Минем дә ирем махсус хәрби операциядә. Шушы хәлләр башланганчы очрашып кына йөрдек.
Аны ике көн дигәндә алып киттеләр, беренче мобилизациягә эләкте. Хәйләләп калып булмыймы соң дип тә ялынган идем. Ишетергә дә теләмәде. Без дә илне якламагач, анда кемнәр генә барырга тиеш соң диде. Менә барды. Беренче тапкыр озатканда ул да, мин дә аңышмыйча калдык. Аерылышуның авыр булачагын икебез дә, аның әниләре дә аңлап җиткермәде булса кирәк. Китеп, ике көн дә үтмәде, күңелне сагыш басты. Ерактагы кеше күңелгә бик якыная икән бит ул. Кайтуын сагынып көтүләрем... Кайтты.
Ике атналык ял төш кебек кенә үтеп китте, сөйләшеп сүзебез дә бетмәде. Ул киткәч, тагын үкендем, нигә дип әйдә өйләнешик дип, үзем әйтмәдем икән, мәйтәм. Икенче кайтуында ул сүзне үзе әйтте, ә мин кош тоткан сыман куанып, әйе, дидем. Кавыштык. Никах укыттык та, тиз генә ике сәгать эчендә язылыштык. Хатыны булып, әниләре янында яшәп калдым. Тагын авырлык басты, үз өемдә рәхәт яшәгәнмен, сагынып кына елаганмын икән, ә монда төшемә дә кермәгән килен “тоткынлыгы” башланды.
Беркая барырга да, кеше белән сөйләшергә дә, күп йокларга да, хәтта артыгын ашарга да ярамый. Бәлки мин авырга узганмындыр, карынымдагы бала ашатадыр, нигә дип белер-белмәс ашавыма каныкканнардыр. Чын мәхшәргә әйләнгән көннәргә бераз түздем әле, аннары әниләргә кайтып киттем. Алар теләр-теләмәс кенә керттеләр мине, без сине кисәттек, ник тыңламадың диләр. Ә мин аларның карышканнарын, дөресен генә әйткәндә, хәтерләмим дә.
Иремә яздым, шалтыраттым да, әниләргә кайтып торуыма ул каршы килмәде. Ә менә әти-әнисе авылга әллә нинди гаибәтләр таратырга җитештеләр. Мин ялкау, берни дә эшли белмим, янәсе. Ниһаять, ирем кайтты. Матур күреште. Бик сагынган иде! Нәкъ беренче кичтәге сыман, җитәкләп үзләренә алып кайтты. Ул минем хатыным, берегез дә, бернин дә сүз әйтәсе түгел, дип кистереп әйтте. Куануларым! Менә ир! Үземне ашыктым дип уйлаган идем, юк, аны сайлап ялгышмаганмын мин, ялгышмаганмын! Эчләрендә нинди генә уй булса да инде миңа сиздермиләр, уллары белән кайтып керәм, аның белән чыгып китәм хәзер.
Әгәр дә мине яшь килен буларак аңласалар, әлбәттә, алай кыргыйланмас идем дә, үзләре гаепле. Нигә дип әле мине кимсетергә, элеккеге киленнәр көенә биетергә иде? Аның каравы мин бәхетле хәзер, рәхәт яшим. Иремнең акчасы килеп тора, шуларны җыеп, яңарак кына яңа йорт сатып алдык. Аны төзекләндереп мәш киләм. Ясаткан бер әйберне иремә фотога төшереп җибәрәм. Ул канатландырып тора. Балага да уздым бит әле. Тиздән җиңеп кайтабыз, шул йортыбызда бик бәхетле яшәячәкбез, менә күрерсең, ди. Тизрәк исән-имин генә кайтсын иде инде.
Ә кайнанамнар яңа йорт алуыбызга бик куанмадылар никтер. Үз баласыннан көнләшеп ятуларын аңламасам да, исем китми, иң мөһиме, мине ирем аңлый!
Регина Иванова.
Питрәч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар