2025 елның 15 маенда Рәфкать хатынына кичен шалтыраткан.
– «Иртән керәбез, телефонымны алырсың. Аллага тапшырдык, барысы да яхшы булыр, кайгырмагыз», дип тынычландырды. Ә 16 майда элемтә булмады. Авылда булгангадыр, дип уйладым. Әмма күңелгә шом керде.
Чулпан инде элемтә булмаган вакытларның нинди газап икәнен белә. Шулай да бу юлы йөрәге нидер сизенә. Ул иренең иптәшләренә яза, хәл белешә. Алардан җавап көтә. Берсе: «Бабайның позициясе әйбәт, алга керәләр», – дип хәбәр итә. «Бабай» Рәфкатьнең позывное. Үзе белән хезмәт иткән егетләрдән өлкәнрәк булганга, аны шулай атаганнар.
–19 майда тагын бер егеткә яздым. Ул миңа бик кыска гына җавап бирде. Шуннан йөрәгемә тагын да ныграк шом керде. 28 майда Питрәч военкоматыннан шалтыраттылар. «Документларыгызны Яшел Үзәнгә күчерергә кирәк», диделәр.
Чулпан шул мизгелдә нәрсә кичергәнен сүз белән аңлатып бирә алмый. Кеше күңелендә өмет сүнми бит, шул ук вакытта иң начар хәбәрне дә кабул итәргә әзер түгелсең. Ә бәлки, яралангандыр, элемтәгә керә алмыйдыр, дип уйлыйсың.
29 майда Чулпан военкоматка бара. Анда Рәфкатьнең хәбәрсез югалуы турында хәбәр җиткерәләр. Шуннан соң эзләү, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итү, документлар көтү башлана...
Фронтның кырыс тормышы
Рәфкать яу кырында күргәннәрен гаиләсенә сөйләп бетерми. Үзен күрсәтергә, авырлыклары белән мактанырга да яратмый. Туганнары борчылмасыннар дип, мөмкин кадәр тынычландырып сөйләшә. Әмма кайбер хатирәләр барыбер күңелдә кала.
Фронттагы тормышны күз алдына китерү дә авыр. Азык-төлек, су, ял итү мөмкинлеге боларның һәркайсы зур проблемага әйләнә. Кышкы салкын, озак вакыт юынмыйча тору, блиндажда көннәр буе утыру, һәр мизгелдә хәвеф көтү... Чулпанның күңеленә аеруча бер истәлек уелып калган.
– Берсендә телефоннан сөйләшкәндә: «Сусыз бомж-пакет пешерә беләсеңме? Ә мин беләм. Тәмле килеп чыга ул», – дип көлеп сөйләде. Мин дә көлдем. Хәзер шул сүзләрен искә төшерәм дә... Кем уйлаган соң, шушы гади генә сөйләшүләрне өзелеп сагынырмын дип?!
«Ул минем әтием дә, абыем да булды»
Рәфкатьнең фронттагы тормышын аңларга ярдәм иткән тагын бер кеше бар. Дүрт елга якын бергә хезмәт иткән, иң авыр мизгелләрне бергә кичкән дусты. «Мишарин» позывнойлы хәрби белән элемтәгә чыгып, Рәфкать турында сорашабыз. Ул авыр яраланганнан соң тернәкләнү чорын уза. Әмма үзе кичергән авырлыкларга караганда, иптәше турында сөйләгәндә йөрәге ныграк әрни.
– Бабай минем өчен әтием дә, абыем да булды. Миннән ун яшькә өлкәнрәк иде. Әмма без шулкадәр якынайдык ки, туганнар кебек яшәдек. Авыр чакта иңеңә кулын куеп, тынычландырып җибәрә иде. Ул һәр мәсьәләне хәл итәргә тырышты. Аның янында үзеңне ышанычлырак хис итәсең.
Фронтта дуслыкның бәясе бөтенләй башка. Бер блиндажда дүрт-биш кеше яшиләр. Бергә ашыйлар, бергә йоклыйлар, бергә кизү торалар. Берсе бәлагә юлыкса, икенчесе ярдәмгә ашыга. Кемнең кайчан исән-сау кайтуы билгесез булган шартларда кешеләр бер-берсенә тагын да ныграк бәйләнә.
– 2024 елда безнең позициягә һөҗүм булды, яндырдылар. Соңрак шул урыннарны яңадан торгызырга җибәрделәр. Без дүрт егет бер айга якын чыкмыйча утырдык. Азык та, су да җитми. Позиция яшерен булырга тиеш, шуңа күрә үзебезгә дә чыгып йөрү куркыныч. Һавадан күзәтеп торалар, азыкны, суны безгә төшереп калдыралар.
Ул чорда егетләрнең көннәре бер-берсенә охшап уза. Салкын, ару, сусау, аз гына ризыкны да бүлешү. Туган йортларын, якыннарын искә төшереп, күңелләрен күтәрергә тырышалар.
– Безнең бераз су, тушенка, тиз пешә торган токмач бар иде. Шуның белән бер ай чамасы тукландык. Рәфкать миннән өлкәнрәк булса да, миңа күбрәк калдырырга тырыша. Яшьрәк дип, мине кызгана иде. Үзе азрак ашаса да, миңа күбрәк өлеш калдырды. Ул мине үз улы кебек күрде.
Дустының бу сүзләрен тыңлаганда Рәфкатьнең холкы тагын да ачыграк күренә. Кешенең нинди булуы мул тормышта түгел, иң авыр чакта сынала.
– Мин үзем каты яраландым. Шул вакытта Рәфкатьнең үлеме турында хәбәр иттеләр, ишеткәч, күз яшьләремне тыя алмадым. Безнең өчен алар туганнардан да якынрак иде. Бергә никадәр юл үтелгән, никадәр авырлык кичерелгән...
«Мишарин» өчен “Бабай” авыр чакта таянырлык кеше, киңәш бирүче өлкән дус, якын тугандай кадерле иптәш. Аның турында сөйләгәндә хәрбинең тавышында сагыну да, рәхмәт тә, югалту ачысы да сизелә.
«Әти безнең ашка килгән...»
Чулпан кызының төшен сөйләгәндә тагын туктап калды.
– Кызым берсендә төшендә әтисен күргән. «Әни, безнең аш бара, бүлмә уртасында әти басып тора. Аны беркем күрми, мин генә күрәм», – дип сөйләде. Аннары әтисе башка бүлмәгә кереп киткән. Кызым: «Әти, бу бит син түгел», – дип елый икән. Әтисе исә җилкәләрен сикертеп куйган. Шуннан соң алар бик озак сөйләшкәннәр. Кызым уянып китсә, әтисе юкка чыккан…
Чулпан да ирен төшендә еш күрә. Кайчак гадәти тормыштагыча, кайчак моңсу итеп. Ул төшләрдән соң күңелдә бер үк вакытта сагыну да, ниндидер юаныч та кала. 7 октябрьдә Рәфкать кырык җиденче туган көнен каршылар иде… Ә ул вакытта Рәфкать турында төгәл хәбәр булмый. Гаилә эзләүдән туктамый. 9 октябрьдә Рәфкатьнең җәсәден тапканнары турында хәбәр килә. 11 октябрьдә аның гәүдәсен поезд белән җибәрүләре турында әйтәләр.
Күп айлар буе көткән гаилә өчен бу хәбәрне кабул итү бик авыр була. Табутны ачарга рөхсәт итмиләр. Үлеме документлар нигезендә рәсмиләштерелә. Бу хәлләр гаиләгә өстәмә газап өсти. Соңгы кочаклау, соңгы караш, соңгы сүзләр – боларның барысы да мәңгегә үткәндә кала. 20 октябрьдә Рәфкать Сәгъдиевны Олы Ачасыр авылында җирлиләр. Аны соңгы юлга озатырга килгәннәр арасында туганнары, авылдашлары, якыннары була.
- Кеше китә, әмма аның кылган яхшылыклары, якыннарына биргән мәхәббәте, дуслары күңелендә калдырган җылы эзе югалмый. Рәфкатьнең иптәшләре аны онытмас. Балалары әтисенең исемен горур йөртер. Ә Чулпан өчен ул гомер буе яратып «җимешем» дип дәшкән кадерле ире булып калыр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина






Комментарийлар