Балык Бистәсе районының Уракчы авылында гомер итүче Сәвия һәм Габделхәмит Сөнгатуллиннар 65 ел иңне-иңгә куеп тигез картлык кичерәләр.
“Авылда озак еллар бергә гомер иткән, тигез картлык кичерүче бердәнбер пар алар”, - дип горурлана балалары. Быел алар Тимер туйларын билгеләп үткән.
Беренче татар гаиләсе
Нәкъ 65 ел элек алар бер-берсен табып, яратып кавыша. Балык Бистәсе районының Балтач авылы егете Габделхәмит Мамадыш районының Бөрсет-Сукачы авылына урман кисәргә баргач, чибәр кыз Сәвия белән таныша. Ике арада хатлар йөри, кыз егетне армиягә озата, көтеп ала. Тик нигәдер кызның абыйсы гына сеңлесен чит районга җибәрәсе килми. Егет машинасы белән килгән саен сеңлесен каравыллап тора. Әмма язмыш һәм ярату үзенекен итә, егет белән кыз вәгъдәләшәләр дә, егет авылына, Балык Бистәсе районының Балтач авылына юл алалар. Менә шулай яңа гаилә барлыкка килә. Абый кешегә ризалашырга туры килә. Төп йортта яши башлыйлар. Берничә елдан соң алар Уракчы авылына күченә.
- Ул елларда бик күп татар авылларында яшәүче ир-егетләр тракторда эшләр өчен руслар гына яши торган Уракчы авылына килә. Торыр урын бирәбез дигәч, әти әлеге авылга гаиләсе белән килергә була. Уракчыга күченеп килгән беренче татар гаиләсе без булганбыз, - дип ул вакытларны искә ала кызлары Дания Исмәгыйлева. – Соңыннан башка татар гаиләләре дә килеп төпләнә. Безгә бирелгән йорт бик иске, кышкы чорда бик салкын була. Әти өйдәге җылы тышка чыкмасын өчен йорт тирәли бульдозер тракторы белән кар өя торган булган. Рәис абый әле дә шул таудан шуып уйнаганнарын исенә төшерә.
Чит авылда тормыш башлау җиңелләрдән булмый. Тал агачыннан утын әзерләп, өйләрен җылыталар. Каен утынын да соңрак кына, тормышлар уңайлана башлагач ягу бәхетенә ирешәләр. Җәй буе гаилә белән печән әзерләп, күп итеп маллар асрап көн күрәләр.
Сәвия апа гомере буе фермада эшли, Габделхәмит абый лаеклы ялга чыкканчы техника иярли. Бармак көче белән яшәп, дүрт балаларын аякка бастыралар.
“Шат күңелле әтиебез, алтын куллы әниебез”
- Әти гомере буе киң күңелле кеше булды, аның беркайчан да безне орышканы булмады. Кирәкле сүзне табып әйтә белде. Без бала вакытта да берәр нәрсә уйлап табып көлдертүләре әле дә истә. Сүзгә кесәгә кермәде, әле дә шаян сүзләрен кыстырырга җаен таба, - ди уллары Хәким Сөнгатуллин.
Габделхәмит абый турында “техника җене” кагылган кеше, диләр. Гомере буе төрле “корыч айгырларны” үзенә буйсындырган кеше ул. Әле дә техникага утырып чыгып китәр иде, яше генә үзенекен итә. Заман техникаларында утырып эшләмәсә дә, алар турында да сәгатьләр буе сөйли ала, нинди запас частьлар кирәгенә кадәр белә. Уллары, кияүләре килгәч тә аның белән бары техникалар турында гына сөйләшәләр икән.
- Без үскәндә әти янында техника тирәсендә кайнаштык, – ди олы уллары Рәис Сөнгатуллин. – Безнең әти нинди техника бар шунда эшләде, тормыш йөген җигелеп тартты. Безгә техника “җене” әтидән күчкән. Энемнең дә, минем дә балачак әти янында техникада эшләп үтте.
Улларына гына түгел, кызларына да кырда эшләүнең тәмен тоярга мөмкинлек биргән.
- Әти комбайнда эшләгәндә үзе белән кырга алып чыгуын сорый идек. Комбайнына утыртып, кыр буйлап йөртә иде. Әти кырга чыгып киткәндә әни ашарга биреп җибәрә. Әти ашап бетерми, бер йомырканы булса да кире алып кайта да, безгә “куян күчтәнәч җибәрде”, дип бүлеп бирә. Җиләк вакытында җиләк җыеп куян сые белән сыйлый. Ышана идек, куян биреп җибәргән күчтәнәчләргә сөенә идек, - ди олы кызы Рәйхана Сәгъдиева.
Хәким абый әти белән әнине күрмәдек тә, алар көн-төн эштә булдылар, дип искә ала. “Әни мичкә яга да, мичкә чуеннарга ашарга куя. Кайчан мәктәптән кайтсак та, ризык һәрчак җылы торды, ашыйбыз да әни янына фермага чыгып китәбез. Ул чорда барыбыз да бер төсле яшәдек, эшләп үстек”, - ди ул.
Дүрт балада инде үсеп җиткән. Һәрберсенең үз оясы. “Әле дә хәтеремдә, без үскәндә муллык заманы түгел иде. Әни аш пешерә иде дә, тәлинкәләргә бүлеп бирә. Ит һәрвакыт өстәл уртасында савыты белән өелеп торды. Башка гаиләләрдәге кебек тәлинкәгә салып бирү юк иде. Әти ашын ашый да, өстәл яныннан китеп бара. Әни гел әйтә иде, ник итне ашамыйсың, аша, ди. Башта балалар ашасын, аннан ашармын, ди. Бездән калганны гына ашады. Беркайчан да итсез ризык пешермәделәр. Күп итеп сарыклар асрадык, мөгезле эре терлек тә шактый иде”, - дип искә ала кызлары Дания.
Тормыш алып бару өчен куяннарга кадәр асраганнар. Сәвия апа мамыгын эрләп, балаларга башлык бәйләп саткан. Матур булсын дип, башлыкның алгы ягына чигүгә кадәр чиккән. “Әни безне бәйләргә өйрәтте. Кечкенәдән бәйләдек. Ул безгә кофталарга кадәр бәйләп киертте. Төннәр буе шәлләр, оекбашлар, кофталар бәйләр идек”, - дип искә ала бүген кызлары.
Кеше күрмәсен дип, тәрәзәләрне каплап, төн буе ут яктысында бәйләү бәйләп, сату итәләр.
- Әни гомере буе фермада эшләде, - ди Дания. – Иртә таң белән йокысы да туймаган килеш фермага эшкә чыгып китәр иде, аннан кайтып, безне мәктәпкә озата. Шул арада өйдәгесен карый да, үзе тагын фермага китә.
Өч ел элек Сәвия апага инфаркт була. Балалары аңа артыгын эшли күрмә, дип торсалар да, әле дә хәрәкәттә. Инде әнә тәрәзә төбендә үсентеләре үсеп утыра. Гомер буе эшләгәч, тик утыра алмый, ди балалары. Бакчаларга чыга, суын да үзе сибәргә тырыша, чүбен дә утый.
Матур картлык
- Алар усаллыкның ни икәнен белми. Безнең әни беркайчан да кешеләргә авыр сүз әйтә белмәде, - ди кызлары Дания.
Моның шулай икәнлеген киленнәре Земфира да раслый.
- Алар икесе шулкадәр пар, ничәмә-ничә еллар яшәү дәверендә килгән килен буларак аларның миңа бер тапкыр тавыш күтәреп эндәшкәннәре юк, - ди Земфира. – Яшәү дәверендә бер-беребезгә ачу килгән вакытлар да булгандыр, әмма ничә еллар яшәп, авыр сүз әйткән булмады. Нинди генә авыр мизгелләр кичергәндә дә үзем дә алар йортына кайтып кергәндә елмаеп керергә тырышам. Үзләре ихлас булгач, минем йөрәгем аларга каты бәрелергә, күңелемдә булган проблемаларны чәчеп салырга кушмый. Минем каенанам шулкадәр уңган кеше, аның кебек кешеләр бик сирәк. Бу тормышта бик күп нәрсәгә әнидән өйрәндем. Аңа тиздән 90 яшь тула, әле дә булса әнинең уңганлыгына, булганлыгына таң калырлык. Тик утыра белми. Ир-ат эше дип тә тормый, хатын-кызныкымы, барысына да кулы ятып тора. Идәнен дә алмаштырырга, балта тотып сараен да сала торган кеше. Әти белән әни гомерләре буе бергә эшләп яшәделәр. Әни яшьрәк вакытында ризыкларны шулкадәр тәмле итеп пешереп куя иде. 65 яшьлек юбилейларына да кайтышыбызга үзе бәлеш пешергән.
Килене әйтүенчә, Габделхәмит абый авылның гына түгел, районның оста җырчысы. Әле дә тавышы матур, рәхәтләнеп җырлый. Заманында сәхнәләрне дер селкеткән. Дүрт балаларына да әтиләренең моңлы тавышы күчкән. “Дүрт балага да ничек шушы сәләт күчкәндер, үзем дә аптырый. Минем әнием дә матур тавышлы, бары энекәшкә генә моң салынган, калганнарыбызга бу сәләт юк. Ә ирем ягы туганнарында җырлау сәләте балаларына да, оныкларга да, хәтта оныкчыкларга да күчкән. Әти-әнидәге бар уңай сәләтләр буыннан-буынга балаларына күчеп бара. Төпчек каенсеңлебез Дания тегә, бәйли, рәсем ясый, кул эшләренә шулкадәр оста. Ничек шулкадәр сәләт бер кешегә туплана ала икән, дип кайвакыт аптырап утырам. Нәрсәгә генә тотынмасын, каенанам кебек бар эшне дә булдыра”, - Земфира.
Теләкләр чынга аша
Сөнгатулиннарның ике уллары армиядә хезмәт иткән. Туры килүен әйт әле, Рәисләре - диңгезче булырга, Хәкимнәре Әфганстанда хезмәт итәргә теләгән. Шулай булган да. Рәисләре диңгез флотында булганда әти-әнинең йөрәге тыныч була. Хәким Әфганстанга эләккәч, сәясәтче булып беттек, дип искә ала бүген алар. Улларыннан хат көтеп көн саен хат ташучыны көтүләре, берәр яхшы хәбәр әйтмәсләрме, дип телевизор каршысына утырып яңалыклар караулары... Ике ел да өч ай әти-әни ил сәясәтенең уртасында кайный. Балалары исән-имин кайтканнан соң гына аларның йөрәге тынычлана. Бүген инде алар балалары тормышына шөкер итеп яши. Ике уллары гаиләләре белән Балык Бистәсендә гомер итә, олы кызлары Казанда, төпчекләре Дания авылда төпләнеп калган, мәдәният йортында эшли. Ун онык, сигез оныкчыклары бар. “Безнең әти-әни оныкларын, оныкчыкларына сөенеп гомер итә, аларны бик яраталар. Минем ике баламны үстерешергә дә алар ярдәм итте. Баштарак без бер өйдә яшәдек, аннан аерым йорт салып чыктык”, - ди Дания.
Инде балалары гына түгел, оныклары да гаиләле. “Ел саен җиләк чоры җитү белән, әти белән әнигә сабак белән җиләк җыеп кайтам да, менә сезгә куян күчтәнәч җибәрде дип җиләк букетлары тоттырам. Нәкъ балачактагы кебек. Ләкин рольләр генә алмашты. Безнең урынга хәзер алар куян күчтәнәчләренә сөенә. Көлә-көлә, рәхмәтләрен әйтеп, җиләк өзеп ашыйлар. Печән вакытларында ничек кенә арсалар да, берничә сабак җиләк алып кайтмый калмадылар. Балачак рәхмәтен хәзер эш-гамәлләребез белән әти-әнигә белдерергә тырышабыз”, - ди Уракчыда яшәүче кызлары.

Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Комментарийлар