Бөтен җиһанның аклык белән каплануын абайламый дә калды. Төн уртасына таба бөтен дөнья карга чумган.
Йорттагы агач ботаклары, капка баганалары, түбә кырыйлары — барысы да йомшак юрган белән капланган.
Илзөя ишекне сак кына ачып тышка чыкты. Шундый көчле тынлык— хәтта карның җиргә төшкән тавышы ишетелер сыман. Ул кулларын күкрәгенә куеп, озак кына күккә карап торды. Болытлар акрын гына агыла. Кайсы якка? Туган якка табамы? Әллә хәзерге вакытта ире хезмәт иткән фронт ягынамы? Никтер Илзөянең күңелендә бер уй бөтерелә: болытлар хәбәр йөртә.
Әгәр ул күк гөмбәзен иңләгән чиксез болытларга карап уйланса — бәлки, ире дә шул ук мизгелдә күккә карап торадыр? Бәлки, аларның карашлары бер үк аклыкта очрашадыр?
— Әллә ниләр уйлап үзеңне бетермә, — дигән иде ул саубуллашканда.
Шул сүзләр колагында яңгырап куя: «Мин кайтырмын».
Кешене саклап кала торган өмет тә, шул ук вакытта йөрәкне әрнетә торган сагыш та шул ике сүз эченә сыя икән.
Төш
Ул төнне озак йоклый алмады. Иртән генә, ниһаять, күзләре йомылды.
Төшендә ул кар өстендә яланаяк йөри иде. Кар суык түгел — ә ниндидер бозлы, кырыс. Аяк табаннары сызлый. Ул кая барганын белми. Тирә-якта кешеләр юк. Тынлык. Кинәт аяклары боз кебек ката башлады. Хәрәкәт итүе авырлашты. Шул чакта ул уянып китте.
Йөрәге дөп-дөп тибә. Бүлмә караңгы. Тынлык.
Телефон тавышы бу тынлыкны телеп җибәрде.
Ул дертләп китте. Балалар уяныр, дип уйлады. Кулы белән карават кырыен капшап, телефонны алды. Экранда — аның исеме.
Йөрәге туктап калгандай булды.
— Мин әле генә кайттым, — диде ире. — Аягым бик туңды.
Илзөя күзләрен йомды. Төшендә күргән суыклык, боз булып каткан кар… Барысы да бер мизгелдә бергә тоташты.
— Мин сине төшемдә күрдем… — дип кенә әйтә алды ул.
Озак сөйләшергә ярамый. Сүзләр артык. Аларга ярты җөмлә дә җитә.
Телефон сүнгәч, ул караватка утырган килеш озак кына уйланып калды. Кайчак Аллаһы Тәгалә кешегә хәбәрне турыдан-туры түгел, ә йөрәге аша бирәдер кебек.
Алгебра дәфтәреннән башланган мәхәббәт
Кайчак кеше гомеренең иң якты мизгелләре мәктәп елларында кала икән. Без моны соңрак кына аңлыйбыз.
Илдар Хәйруллин Чаллы шәһәрендә дөньяга килеп, язмыш аның гаиләсен Әлки районы Чуаш Кичүенә алып кайткан. Ул чакта аңа ике ай гына булган. Шунда үскән, шунда мәктәп бусагасын атлап кергән. Җиденче сыйныфка кадәр авыл һавасын сулап, Кече Чирмешән буенда уйнап үскән. Соңрак әти-әнисе балалар өчен җайлы булыр дип район үзәгенә- Базарлы Матакка күченергә булган.
– Нәкъ шул елны ул безнең сыйныфка килде. – дип искә ала Илзөя. –
Без — сыйныфташлар. Икебез дә 1988 елгы. 25 март — аның туган көне. Җиденче сыйныф. Яңа үсмер егет. Озын буйлы, тыныч холыклы, елмаюы эчкерсез. Күп сөйләшми, әмма күзләрендә ышаныч бар иде. Ул бик яхшы билгеләргә генә укыды. Бигрәк тә алгебра, геометриядән алдынгы булды. Мин аның артындагы партада утыра идем. Дөресрәге, аның вариантына туры килергә тырыша идем. Ул мәсьәләләрне тиз чишә, дәфтәр битен миңа таба әкрен генә шудыра. Бер сүз дә әйтмичә генә ярдәм итә. Бу — аның гадәте иде: мактанмыйча, кычкырмыйча, тыныч кына ярдәм итү. Симпатия бар иде аңа карата. Мәктәп кызларының күбесендә булган кебек. Әмма безнең арада иң элек дуслык туды. Чын, ихлас дуслык. Мәктәп тәмамлагач та бер-беребезне югалтмадык. Ул Казанга укырга китте — авыл хуҗалыгы академиясенең инженер-механик белгечлегенә. Мин медицина көллиятенә — теш табибы юнәлешенә. Югары уку йортына керә алмадым, әмма һөнәр сайлавыма үкенмәдем.
Илзөя белән Илдар һәрдаим сөйләшеп торалар. Кайчак берни турында да түгел кебек, әмма күпме тема... Ул хәтта очрашып йөргән кызлары турында да Илзөя белән бүлешкән.
– Мин тыңлый идем. Көнләшүдән түгел, ә чын күңелдән. Без бер-беребезгә ышандык. Бу ышаныч — еллар сынавын узган ышаныч иде. 2008 ел. Уртак дус кызыбызның туган көне. Көлүләр, шаярулар, яшьлек җиңеллеге. Нәкъ шул кичтә без дуслыктан мәхәббәткә бер адым гына калганын аңладык, ахрысы. Ә 2010 елда без өйләнештек. Гаилә тормышы башланды. Бер елдан соң аны армиягә китте. – ди Илзөя.
Илзөя бик яшьли әти-әнисез калган, ятим бала әбисе һәм әнисенең энесе тәрбиясендә үскән. Ә Илдар аның өчен тормышның асылы, терәгенә әверелә.
– Илдар да бик яшьли әтисез калды. Каенатам 43 яшендә авырудан үлеп киткән. Уртак кайгы кешеләрне якынайта. Без бер-беребезгә таяныч булдык. Сүзсез аңлашу шул чакта тугандыр. Ул минем бөтен дөньям булды, — ди Илзөя бүген дә, еллар аша карап.
Бер җан булып
Армия, көтү, сагыну… Бер ел гомер кебек тоелгандыр. Әмма ул ел аларның бер-берсенә булган хисләрен ныгыткан гына.
– Мин көттем. Армиядән кайткач, «Майский» оешмасына эшкә урнашты. Мин дә аның янына эшкә кердем. Бергә булу безнең өчен һәрчак иң мөһиме булды. Безнең мәхәббәт кычкырып әйтелгән сүзләрдән тормыйча, гамәлләрдә, ярдәмдә, янәшә торуда чагыла иде. Мәктәптә дәфтәрен миңа шудырган кебек, тормышта да һәрчак терәк булды. Хәзер мин аның турында уйлаганда, иң элек мәктәп партасы күз алдыма килә. Ак дәфтәр бите. Алгебра мәсьәләсе. Һәм аның кул хәрәкәте. Кайчак гомер буе синең белән калган мәхәббәт нәкъ менә шундый кечкенә, гади мизгелдән башлана икән. Сөеклең янәшә булса, шалаш та сарай кебек, — ди яшь хатын.
2012 елда гаиләдә беренче уллары Радэль, ә 2018 елда кызлары Самира дөньяга килгән.
Шул ук елны алар өч бүлмәле фатирга күчкән. Яңа тормыш, балалар көлүе, кичке чәйләр…
Тормыш җайга салына.
«Кем барырга тиеш?»
2022 елның көзге иртәсе.
— Мин бармыйча булмый, — дигән ул.
Әнисе күз яшьләрен яулыгы чите белән сөртеп алса, хатыны Илзөя дәшмичә тыңлаган.
— Бәлки калырсың? — дип сораган әни йөрәге.
— Кем барырга тиеш соң? — дип җавап биргән Илдар тыныч кына.
Бу сүзләрдә кычкырып әйтелгән батырлык та юк. югыйсә Бары тик җаваплылык ярылып ята
Көтү
2022 елның 23 октябрендә Илдар махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә. Иптәшләре арасында зур абруй казанган, теләсә нинди очракта да көчле ихтыярлы булып калган Илдар Хәйруллинга 2023 елда лейтенант исеме бирелгән.
– 8 мартта ялга кайтты, шунда да күңеле белән иптәшләре белән «янәшә» булды, телефоны кулыннан төшмәде. Алар турында сораша, тиешле күрсәтмәләр бирә, һәркем өчен борчылып торды, – дип сөйли Илзөя.
Болай да ут эчендә яшәгән якыннарына Илдар 5 февральдә сөеклесенә болай дип хәбәр яза: «Без алга барабыз. Әни догада булсын. Анда элемтә юк, көтмәгез». Соңрак кына белдем. Иң дәһшәтле бәрелешләр барган Волчанск шәһәрендә штурмда булган ул. Әле командирына: «Әгәр миңа бер – бер хәл була калса, Илзия белән әнигә турыдан-туры хәбәр итмәгез, туганнан туган абый белән элемтәгә чыгыгыз», - дип үтенгән ул.
– Элемтә өзелгәч, күңелем тынычлана алмады. Командирына яза башладым. Ул башта җавап бирде, әмма иң мөһимен әйтмичә генә йөрде. Бер көнне абыйның номерын сорады. “Машина турында сөйләшәсе бар”, — диде. Без бит егетләр белән җыелышып гуманитар ярдәм белән “Нива” җибәргән идек. Мин хәтта Илдар янына соңгы тапкыр 2024 елның декабрендә бардым. Төзелеш материаллары төяп бардык. Кар өстендә тәгәрмәч эзләре, салкын һава, солдатларның арып беткән күзләре… Ул вакытта ук мин Илдарның үзгәргәнен сиздем. Ике тапкыр ялга кайтканда да башка иде инде. Күзләре тирәнәйгән, сүзләре кыскарак, елмаюы да җитдирәк. Күпне күргән ир-ат карашы... – дип искә ала Илзөя.
Әмма кайгылы хәбәр хәрбинең хатынына 22 февральдә 11 сәгать 45 минутта килеп ирешкән. Снайпер аткан, махсус сагалап торган диләр. 19 февральдә нәкь чын каһарманнарча биремне үтәгәндә батыр лейтенант һәлак булган.
–Өйгә ничек кайтып җиткәнмендер. Шул көннән башлап мин вакытны сәгатьләр белән түгел, хәбәр көтүләр белән үлчим. Ярты ел телефон белән яшәдем. “Иремнең гәүдәсен алып чыга алмассызмы?” — дип егетләргә ялвардым. Урынын белә идем. Хезмәттәшләре аны калдырмаган. Командиры аның сәгатен, жетонын кайтартты. Үзе май аенда һәлак булды. Аннары башка кеше белән элемтәдә тордым, – күпне күргән Илзөя.
«Туган җирдә җирләргә иде»
Илзия кем белән генә элемтәгә чыкмаган. Илдар хезмәт иткән частьларның номерларын, ул вакыттагы командирларның исемнәрен, аның белән бергә окопта торган егетләрне — Илзия барысын да язып барган. Дәфтәр битләре исем-фамилияләр белән тулган. Аңа бер генә нәрсә кирәк иде: иренең гәүдәсен табу.
Җаваплар исә бертөрле булган: «Ул территориягә бик ерак кереп алып китә алмыйбыз. Каршы як дроннары аулап тора».
Дүрт ай буе ул телефон белән яшәде. Иртән күзләрен ачканчы — хәбәр бармы? Төнлә уянып китсә — экран яктымы? Һәр шалтырату йөрәкне кысардай.
19 июнь. Куллары дерелди, күзләре экранда. Шул мизгелдә хәбәр килде: «Ирегезне алып чыктылар». Бу җөмләдә күз яшьләре дә, аяныч та, тынлык та бар иде.
Алга таба документлар, килештерүләр, көтү. Бер айдан артыкка сузылган юл. Илзия, иренең ике абыйсы белән 25 июльдә Ростов-на-Донуга юл тоткан. Бу мизгелдә һәркем ярдәм кулын сузган. Ә 28 июльдә Илдарны Базарлы Матакта соңгы юлга озатканнар.
— «Мишка», соңрак «Татарин» позывноен алган ирем Илдар турында кем белән сөйләшсәм дә, барысы да аны яхшы кеше итеп искә ала. Мин махсус операциядә катнашкан батыр офицерның хатыны булуым белән горурланам.
Илзөя бик сабыр, бик тыйнак сөйләшә. Ләкин һәрбер сүзе ныклы.
Бу - ныклык, бу - бирешмичә алга бару.
Ә болытлар һаман ага.
Кем белә — бәлки, алар аша Илзөя белән Илдарның сөйләшүләре дәвам итәдер…
Киләчәккә караш
Илзөянең тормышы — батырлык, мәхәббәт һәм сабырлык үрнәге. Ул ире, балалары һәм райондашлары белән бергә, тормышның иң авыр сынауларын узган сабыр хатын-кыз. Һәр мизгелдә йөрәге белән эш итеп, ул балаларын үстерә, ярдәмчеләргә рәхмәт әйтә, һәм киләчәккә ышаныч белән карый.












Комментарийлар