...Иртән санитар машинасына салып, әнине район үзәгенә моргка илттеләр. Икенче көнне аны туган авылында җирләделәр. Лиляны вакытлыча әнинең сеңлесе Лиза апа алып торды. Аның үзенең дә биш баласы бар иде. Безнең иң әйбәт, иң яхшы әниебезнең юк икәнлеге турында Лиляга әйтмәдек. Аны хастаханәдә дип ышандырып килдек. Шулай итеп, өч озын ай үтте. Авылда хатын-кыз кулыннан башка ничек кыен икәнен сөйләп торасы да түгел, җитмәсә бит әле ишегалды тулы мал-туар, кош-корт. Барысын да ашатырга, карарга, саварга, көтәргә кирәк. Ял көне дә юк.
Ә безнең кечкенә сеңлебез бу вакытта апаларда булды. Туганнан туганнары аңа күңелсезләнергә ирек бирмәделәр, аның белән уйнадылар. Ләкин ул безне, өебезне сагынган. Мин моны аны алырга килгәч тә сиздем. Бусагадан атлавым булды, ул мине күреп алып, тавышсыз гына елый башлады. Нишләптер, миңа килергә дә кыймады үзе. «Нәрсә инде син, әйдә өйгә кайтабыз!» – дидем мин, булдыра алган кадәр көр тавыш белән. Шул чакта ул, йөгереп килеп, аягымнан кочып алды. Мин, иелеп, аның баш түбәсен үбеп алдым. Һәм шул чагында аның чәченең сабыйлык аңкып торган татлы, шул ук вакытта бераз әчерәк исен тойдым. Ул күңелемдә тынычлык һәм шатлык тудырды.
Без өйгә кайтканда, олы абыем Рамил Себергә Сургутка киткән иде. Әти малайлар белән булдыра алган кадәр өйдә тәртип урнаштырганнар. Ашарга әзерләгәннәр. Ишектән керә-керешкә үк, Лиля: «Әни тиздән кайтамы?» – дип сорап куйды. «Тиздән, менә савыга да кайта», – диде әти, күзләрен түбән төшереп. Хәлил, сеңлемнең фикерен башкага юнәлтер өчен, уенчыкларын чыгарып: «Әйдә уйныбыз!» – диде. «Юк, башта ашыйбыз, аннары...» – диде әти.
Көннәр бер-бер артлы тезелеп ага торды. Сеңлем мәче белән уйнарга ярата иде. Ул еш кына аның башына кулъяулык бәйли. Үзен чүпрәккә төрә дә бала шикелле күтәреп йөри. Мәчегә бу ошамый, билгеле, ул тартыла, тырнаша иде. Ләкин Лиляның моңа исе китми, ул песине бәби итеп караватка сала. Өстенә юрган яба. Ләкин мескен мәче барыбер йөгереп кача һәм, беренче җай чыгу белән, хәтта өйдән үк чыгып чаба иде.
Шулай без тагын өч ай яшәдек. Хуҗабикәсез өйдә яшәве кыен булганга, әти кабат өйләнергә булды. Ерак туганнарыбыз аңа ялгыз, баласыз шәһәр хатыны эзләп тапканнар. Ул барып танышып йөрде. Күрәсең, ошаткандыр. Әти дә күңеленә хуш килгәндер, күрәсең. Хатын авыл кызы, үзенең баласы юк. Бу бәлки әйбәтрәктер дә әле. Лиляны әйбәтләп тәрбияләрләр, үзләренә олыгайган көннәрендә юаныч булыр, дидек.
Әтием начар уйларга теләмәде, гел яхшыга өметләнде. Ә инде Лиля бу хатынны әнисе итеп кабул итсен өчен, әти ул апаны кич белән тукталышта каршы алды. Алдан ук безне дә кисәтеп куйды. Без Лиляны җәйге аш өенә алып чыктык. Әти кунак апа белән өйгә керделәр. Кунак апа әнинең зәңгәр җирлеккә кызыл розалар төшкән кримплен күлмәген киеп алды. Буе һәм фигурасы белән, ул әнигә охшаган иде. Хатын түрдә тәрәзәгә карап басты да көтә башлады. Әти ул арада, җәйге аш өенә кереп, сеңлемне чакырды.
«Кызым, әниең хастаханәдән кайтты. Сине көтә, әйдә тизрәк!» – диде. Бу хәбәрне ишеткәч тә, Лиля аягына да кимичә оекчан килеш ишегалды аша өйгә йөгерде.
Бәхетеннән канатланган сеңлем очып диярлек өйгә керде дә залда басып торган «әни»не күргәч туктап калды. Аннары, аны куркытмас өчен аяк очларына гына басып, аның янына килде. Шунда ханым борылып карады, көтелмәгән хәлдән һәм бераз куркудан сеңлем читкә тайпылды. Ул берни әйтергә дә өлгермәде, әни аны кочагына алды һәм үбә башлады. «Лиля, кызым, миннән курыкма. Мин синең «әниең». Озак авырдым, шуңа бераз үзгәрдем», – диде.
Лиляның могҗизага бик ышанасы килә иде. Әнисезлектән тәмам гаҗиз булган нарасый чиксез бәхетле иде.
Ул, бу хатынны муеныннан кочып алып, бәхетеннән елап җибәреп: «Әнием! Әнием! Ниһаять, син кайттың. Син бик озак тордың бит!» – дип тиз-тиз сөйләнә иде.
Хатын Лиляны кулларына күтәрде, ә сеңлем «әнисенең» муенын кочкан килеш, алар җәйге кухняга керделәр. Лиляның шатлыгының чиге юк иде. «Әнием кайтты!» Моны карап тору бик авыр иде. Ләкин беркем дә сеңлемнең бу шатлыгын бозарга җөрьәт итмәде.
Без дә шатланган булдык. Ләкин бу хатынны «әни» дип атарга телебез әйләнмәде. Кунак апа төн кунарга калды. Сеңлем аны бер генә минутка да яныннан җибәрмәде. Аның кочагында күкрәгенә башын терәп, йоклап та китте. Ул торганчы, әлеге апа үзенең Чиләбесенә кайтып китте. Әтигә кияүгә чыгу һәм монда күченү турында тагын бер тапкыр уйлаячагын әйтте.
Уянып күзен ачу белән, Лиля «әнисен» чакырды. Аның тавышына әти йөгереп килеп: «Әниең тагын хастаханәгә китте. Бу юлы озак тормый, тиз кайта», – диде. Өч көн узды. Теге апа кайтмады. Әти үзе аның янына Чиләбегә китте. Кич белән генә кайтты ул. Бик арыган һәм күңелсез иде. Өйгә керү белән, артсыз урындыкка утырды да идәнгә карап: «Әнигез әле һаман хастаханәдә ята», – диде. Без, абыйлары, Лиляны юатырга керештек. «Син кайгырма. Тиздән кайта ул!» – дидек. Гаҗәпләнүебезгә каршы, Лиля еламады. Ул безне тыныч кына тыңлап торды. Ә моңсу күзләре ишектә иде.
Сеңлебезне йокларга яткыргач, әти ул ханымның кияүгә чыгарга теләмәвен әйтте. Авыл тормышы да, балалар тәрбияләргә туры килүе дә куркыткан икән аны. Бүтән без аны күрмәдек, язмышы ничек булгандыр – белмибез.
Сеңелкәшебез әнине хастаханәдән көтүен дәвам итте. Ул әни вафатыннан соң нәкъ өч елдан соң суга батып үлде. Аны җирләгәндә, карт-карчыклар: «Әнисе кызганып, үз янына алгандыр...» – диделәр.
Шамил Кидрасов,
Нижневартовск.
(Йолдыз Шәрапова тәрҗемәсе)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Уш китмэлэ язмышлар. Елап укыдым
0
0