезмәткә озатканда да без бармадык, 4 машинада утырып дуслары китте. 

Уку, шәһәр һәм үз юлын сайлау
2019-2020 елларда Илшат Габидуллин Киров шәһәрендә стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә механик-укчы булып хезмәт иткән. Өйдә көтеп торучы әти-әнисенә командирларыннан рәхмәт хатлары килгән. Анда да үзен уңай яктан күрсәтергә өлгергән Иске Абдул егете. Армиядән кайтканнан соң егет үзен төзелеш өлкәсендә сыный. Әнисенә дә «Яшь вакытта эшләп калыйк», ди, биеклектә эшләүдән дә курыкмый. 

– Мобилизация игълан ителүе турындагы яңалыклар чыккач та, «Улым мин фельдшер, синең дә категорияң бар. Икәү китәрбез» дип көлештек тә әле. Миңа ул вакытта 45 яшь иде, безнең авылга шактый повестка килде, 35 гә якын. Илшат повестканы өйгә китереп биргәннәрен көтеп тормады. Үзе авыл җирлегенә барып алып кайтты. Аның белән тагын ике дусты да китте. 1231 полкка мотоукчылар ротасына эләкте. Илшат үзенә дә миңа да авыр булмасын диптер инде: «Әни, зинһар, күз яшьләреңне күрсәтмә», дип ялварды. Аңа күрсәтмичә, күз яшьләремне яулык читенә сөрттем. Хәтта әтисе дә түзә алмады.  27 декабрьдә аларны Казаннан алып киттеләр дә махсус хәрби операция зонасына керделәр. Берничә тапкыр элемтәгә керә алды үзе. Хәтта туйганчы карап та калмадым дип үкенәм хәзер. 2023 елның 4 февралендә Красногоровка шәһәрен штурмлауда катнашкан егетләр шунда башын салганнар. Ә 6 февральдә безгә шалтыратып «Габи» хәбәрсез югалган санала, дип хәбәр иттеләр, - ди Гөлназ апа. 

Хәбәрсез югалу
Аларның көтүләре ике ел да сигез айга сузыла. Төрле инстанцияләргә язу, бару, төрле кешеләрнең ишекләрен кагу дисеңме? Хәтта Мәскәүгә чаклы яза улларын югалткан гаилә. Төрле фикерләр дә әйтелә, бәлкем, исән булып госпитальдәдер, бәлки ...әсирлектәдер. 

– ДНК үрнәген тапшырган идек. Ике ел да сигез ай хәбәрсез утырганнан соң Ростовтан шалтыраттылар. Безнең улыбызны һәм Түбән Камадан «Гильза» позывнойлы егетнең җәсәден тапканнар. Илшатны 13 октябрьдә җирләдек. Хәрби частьтән биргән кәгазьдә егетләрнең миномет утына эләгүләре турында әйтелә. Сазлыктан тапканнар... Хәрби билеты, алтын чылбыры, жетоны кайтты. Чылбыры юештә ятып череп беткән. «Военнигы» дымлы иде. Илшат белән бергә «Бухгалтер» позынойлы егет тә булган. Ул әле дә табылмаган. Шул хәрбинең әнисе хәтта ерак ара дип тә тормаган, Илшатны җирләргә дип килгән иде. Улыбызны җирләгәндә коеп-коеп яңгыр яуды. Видеосы да бар. Ирләр дога укый башладылар. Цинк табутка ниндидер яктылык төште. Аннан соң инде ләхеткә иңдергәч, томан кебек пар чыккан. Моны миңа әтисе сөйләде. Улыбызны җирләгәч ялт итеп кояш чыкты. Баланың җаны тәне белән очрашты, диде әбиләр. Шуңа да куандым, барыр өчен кабере бар, чит-ят җирләрдә ятмый. Хәбәрсез югалганнар кайтсын, үз туган җирләрендә җирләнсен иде, - ди әни кеше. 
Илшат якыннарының төшенә еш керми. Керсә дә, аларны борчылулары өчен шелтәли, юата икән. Иң мөһиме, догалар барып җитсен, тыныч ятсын, дигән теләктә аның якыннары. 

Алсу Вәлиева, якын дусты: «Мин бармасам, ул кайтыр, могҗиза булыр кебек»
– Без бик якын дуслар идек, бертуган кебек. Ул бөтен кешегә мине үзенең апасы дип әйтә иде, мин дә апаем дия идем. Садикка беренче көн килгән көненнән үк хәтерлим, ул бездән бераз кечкенәрәк. Зәңгәр шакмаклы киҗе-мамык костюмнан иде. Без бәбәй дип килүгә уратып алдык аны, гомер буе шулай игътибар үзәгендә булды ул. 
Мәктәпне тәмамлагач та авыл яшьләре белән дус булып калдык, һаман да Илшат безнең арада иң кечкенәсе иде, ләкин холкы нык иде аның. Кунакка килер алдыннан да күбесе шалтыратып нинди микән кәефе дип белешә иде. Бетте баш, кәефсез вакытына туры килсәң. Ләкин кәефсез булса да, ул миңа беркайчан авыр сүз әйтмәде. Эштән соң гел аның фатирында җыелыша идек. «Братик, мин нык ач», дигән смс хәбәре җитә, килүемә тавык кыздырып куя. Кызлар кебек чиста булды. Күпме кыз йөрде аның артыннан, чын егет иде ул. Һәрвакыт булышты, беркайчан кире какканы булмады. 
Махсус хәрби операция зонасына китү турындагы повестка килгәнен төнлә шалтыратып әйтте. Бу вакытта ул авылда иде, мин шәһәрдән кайтып җиттем, мин елыйм, ул елмаеп тора. Казанда ЭКСПОда өйрәнүдә булганда да гел видеоэлемтә аша сөйләшеп тордык. Минем тормышымда авыр вакытлар иде, иң беренче итеп аңа сөйләдем, «Син мине ачуланырсың инде», дип сүземне башладым. Ул миңа: кеше сүзен тыңлап, үз теләгәнеңчә яшәмәсәң ачуланам диде.
Казанда ЭКСПОда булганда командирыннан сорап минем туган көнемә кайтты. Гражданский киеме юк иде, Чаллыга барып апаеның чалбарын алдык, апае юылган юеш чалбар чыгарып бирде, шуны батареяга куеп киптереп Илшатны каршы алдым.
Яу кырында югалыр алдыннан соңгы тапкыр сөйләшкәндә әнине ташлама диде. Аны эзләгән вакытта бөтен Татарстан белеп бетерде, бөтенесе көтте, язып сорап тордылар
Ничә ел көттек без аны, көтергә күнектек, һаман күңел көтә. 
Андый кеше үлә алмый, күңел ышанмый. Каберенә барганым юк, мин бармасам, ул кайтыр, могҗиза булыр кебек

 
Хроника
2022 елның февраленнән бирле Красногоровка шәһәрен (Донецктан көнбатышка таба) каршы як бетон ныгытмалар белән уратып алынган бердәм куәтле ныгытмага әйләндергән, бу безнең частьларның алга баруын катлауландырган. Каршы як күп катлы кварталларда һәм сәнәгать зонасында позицияләрен ныгыткан, аннан даими рәвештә Донецкның торак районнарына ут төрткән. 
2023 ел ахырына бәрелешләр шәһәр читенә якынлашкан. Россия гаскәрләре ярым боҗра булып Красногоровканы чолгап алган, каршы як та бирешергә теләмәгән.
Красногоровка штурмы күп айларга сузылган һәм гаять зур чыдамлык, батырлык һәм хәрби осталык таләп иткән. 
Красногоровка штурмы буенча операция ике ел дәвам итеп, 2024 елның 9 сентябрендә тулы җиңү белән тәмамланган. Бу герой-шәһәр Донецк Халык Республикасы һәм Россия Федерациясе контроле астына кайтты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading