16+

Мүлмәнең үз Кулибины Мәсхүт абый могҗизалар ясаудан туктамаган: «Ут кебек янам, дим...»

Мүлмә авылының үз Кулибины ул. Күпләр аңа яратып шулай дип эндәшәләр дә.

Мүлмәнең үз Кулибины Мәсхүт абый могҗизалар ясаудан туктамаган: «Ут кебек янам, дим...»

Мүлмә авылының үз Кулибины ул. Күпләр аңа яратып шулай дип эндәшәләр дә.

Шәһәрдәге заманчалыкны бер төн эчендә үз ихатасында булдырган кешегә бүтәнчә кем дияргә?! Бәрәңге базы белән печәнлеккә лифт, бәрәңге бакчасында колорадо коңгызы җыючы, каз йолкучы эш атлары ясап куйган Мәсхүт абый Мотыйгуллин хуҗалыгында 1797 елгы үлчәүгә кадәр бар – менә байлык! Әле тагын янына 1800 елларга караган чабата да элеп куйган. Кайлардан табыштырган?!

“Газизулла абый кайтып күрсә...”

Йөргән аякка җим иярә диләрме әле? Мәсхүт абыйның да яраткан сүзе бу. Бик аралашучан ул, дөнья буйлап сибелгән туганнары, дуслары гына да ни чаклы! Дөньяның бар ямен, рәхәтен тоеп, хәләл кәсеп белән көн итә. 

– Минем әти дә, кирәксә, телевизорга кадәр төзәтеп куя иде мәрхүм. Урманчы булып эшләде ул, күмәк хуҗалыкларга урман кисеп йөрде. Шунлыктан “Дружба” пычкысы да авылда иң беренче бездә барлыкка килде.

Теге ватыла бит, әти кичләрен өйгә алып кереп төзәтә. Әй кызыгып карап торам аңа. Мин әле беренче сыйныфка укырга да кермәгән бала! Кабызырга көчем җитмәсә дә, әтинең иске “Дружба”сы белән дүртенче сыйныфта укыганда авыл халкына утын кисеп йөри башладым. Хуҗа кеше тартып кабызып бирә дә, калганын үзем эшлим. Бишенче сыйныфта укыганда иске запчастьлардан “Дружба” пычкысы җыйдым. Әти кичләрен үзенекен кабалый, ә мин гараж почмагында яткан искене. Үзбәкстанда яшәүче туганнарыбыз кунакка кайтты берсендә. Әти кунак сыйлаган арада да пычкысын көйли – кабынмый гына.Үземнекен суздым, мә, әти, мәйтәм, минекен тартып кара әле. Риф абый да куәтләде, Газизулла абый, күңеле булыр, тарт инде, ди. Бер генә тартты, кабынды! Вәт сиңа мә диде дә, әти шуннан гаражда үз кораллары янында кайнашырга миңа ирек бирде, – ди Мәсхүт абый.   

Ә Газизулла абый Мүлмә авылы халкына үз истәлеген калдырып киткән кеше. Авылдагы мәктәп, гараж белән беррәттән күмәк хуҗалыкның күп кенә корылмалары төзелеше дә аның кулыннан үткән. Соңрак әтине бригадир итеп билгеләделәр. Дуамалрак холыклы, кыю, үзе дә булдыклы, эшкә дә артык таләпчән, авыл халкы да бик хөрмәт итә иде аны. Дөрес, үзе исән чагында мине агач эшенә якын җибәрмәде, бар әле, булмый синнән дияр иде. Кадак кагарга беренче Әхмәтҗан бабай өйрәтте мине. Хәзер авыл халкы: “Газизулла абый кайтып күрсә, шаккатар иде!” – диләр, – ди Мәсхүт абый. 

“Казан малае ясыйм...”

Эшсөяр Мәсхүт абыйның егет чагын авыл халкы яхшы хәтерли: озын буйлы, үзе бик чибәр, ак чалбардан гына йөри.

– Резеда апам, Казан малае ясыйм мин синнән дип, кечкенә чагымда ап-ак гольфилар алып кайтып киертә иде. Әле алты яшемдә чигү чигәргә өйрәтте ул мине. Ак бәзгә үзе рәсемен ясап бирә дә, атландырып кына чигәм. Мин чиккән тастымалларны мәктәп күргәзмәсенә куйганнары хәтеремдә. Башлангыч сыйныф укытучысы макраме үрергә өйрәткәч, хисләнеп, кичләр буе бау ишкәшнемне дә беләм. Балачактан хыялый булганмын икән, – ди әңгәмәдәшем. 

Мәктәпне тәмамлагач, үзе дә читкә китәргә кызыкмый, язмыш “фәрманы” да аны ныгытып туган җиренә бәйли. 1979 ел бу. 

– Баштарак төрле эшләрдә йөрелде. Көзге якта базга кайтарылган бәрәңгене өйдерткәндә кулны имгәттем... Өйдергеч машинабыз ватылды. Кулалмаш егет: “Моның шкифы гына чыккан икән” – дигәч, озаклап төзәтеп ятарга да вакыт юк, кырдан күп машина кайтып тезелгән, әйдә кабыз, эшләгән көенә генә этеп кертәм дип тотынган идем, кулым чылбырына кереп тә китте. Үзем гаепле, кабызырга үзем куштым бит. Кул уртага “төенләп” куйды, чылбыр ни алга, ни артка бармый хәзер. Аккан канны күреп, теге егет чыгып ук качты. Тавышка йөгерешеп кергән егетләргә, артка таба әйләндерергә кирәк, кнопкасына басыгыз мәйтәм. Басалар – чылбыр тыгызланган, селкенми дә. Икенче кулым белән чылбырны тартканда анысы да кереп китә язды. Өч метр биеклектәге баз ишеге өстеннән баскыч куеп йөри идек, авыртуга түзә алмыйча, шуны сикереп кенә чыгып киткәнмен, – ди Мәсхүт абый.

– Хастаханәдә 10 көнләп ятканмындыр, кулның сызлавына түзә алмыйча, төнлә сүтеп карадым – бармак каралып кипкән, кул сасыган... Шәфкать туташына барып күрсәткән идем, аһ, диде дә, табибка шалтыратты. Кулыңны беләзектән кисәбез, матур гына булып калачак ди. Юк, мәйтәм, бармакны гына кисегез, калганына әле иртәрәк, дип кулымны саклап калдым. Аннары шул ук кул циркуляркага эләкте... – ди ул. 

Гаилә корып, тормыш өчен җан атып яшәп яткан көннәрнең берсендә килеп чыккан хәл монысы. Агачтан йорт җиһазлары ясарга керешә ул. Көне-төне остаханәсендә кайнашкан ир үзе дә сизенә, көннәрдән бер көнне кабат имгәнер кебек тоела. Күңеле ялгышмый... 

– Ишек, тәрәзәләр, урындык-өстәлләр, караватлар дисеңме, бик дуамалланып эшләгән елларым ул. Алдагы имгәнүдән бер бармагым бөгелми торган булып калган иде, шунысы пычак астына кереп китте... Кысып тоттым да, өйгә йөгердем, әни, бармак өзелде, мәйтәм. Әни гомере буе авылда санитарка булып эшләде, якын-тирә авыл хатыннарына бәби таптырды. Тиресендә салынып тора, әле өмет бар дип, жгут салды да, мине хастаханәгә алып китте. Пычак белән кисеп кенә атыйк та, котылыйк без моннан дим табибка. Берәүләр өзелгән бармакны ялгатыр өчен җан талаша, син булганыннан колак какмакчы буласыңмы, ди. Рәсимә Казанда укуда иде, аңа әйтмәдем дә. Каян ишеткәндер, елап килеп керде. Ул мине кулсыз калган дип аңлаган икән. Теге бөгелми торган бармакны бөгелә торган итеп ясатам дим аңа, көлдерәм, – ди Мәсхүт абый. 

Гарип кул туңучанга әйләнә. Урамда эшләве кыенлашканга аны әтисе тегермәнче итеп күчерә. Соңрак Мәсхүт абый үз ишегалдында таш тегермәне ясап куя! Авыл халкына коймакка, ипигә яраклы берничә төрле он тарта башлый. 

Ишегалдында урынны күп алып тора дип, мин аны  сүтеп ташладым. Рәсимә, сүтмә дип тә ялынган иде. Хәзер яңадан торгызырга ниятләп йөрим әле менә, – ди ул. 

“Бөерләренә салкын тигән”

Язмышының сынаулары моның белән генә төгәлләнми әле. Комбайнда эшләгән ир алтынчы урагына чыккач, көндезге ялга туктаган арада җиргә ятып хәл ала. Биш минут черем итәргә өлгерми, икенчеләнеп уяна. 

– Егетләр, бөтенләй хәлем калмады, ут кебек янам, дим. Син ызанны туры саласың, шуны гына салып бир инде диләр. Ызан сала торгач, кичсез кайтып китә алмадым. Башта өч көнләп өйдә яттым. Аннары хастаханәгә илттеләр. Төрлечә давалап карыйлар, файдасы тими генә. Күзләрем сукырая башлагач, операциягә әзерләделәр. Рәсимә өстемә капланып елый. Шул чагында аңа васыятемне әйттем.

Син, мәйтәм, яшь әле, үлә калсам, гомереңне ялгыз үткәрмә, чык кияүгә, бәхетле яшә, дидем. Янәшә караватта яткан бабай безнең сүзгә колак салып тора икән. Син, энем, ашыкма әле пычак астына керергә, минем әбием им-томчы, бүген килә, үзеңне карасын әле, берәр әмәлен тапмыйча калмас, ди. Теге әби килде дә, палатадагы мендәрләрне җыеп, бил турысына өйде. Эчең төшкән дип әфсен-төфсен китереп, кайтып та китте, артыннан 12 көн костым. Әле бит борын төбендә операция көтә. Минем бәхеткә, икенче көнне Казаннан бер профессор килде. Аркага кулын куеп, бер генә сугып карады. Бөерләренә салкын тигән бит, менә шушы уколларны кадыйсыз – бер танадан терелеп өенә кайтып китәчәк диде. Гомер бетмәгәч, бу юлы да чирдән исән калдым, – ди Мәсхүт абый.   Мүлмә. Фото: Шарафиева

Кайткач, җиңелрәк эшкә күчәргә исәпләп торган ирне күмәк хуҗалык рәисе чакырта. Авыл хатыннарының күбесе декретта дип, алты ирне сыер саварга билгеләмәкче икән. Мәсхүт абый башта карыша әлбәттә. Хатыны укытучы була торып, ничек фермада сыер саусын инде?

– Өйдә Рәсимә белән әни башта миннән егылып көлделәр, ризалашма дип ничек кенә үгетләмәделәр! Егет сүзе бер була дип, 8 ел сыер да саудым әле, – ди ул. 

Бу эш аңа кулай булып чыга. Иртәнге савымнан кайтуга бура бурарга керешә, остаханәсендә кайнаша. 

– 1982 елда ук үзем сыер сава торган җайланма ясап куйдым. Мактануым түгел, тик торган бер генә көнем дә булмады. Акчасын да әйбәт эшләдем. Тормышны Рәсимә белән икәү күтәрдек. Әле бер елны бакчада 15 метр озынлыкта, 4 метр киңлектә бассейн казыдык та, балыклар җибәрдек. Сазаннар алтышар, шүкәләр дүртәр килограммлы булып үстеләр. Кышын балыкларны сулы кисмәк белән базга төшереп куя идек, кислород биреп хәсиятлим. Кышын йоклый бит алар, апрельдә уянгач, кабат бассейнга чыгарабыз. Арпа пешереп ашатканда бик майлы иде алар. 7 еллап тоткач, күмдем мин ул бассейнны, – ди Мәсхүт абый. 

Тормышлары бик матур бүген аларның. Йорт-җирләре иркен! Мәсхүт абый бал кортлары да асрый әле, шуның өстенә сарай тутырып терлеген, ишегалды тулы кош-корт асрыйлар. Шөкер уллары ярдәмчел! Киләчәктә дә аларны имин еллар каршы алсын, бәхетләре кителмәсен!  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading