Мин дөрес яшәдемме? Румия вакыты-вакыты белән шушы сорауга җавап эзли. Газета укучылар, бу язманы укыгач шушы сорауга бәлки сез җавап бирерсез.
Яшь хатын
Чибәрлеге, телгә осталыгы белән аерылып торган Румия, авылдан шәһәргә китеп бер фирмага сәркатип булып эшкә урнашты. Бу уңган, чая, чибәр кызны фирма хуҗасы Азат бик тиз күреп алып, үзенең сөяркәсе итте дә куйды. Шәһәр үзәгендә ике бүлмәле, өстәвенә чит ил җиһазлапры белән тулган фатирда яши башлагач, Румия үзен күкнең җиденче катында итеп хис итте.
Өнемме бу, төшемме? Юк бу төш түгел, ә чынбарлык иде. ләкин хуҗа дигәннең гаиләсе барлыгын белгәч, Румия бу мәхәббәт дигәненең киләчәге булырмы?-дип шикләнә башлады. Ул аңа яшьлегенең иң гүзәл елларын, кыз баланың иң зур байлыгы саналган сафлыгын бүләк итте. Бәлки гаиләсен ташлап минем янга күчеп килер дигән уй аның башыннан китмәде. Бигрәк тә ярата шул Азат абыйсын. Аның бу яшькә җитеп бер егет белән үбешкәне дә, назланганы да булмаган иде.
Ә Азат абыйсының иркәләп-назлаулары аның күңеленә әйтеп бетергесез ләззәт бирә иде. Тик шулай да йоклый алмыйча, уйланып яткан төннәре дә булгалый. Ирле хатыннар балаларын җитәкләп урамнан үткәндә, Румия аларга карап көнләшә. Гаиләле ир белән гыйшык уены уйнап, җимешсез калган ялгыз агач булып яшәмәсме?
Төпле гаилә кора алмыйча, фәкать сөяркә булып яшәү, кайвакытларда үз-үзен күрә алмау дәрәҗәсенә җиткерсә дә, Азат абыйсыннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый ул. Аның тәмле теленнән, наз тулы күз карашыннан, шаянлыгыннан гына алданып яшәсә дә, тормыш гөрләп бара, берни турында да уйлыйсы, кайгырасы юк, эшкә барып кайта да, байлык эчендэ көн күрә.
.jpg)
«Мин хәзергә бик бәхетле»: Румиянең күңелендәге шикләр
- Мин хәзергә бик бәхетле. Ләкин кемнең дә дә булса йөрәген яралау гына минем күңелемне әрнетә. Кайчан да булса Азат абыйсының хатыны аларның гыйшык уены уйнаганнарын белмичә калмас, озын теллеләр хәзер җиткерерләр, менә шул вакытта Румиягә бик тә авыр булачак.
Румияне мәктәп елларыннан ук яратып йөргән Зөфәр исемле егет бар иде. Румиянең мәхәббәтен яулар өчен ул ни генә эшләмәде. Көчле, таза булып күренер өчен спорт белән шөгелләнде, укымышлы булыр өчен институтка укырга керде. Румия ягыннан бернинди җылылык тоймаса да, киләчәктә барыбер яраттыра алырмын диеп уйлады. Зөфәр юашрак иде шул.
- Менә хәзер 30 яшькә җитеп килә. Ни гаиләсе, ни бала-чагасы юк дигәндәй, бары тик бер бай абзыйның яшь кенә сөяркәсе булып яшәп ята.
Сабан туенда Румиянең яшьлек мәхәббәте белән очрашуы
Җәй көне авылда була торган иң матур бәйрәмнәрнең берсе булган Сабан туена Румия дә кайтты. Мәйдан тирәсенә килеп баскач, таныш-белешләр күренми микән диеп ул як-якка каранды. Һәм каршы якта утыручы берәүгә күзе төште. Бу Зөфәр иде. Ул ап-ак костюм-чалбар кигән һәм күзләре Румиядә иде. Ни арада күреп алган диген?
Авылда була торган кичке уенга чыккач Зөфәр белән Румия шактый озак сөйләштеләр.
Румия син дә ялгыз, мин дә ялгыз, әйдә тормышыбызны бергә бәйлик. Беләсең бит минем яшь вакыттан ук сине яратып йөргәнемне.
– Зөфәр әле син хаман өйләнмәдең мени?
– Минем газаплы, сагыну, юксынулардан торган яшәвемне үзгәртсәң, бары тик син генә үзгәртә алырсың. Йөрәгемә кереп ояладың, миңа башка берәү дә кирәк түгел. Синең ялгыз яшәвеңне белеп торам. Көтеп-көтеп тә җавап ишетә алмагач, ул кинәт кенә җанын вә тәнен чолгап алган көчле дәрт белән Румиянең түгәрәк алма кебек тыгыз күкрәкләрен, янып торган битләрен ярсып-ярсып үбәргә тотынды. Румия җай гына аның куеныннан чыгып китте.
-Зөфәр, әгәр дә синең белән минем кавышу күкләрдә язылган булса, без күптән кавышкан булыр идек. Кавышу дигән нәрсә безгә насыйп булмастыр, үпкәләмә. Очрашканда дуслар гына булып калыйк яме.
– Эх, Румия, үзәкләремне өзеп, бәгырьләремне телгәлисең бит шул юк дигән сүзләрең белән. Мин өйләнсәм дә сине кияүгә чыккан дигәч кенә өйләнәчәкмен, менә шулай җанкисәгем. Румия, син авылдан кайчан китәсең соң?
– Иртәгә дип уйлап торам.
– Мин дә иртәгә китәм, бергә юл алырбыз яме.
Алар шулай иттеләр дә. Зөфәр Румияне яши торган өенә тикле илтеп куйды.
– Зөфәр монда кадәр килгәч чәй эчмичә китмәссең инде, әйдә мин яши торган фатирга.
Зөфәр бер сүзсез риза булды.

Румиянең сере: ул байлык өчен күп нәрсәдән баш тарта
Авылдашлар, бигрәк тә сыйныфташлар булгач сөйләшер сүзләр күп иде. чөнки уртак танышлар күп.
– Румия, мин күпме генә тырышсам да синең ярың була алмадым бит.
– Зөфәр дуслар гына булып калыйк дидем бит инде. Син укымышлы кеше бит, берне түгел, бишне табарсың әле. Миңа уку насыйп булмады шул. Үзең беләсең әнием дүрт баланы берүзе үстерде, әтиемнең бакый дөньяга күчкәненә дә бик күп еллар узды. Әнием мәктәп бетергәч тизрәк ача эшләвемне теләде. Шуннан соң мин сәркатипләр әзерли торган курска укырга кереп, бер фермага эшкә урнаштым. Әниемә, энем, сеңелләремә һәрвакыт ярдәм итеп яшәдем. Үзем югары уку йортында укый алмасам да, туганнарыма укуларын дәвам итсеннәр өчен барысын да эшләдем. Менә шуңа сөенеп йөргән көннәрем.
– Сәркатипләр акчаны бик күп алмыйлар бит, нинди акчага шулай булыша алдың? Фатир дигәнең дә байлыкка чумган.
– Синең шикелле танылган белгеч булмасам да, мине үзем эшли торган фирманың көзгесе диләр.
– Аңлашылды, чын күңелдән синең өчен шатланам.
Азат Зөфәр белән Румияне бергә күреп, көнләшүдән ярсый
Шулчак ишекне кемдер ачып, алар чөкердәшеп утырган бүлмәгә килеп керде. Ул Азат иде. Аның күз карашы иң элек Зөфәргә төбәлде.
– Румия моны ничек аңларга? Мин өйдә юк чагында, минем фатирда, минем кыйммәтле сыйларым белән чит ирне ашатып утырасың.
Бу көтелмәгән хәлдән Зөфәр уңайсыз хәлдә калды.
– Мин чит кеше түгелмен, Румиянең авылдашы, сыйныфташы булам. Аны белә башлаганнан бирле, аңа гашыйк булып, яратып яшәүчемен. Ләкин ул минем мәхәббәтемне кире кага барды. Менә бүген дә икебез дә ялгыз, әйдә кавышыйк, дигән идем, дуслар гына булып калыйк диде.
– Юк, Румия бары тик минеке генә һәм киләчәктә дә минеке генә булачак,-дип Азат үзенең зәһәрлеген күрсәтә башлады. Минем фатирымда миннән качып гыйшык уены уйнап ятасызмени? Монда аяк басучы чит ир-атның беренчесе һәм ахыргысы син булачаксың.

– Әйттем бит инде ул минем сыйныфташым,-дип, Румия акланырга тотынды.
– Румия, мин сине бу ирнең бары тик сыйныфташың булганы өчен генә гафу итәм. Бу арада күңелгә ошамаган төрле төшләр керә, аннан соң көнләшүдән йөрәгемне тырнаган төрле шик-шөбһәләр берсе артыннан берсе килеп кенә тора. Миннән башка кемең булса да бардыр дигән уй башымнан китми. Менә Зөфәрне дә синең сөяркәң дип кабул иттем. Әгәр дә син аның сөяркәсе түгел икән, монда сезнең тарафка әйтелгән начар сүзләрем өчен гафу үтенәм. Румия ул минем сулый торган һавам, җылыта торган кояшым, мин аннан башка яши дә алмам шикелле.
Ул Румияне күтәреп алып, әйләндерергә тотынды. Ә Румия Зөфәр алдында уңайсыз хәлдә калуыннан читенсенде.
– Ярый миңа китәргә рөхсәт бирегез. Борчуым өчен мин дә сездән гафу үтенәм. Румия бер-беребезне онытмыйк, ни әйтсәң дә сыйныфташлар бит без. Зөфәр саубуллашып чыгып китте.

«Сөяркә түгел, яшь хатын булырсың»: Азатның тәкъдиме
– Менә шулай җан кисәгем, син бары тик минеке генә булачаксың
– Гомер буе хатынлы ирнең сөяркәсе булып яшәрменме инде?
– Юк сөяркә булып түгел, ә бәлки минем яшь хатыным булырсың. Элекке заманда байлар шулай ук хәленнән килгән ирләр берничә хатын тотканнар бит, ә минеке икәү генә булачак. Мин хатыным Саҗидәне ташламаячакмын. Мин аңа яратып өйләндем, ул минем балаларымның яраткан әниләре, минем өчен тугры хатын.
Румиягә Азатның әйткән сүзләре белән килешергә генә кала. Ничек килешмәсен, шушы рәхәт тормыштан, байлыктан коры каласы килми шул.

Азатның хатыны Саҗидә Румияне кисәтә
Менә бервакыт Азатның хатыны Саҗидә Румиянең эштән кайтуын сагалап торып, аның белән сөйләшмәкче булды. Әйе аңа барысын да җиткергәннәр иде. Төз-төз атлап ишектән чыгып килүче Румияне Саҗидә туктатты.
– Мин Азатның хатыны булам. Синең минем иремнең сөяркәсе булып яшәвеңне беләм, мин барысын сизеп яшәдем, тик иремне артык яраткангамы, аңа бер сүз дә әйтмәдем, һәм сезгә комачауларга теләмәдем. Ул минем тырышлыгымны, үзен һәм балаларымны яратуымны бәяли белде. Мин аның хөрмәтен тоеп яшәдем, шуның белән мин үземне бәхетле итеп тойдым. Ә менә хәзер сабыр канатларым сынды.
Ташла син аны, япь-яшь башың белән үзеңнән кеше көлдермә. Үз тиңеңне тапмый калмассың әле. Әллә синең байлыкка кереп чумгач күзең сукырайдымы? Ул синең әтиең кебек кеше бит. Сиңа илле яшь булганда аңа җитмеш биш яшь була бит, ичмасам киләчәгеңне уйла. Минем синең белән бу сөйләшүем бәлки акылыңа китерер. Ул шулай диде дә китеп барды.
Румия бу очрашу турында түкми-чәчми Азатка сөйләп бирде.
– Ярар өйгә кайткач аның белән җитди сөйләшү булачак. Ә мин сине беркемгә дә бирмәячәкмен, шуны белеп тор.

«Мин ике гаилә белән яшим»: Азатның гаиләсе белән яңа тормышы
Гаиләсе янына кайткач Азат Саҗидәгә: Әгәр дә яңадан Румияне борчып йөрисе булсаң, шуны белеп тор, мин сине ташлап аның янына китәчәкмен. Мин ике гаилә белән яшим икән, син шуның белән килешәчәксең. Әйе, Саҗидә дә рәхәттә, бал, май эчендә яши. Ә ире ташлап китсә ике кызын ничек итеп аякка бастырыр, аның фикере белән килешми мөмкин түгел.
Тора-бара Румия дә Азаттан бер малай алып кайтты. Көндәшләр булып яшәгән ике хатын бер-берсе белән дуслашып та куйдылар һәм гаилә бәйрәмнәрен дә бергә-бергә үткәрделәр.
Еллар уза: ике гаиләле Азатның картлыгы
Гомер елгасы үз көенә ага барды. Урамнан таякка таянган, матур гына итеп сакал җибәргән, башына түбәтәй кигән, үзе белән оныкларын иярткән берәү килә, бу бәхетле картлык кичерүче, ике гаиләле Азат иде.
– Бабай дим, бабай, әйдә Румия апаларга барабыз ул тәмле әйбер пешерәм килегез, — дигән иде бит. Хәзер кибеткә кереп күчтәнәчләр алыйк та барабыз.
«Мин ике гаиләне дә тигез күреп рәхәт тормышта яшәттем»
- Я Раббым, бу сабыйларны бәхеткәйләреннән генә мәхрүм итмә, ятимлек хәсрәтләрен берүк бирә күрмә, яман күзләрдән, начар бәндәләрдән үзең саклый күр. Мин ике гаиләне дә тигез күреп рәхәт тормышта яшәттем. Балаларымның, оныкларымның да бәхетле мул тормышта яшәүләрен телим, Амин!
Рафилә Фаттахова, Кукмара.
Комментарийлар