Бер яшендә әти-әнисен югалткан, бала караучы булып эшләп үскән, җыр белән юаныч тапкан Нурания апаның тетрәндергеч тормыш тарихы. Казанлы 89 яшьлек әбинең истәлекләре битараф калдырмый.
Казанның Киров районының бер урамында гомер итүче, инде 89 яшен тутырган Нурания апа белән аралашсаң, аның җор телле булуына исең китәр. Сүз арты – сүз, моңланып, җыр да сузып ала:
Иртән торып тышка чыксам, Күзем төште миләшкә. Әтием дә юк, әнием дә юк Кемгә барыйм киңәшкә....
Ә шушы такмакны сузганда аның күз төпләрендә бер-ике тамчы күз яше атылып чыга да, эх дип авыр сулап, көрсенеп куя, тагын тирән итеп сулыш алып, сыр-сыр җыерчыклы куллары белән күз яшьләрен сөртеп ала да, берни булмагандай, әкрен генә сүзен дәвам итә. – Җырлап күңелемне юаттым, сеңлем.... Сөйләсәң китап язырлык язмыш миндә... Картайгач онытылыр дип уйлаган идем. Юк икән шул... онытылмый. Һәр хатирә үзем белән, - ди Нурания апа.
Әти-әнием үлеп калды Чуен буе юлында...
Нурания апа 1937 елда Казанда туган. Аңа бер яшь булганда әти-әнисен поезд таптый... Шулай итеп кечкенә кызчык ятим кала. – Без Казанның Нәриман урамында торганбыз. Әтинең беренче гаиләсеннән ике баласы булган. Әти-әни үлгәч, фатир аларга калды. Ә мине әниемнең әнисе үзе белән авылга Дөбьязгә алып кайтып киткән. Әнинең Казандагы энесе дә алырга теләмәгән мине: “Үземнең балалар да бар. Аларга нәрсә ашатыйм?” – дип уфтангач, мескен әби “Урамга чыгарып атарга мәче баласы түгел лә ул,” – дип кызганып үзе белән алып кайта. Авылда мин 4 класс белем алдым. 5 нчегә җибәрмәделәр... Әби авырый башлады. Күршебезгә Казаннан Рауза исемле хатын кайткан иде. Әби мине шул апага ияртеп Казанга җибәрде. Мин 12 яшьлек кыз бала. Рауза апа, үзе яшәгән җирдә күршеләренә бала карарга мине урнаштырды. Ире урыс, хатыны татар булган бер гаиләдә бала карадым. Күңелем тулгач елый идем. Шулай елый-елый җырлап баланы йоклаттым. Матур җырлар белмим, әби өйрәткән җырлар:
«Мәскәү река буенда Язгы Сабантуеда. Әтием-әнием үлеп калды Чуен буе юлында.
Ике әйләндем, өч әйләндем.. Шушы Казан каласын. Һич тә таба алмадым Шушы бала анасын...»
Тик бала үсә төшкәч, аңа балалар бакчасына путевка бирделәр. Мин инде хәзер кая барыйм дип, елый-елый Рауза апа янына барам. Ул мине тынычландырып, икенче гаиләгә урнаштырды.... Аннары ул бала да бакчага китте. Шулай итеп миңа 3 гаиләдә бала карарга насыйп булды. Аннан соң да Рауза апа гаиләсе мине ташламады. Үз канатлары астына алып, миңа җил давыл тидермәделәр. Гомерем буе рәхмәтле мин аларга” – дип искә ала Нурания апа.
Кулына паспорт алганчы Нурания апа үзенең фамилия белән әтисенең исемен дә белмәгән икән. Аны гел авылда Фәхриева Хөсни әби кызы Нурания дип йөрткәннәр. «14 яшемдә паспорт алырга килгәч, Шәмсетдинова Нурания Хакимҗан кызы дип яздылар. Шунда аптырап “Кара минем әтине каян белә икән болар?” дип гаҗәпләнгәнем истә. Бер катлы ышанучан кыз булганмын инде. Паспорт та алдым, ФЗОга (Фабрико-заводское обучение) укырга кердем. Бик җырларга яраттым. Мәдәният йортына хорга йөрдем. Фәүзия Бурнашева җырларга өйрәтсә, Оркыя Ибраһимова баянда уйный иде. Фәүзия апа “Син филармония җырчысы булырлык бит. Җырлавыңны ташлама” дип канатландырып торды. Еш кына концертлар да куя идек” – дип яшьлегенә кайткандай елмаеп, истәлекләрен барлый Нурания апа.
Шундый бер концертларның берсендә булачак ире белән таныша да яшь кыз. Башта танышырга теләмәсә дә, Нурания апаның чыгышын тыңлаганда ук “Бу минем булачак хатыным” дип әйтә, һәм сүзендә тора. Яшь пар гаилә корып, матур киләчәк турында хыяллана. “Өйләнештек, тик торыр урыныбыз юк бит. Ирем Әхәт Арча егете. Ул да бит ятим булып чыкты. Әнисе балаларын калдырып икенче ир-ат белән Ташкентка киткән, әтисе үлгән. Йортка керергә фатир эзлибез. Берәү дә кертми. Шул вакыт тагын Рауза апа ярдәмгә килде. “Пропискага гына утыртыгыз, яшәвен бездә яшәрләр” диде. Үзләренең 5 бала, шулар арасына без тагын кереп кысылдык. Нинди олы йөрәкле гаилә булган алар. Еллар узган саен аларның юмартылгына сокланам. Бер карасаң мин бит аларның туганы түгел. Чит-ят кеше. Ә алар мине генә түгел, иремне дә үзләренә сыендырдылар” – ди Нурания апа.
Тормышлар әзрәк җайлангач, алар фатирлы да була. Дары заводының 22 нче цехында 40 елга якын хезмәт итә хатын. Ә ире Вертолет заводында эшли. Ә җырлаудан туктамый ул. Бервакыт шулай эштәге бер иптәш кызы Рахилә радиога хат җибәрә. Беркөнне Исмай Шәмсетдиновтан җырчы кызга чакыру килеп төшә. «Фамилиясе Шәмсетдинов, минем дә кыз фамилиям Шәмсетдинова бит. Туган абыем табылган дип шатландым. Җырларга чакыра дип уйламыйм да. Йөгереп радиостанциягә килеп кердем. Каршы алучы Шәмсетдинов минем туганым булып чыкмады, билгеле...Өмет акланмады. “Сарман көен” җырлап кәефсезләнеп кайтып киткәнем истә” –ди ул. Әбисе дә озак яшәмәгән Нурания апаның. Мин укып йөргәндә бервакыт “Әбиең авыр хәлдә. Кайт” дип чакыру килгән иде. Тик әле ул вакытта исән иде. Соңгы күрешүебездә: “Хезмәт хакына кәнфит мазарлар алма. Зур чәчәкле матур күлмәк алып ки” – дигән иде мәрхүмә. Мин җырлап йөргәч матур киемнән йөрүемне теләгәндер инде” – дип искә алуы әбисенә дога булып ирешсен иде.
Нурания апа бүгенге көндә исән-сау гына матур гомер кичерә. Ире Әхәт белән 62 ел бергә яшәп калалар. Ике ул тәрбиләп үстерә алар. Тик бер улының гына гомере кыска була. 2021 елда начар авырудан гомере өзелә. Бүгенге көндә Нурания апаның 5 оныгы бар. Чиста фатирда, матур гөлләр үстереп, һәр көнгә шөкер итеп гомер кичерә ул. Яшәгән фатиры янындагы лалә чәчәкләрен дә заманында ул утырткан булган икән. Һәркөн аларга сокланып, күршеләре белән аралашып яши. Кәефе китсә, җыр сузып, күңелен юата.…
Руфия Ишметова-Мөхетдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар