16+

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика көне белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика көне белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын 30 августта билгеләп үтелә торган Республика көне белән котлады.

Котлау мөрәҗәгатендә ул Татарстанның социаль-икътисади үсештә илнең алдынгы төбәкләренең берсе булуын, Россиянең технологик һәм оборона куәтен ныгытуга өлеш кертүен билгеләп үтте.

Рәис шулай ук республикада 175 милләт вәкиленең тату яшәвен ассызыклады. Халыклар бердәмлеге елында Татарстанның төрле халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телләрен саклау һәм үстерү юнәлешендә эшен дәвам итәчәген әйтте.

«Татарстанның көче һәм төп байлыгы – кешеләр», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Бүген республикада 4 миллионнан артык кеше яши, аларның хезмәте һәм таланты төбәкнең алга таба үсешенең нигезен тәшкил итә, диелә мөрәҗәгатьтә.

Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы татарстанлыларга һәм аларның гаиләләренә аерым рәхмәт белдерде. Ул республикада Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында ветераннарга, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелүен искәртте.

«Меңләгән татарстанлы махсус хәрби операция барышында Ватанны батырларча саклый – без алар белән горурланабыз һәм Җиңүгә ышанабыз!» – диде Татарстан Рәисе.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов республика халкына бәхет, иминлек һәм яңа уңышлар теләде.

«Татарстан Республикасы көне мөбарәк булсын!» – дип тәмамлана котлау.

Миннеханов. ФОТО:ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading