16+

Күрәчәкме, әллә кемнеңдер хатасы...«18 яшендә янәдән яшәргә өйрәнәбез»

17 май көнне төнге сәгать берләрдә Азнакайда яшәүче Гатауллиннар гаиләсенең тормышын икегә бүлгән вакыйга була.

Күрәчәкме, әллә кемнеңдер хатасы...«18 яшендә янәдән яшәргә өйрәнәбез»

17 май көнне төнге сәгать берләрдә Азнакайда яшәүче Гатауллиннар гаиләсенең тормышын икегә бүлгән вакыйга була.

Бер төркем яшьләр кичен паркта йөргәннән соң кайтырга чыга, тик светофорның кызыл утына ыжгырып килгән чит ил машинасы аларның кайтыр юлын кисә. 

«Балакаем исән генә була күрсен»
– Кызыбыз Айлинә Чаллыда МЧС белгечлегенә көллияттә укый иде, – дип таныштырды Альбина. – Аның белән бергә укыган иптәшләре утырган булган машина эчендә, барлыгы биш кеше. Иң каты бәрелү Айлинә утырган якка туры килгән. Аларга килеп бәрелгән машинада шулай ук биш кеше булган, кичке клубтан кайтып барулары, диләр. Руль артына машина хуҗасы үзе түгел, ә чакыртылган аек машина йөртүче утырган. Кыйбатлы чит ил автомобиле диләр. Аларга бернинди дә зыян килмәгән, безнекеләр барысы да хастаханәдә ятып чыкты. Кемнең кулы сынган, кайсының башына зыян килгән. Алар терелеп, өйләренә чыкты. Айлинә авариядән соң комага киткән. Һәлакәт урыныннан кызымны «Ашыгыч ярдәм» машинасы БСМПга алып киткән. Бу коточкыч хәл турында белгән Айлинәнең дус кызы төнге икеләр тирәсендә шалтыратты. Шок булды барыбызга да. Төнлә, гаиләбез белән Чаллыга җыенып чыгып киттек. Дүрттә килеп җиттек. Шул арада ни генә уйламадык, балакаем исән генә була күрсен, дип Аллаһы Тәгаләгә догалар кылдым.

Хастаханәдә Айлинәгә 4 сәгать дәвамында операция ясалган. Кызның башы нык имгәнгән, сул ягында баш сөяге, гомумән, чәрдәкләнеп беткән.
– Иртәнге биштә операция төгәлләнде, – ди әңгәмәдәшем. – 17 май көнне кичен хәле бик нык авыр булганга, безне санавиация белән ДРКБга җибәрделәр. Хәтта өметләндерергә теләмичә, безгә ышандырырлык сүз әйтмәделәр. Казанга алып киткәнче мине реанимациягә керттеләр. Мин кердем дә, баланы танымадым. Шәфкать туташлары 5нче карават янына килегез диделәр. Бардым, әмма кызымны танымадым. Башы түп-түгәрәк, туп шикелле иде, тоташ марля белән бәйләнгән. Күзләре шеш аркасында йомылып беткән. Айлинәгә охшатмадым аны. Теге якка карыйм, бу якка, Айлинәм юк кебек. Игьтибар белән карый башлагач, кызымның җилкәсеннән таныдым. 

Алда әйтеп китүебезчә авария шимбә көнне килеп чыккан, ә дүшәмбе Айлинә ГАИга имтихан тапшырырга барырга тиеш булган. 18 яше тулмаганлыктан, Альбина ЮХИДИгә ризалык бирергә килә.
– Айлинәнең практикасы башланган иде, – ди Альбина башыннан кичергәннәрне бәян итеп. – Бер-ике көнне Чаллыда тордым да: “Әйдә, кызым, Азнакайга кайтмыйсыңмы?” – дидем, ул исә: “Әле уку белән бәйле эшләрем бар”, – дип калды. Мин автобуска утырдым, нигәдер күңелем төшеп, кәефсезләндем. Сизгәнмендер инде. Юкса, бар да әйбәт кебек, тик үземне кая куярга белмәдем, көндез Азнакайга кайтып киттем. Хуҗалык эшләре белән мәш килеп бу борчылуым онытылган да. Ә төнлә менә шундый йөрәк өзгеч хәбәр килеп иреште безгә. Әни күңеле сизә диләр бит, әле танышларым да, бәлкем сиңа юш килүче төшләр кергәндер дип сорыйлар. Юк, бернинди төш тә күрмәдем. Бары шул күңел халәте, тынгысызлану булды. 

Айлинә бер ай комада ятканнан соң аңына килә, шул көннәр эчендә үлем белән көрәшә. Аңына килгәч тә, әнисе аңа: «Бирешмә, бу барысы да вакытлыча. Терелерсең, өйгә кайтырбыз. Барысы да җайланачак. Син көчле булырга тиешсең», – дип тынычландыра аны әнисе. 
– Баланы 18 яшькә кадәр үстер дә, менә хәзер тилмереп күзеңә карап ятасын әле. Туган көнен үткәрү турында күпме хыялланды, июльдә туган көне иде бит. Ял итәргә бару теләге белән янды. Моннан тыш, машина йөртү хокукын алу өчен автомәктәптә укып йөрде. Хастаханәдә ятканда бер генә көнгә дә кызымның яныннан китмәдем. Кул-аякларына массаж ясап, кашыктан ашатып-эчертеп тордым, сабый сыман тәрбияләдем, – ди әни кеше. 

«Ни әйтергә дә юк»
Айлинәдән тыш гаиләдә ике бала тәрбияләнә. Уртанчылары, уллары Ильяр тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Әлмәткә юристлыкка укырга кергән, хәзер беренче курста укып йөри.
– Улымның төп дәүләт имтиханы үтте, аңа игьтибар булмады. – Альбина бу урында гаиләләренең чын сынау аша үтүен бәян итә. – Бәләкәебез, төпчек кызыбыз җиденче сыйныфта укый. Ә мин ике ай ярым Айлинәм янында булдым. Көн дә иртән обход була, бер төркем табиблар һәр пациент янына йөриләр. Җылы сүз ишетермен, өмет бар дип әйтерләр дип көтәм. Юк бит. Һаман начар. «Менә карагыз, сезнең хәлегез бик начар, ни әйтергә дә юк», дип МРТ сурәтен күрсәтәләр. Яшь организм. Шуңа гына өметләнәбез, көчле холыклы булганга гына яши, дип тә ассызыклады табиблар. Ә Айлинәгә 18 яшь тулгач, безне өйгә чыгардылар. 
Альбина социаль челтәрләр аша күп кешеләр белән танышып, Айлинә кебек хәлгә калган пациентлар тарихы турында кызыксына. Күп кеше аларга Мәскәүдәге бер атаклы реабилитация үзәгенә барыгыз, диләр. Альбина әлеге оешма вәкилләре белән элемтәгә чыга. Дәвалау үзәгеннән счет та җибәрәләр, 1 айга 1 млн 845 мең сум акча кирәк. Гатауллиннар дәвалауга дип акча җыю оештырганнар, бөтен Азнакай халкы, таныш-белешләре, хәтта ки башка районнардан да ярдәм иткәннәр. 

– Әлеге үзәктә авыруларны янәдән яшәргә өйрәтәләр, көненә 6 сәгать дәвамында төрле белгечләр шөгыльләнә: массаждан башлап, янәдән авазлар чыгаруга кадәр. Шунда бару минем хыялым иде. Әле тагын операция үтү мәсьәләсе бар, алга таба чәрдәкләнеп беткән баш сөяге урынына имплант куячаклар. Кызымның исән калуы бер могҗиза инде, күп кеше догалар укыды, хаҗга барганнар анда кызым исәнлеге өчен дога кылды. Христианнар чиркәүләрдә шәм куйдылар, мондый вакытта дин буенча аерымлану юк, баланың сәламәтлеге өчен кылынган дога бит алар. Айлинәгә атап корбан чалдык. Үзем дә көне-төне догалар укыдым. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Иң авыр вакытлар артта калды, Айлинә барысын да аңлый, ым-ишарә белән аңлата, дәвалану булгач, үзе утыра башлар иде дип хыялланабыз. Ә хәзер яңа туган бала шикелле, 18 яшендә янәдән яшәргә өйрәнәбез.

Казаннан кайткач Альбина юл һәлакәтен тикшерүче янына барып кайткан, ул әле дә тикшерү бара дигән. Гәрчә, аларның каладан кайтканына да бер ай инде. 
– Әле экспертиза әзер түгел, диде полицейский. Руль артында бер хатын-кыз булган диделәр, видео белән карасаң да кемнең кайдан чыкканлыгын аңлап булмый. Руль артында булган хатын-кыз да һәр сорау алган саен төрле версия әйтә, үзем шуларны тыңлап шаккаттым. Башка балалардан сорау алганнар. Гаепле хатын бер дә килеп хәлебезне белмәде, ярдәм тәкъдим итмәде. Без 1 августта өйгә кайттык, Айлинәгә өй өчен махсус карават алдык. Ул зонд аша махсус азык ашый, аны маркет плейс аша заказ белән кайтартабыз, памперска да шактый акча китә. Кыскасы, киткән чыгымнарны санасаң, баш әйләнерлек. Үзем эшемнән киттем, чөнки кызым янында булырга кирәк. Гаиләдә төп туендыручы – әтиебез. Әле ул да күптән Айлинә белән булган авариягә чаклы аягын сындырган иде, аксаклап булса да, терелеп бетмәгән килеш эшенә чыкты. Башкача булмый, – ди ачынып әни кеше. 

Айлинәгә инвалидлык рәсмиләштерү эшләре дә сузылган. Баштан вакыты җитмәде әле, аннан соң инвалидлык рәсмиләштерүче табиб ялга китте, дип хәбәр иткәннәр Азнакай район үзәк хастаханәсендә. Менә соңгы яңалыклар: шушы көннәрдә генә дәвалану өчен кирәкле 1 млн 845 мең сум акча җыелып беткән. Гаилә Аллага тапшырып олы юлга, Мәскәүгә кузгалды. Аннан кайткач, тернәкләндерү эшен дәвам итәргә кирәк. Казанга 7 нче хастаханәгә реабилитациягә барырга уйлый Гатауллиннар. Анда бер көне 8-10 мең сумга төшәчәк. Шуңа бу гаиләгә әле тагын ярдәм кирәк булачак. Әйдәгез, бу гаиләгә ярдәм итик әле. Ил төкерсә, күл була дип әйтәләр бит. Хәзерге вакытта алар өчен һәр бер тиен кадерле. 

Акча күчерү өчен Альбина Гатауллиннаның «Сбербанк», «Т-банк», «Зенит» банкларына беркетелгән телефон номеры: 8-917-252-46-33, 2202202311309615 – карта номеры.
 

Айлинә авариягә чаклы


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

14

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading